Стратегияне оныттык, хәзер өмет комиссиядә

Стратегияне оныттык, хәзер өмет комиссиядә

Соңгы вакытта берничә тапкыр «Татар сүзе кергән оешмаларга һөҗүм барамы әллә?» дигән шикле уйлар туды, аларны газетабызда да яздык. Ә бу юлы, киресенчә, «татар» сүзе кергән оешманың тууы хакында язабыз. 6нчы июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа орган – Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзү турында указ имзалады.

Шундый комиссия кирәк дигән фикерне 12нче мартта республика парламентының Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш биргән утырышында Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән иде. Миңнеханов шунда ук бу тәкъдимне күтәреп алды, хәтта комиссия җитәкчесенең кем буласы да шул вакытта ук билгеле иде инде – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. «Марат Готовичка татар халкының мәдәнияте һәм теле белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт якын булды. Ул укытучы баласы. Бу кеше начар эшләргә күнекмәгән», – дигән иде Миңнеханов. Аның бу сүзләре Актаныш районы башлыгы, авыл хуҗалыгы белгече Энгель Фәттаховны мәгариф һәм фән министры итеп билгеләгән вакытны искә төшерде. «Авыл хуҗалыгы кешесе мәгариф системасы өчен җавап бирә аламыни?» дигән сорау куелгач, министрны билгеләүчеләр: «Энгель Фәттаховның әти-әнисе – укытучылар, шуңа күрә аңа мәгариф темасы якын», – дип җавап биргән иде бит.

Татарстан Республикасы Президенты каршында эшли торган орган булгач, комиссияне чиновник җитәклисе аңлашыла. Һәм бу очракта җитәкче итеп нәкъ менә Марат Әхмәтовны билгеләүләре сорау да тудырмый. Тәмләп татарча сөйләшүе белән чиновниклар арасында аерылып тора ул. Ә менә «Бу комиссия нәрсә эшләр икән соң?» дигән сорау туа.

Әлегә комиссия әгъзалары үзләре дә нәрсә белән шөгыльләнәсен төгәл генә әйтеп бирә алмыйлар. Беренче утырышлары 15нче июльгә билгеләнгән. Бәлки, шул көнне нинди дә булса эш планы әзерләнер. Шуңа күрә хәзергә нигезләмәдә язылганнарны гына китерә алабыз.

Комиссиянең даими эшләүче киңәшмә орган булачагы әйтелгән. Иң беренче бурычы – «республика башкарма хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген оештыру».

Шулай ук төп бурычлар рәтендә:

– татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эшләү;

– татар телен укыту эшендәге иң яхшы үрнәкләрне, методикаларны һәм технологияләрне өйрәнү һәм аларны тарату чараларын билгеләү;

– татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү белән бәйле перспективалы проектларга грантлар аша ярдәм күрсәтү башлангычлары белән чыгу;

– Татарстаннан читтә татар телен саклау һәм үстерү белән бәйле үзенчәлекләрне өйрәнү, татар әдәби телен куллану даирәсен киңәйтүдә ярдәм итү;

– норматив хокукый җайга салу эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

– татар телен өйрәнүгә кызыксындыруны арттыруга ярдәм итәчәк шартларны камилләштерү, шул исәптән татар телендә аралашуның нәтиҗәлелеген арттыруга этәргеч бирүче мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

– татар мәдәниятен дөньякүләм дәрәҗәдә танытуның һәм татар халкын дөнья мәдәниятенең бай казанышлары белән таныштыруның мөһим чарасы буларак, татар теленең күпмәдәниятлелек аспектын үстерү;

– сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү;

– татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү эшен камилләштерү;

– татар телендә нәшрият эшчәнлеген камилләштерү һәм аның продуктлары белән кызыксынуны арттыру;

– татар теле турында белемнәрне популярлаштыруга булышлык итү.

Комиссия алдына куелган бурычлар исемлеге шактый озын һәм үзәккә үткән мәсьәләләрне дә исәпкә алып төзелгән кебек. Шул ук вакытта, игътибар иткәнсездер, комиссия үзе башлап йөрмәячәк, «тәкъдим итү, булышлык итү» белән генә шөгыльләнәчәк – киңәшмә орган бит. Булгач-булгач, эшли торган булсын иде инде ул. Татар халкының үсеш стратегиясе кебек булмасын. Шундый кычкырып торган исемле проект булдырып (анысы да Президент фәрманы буенча), Бөтендөнья татар конгрессының һәм Милли Шураның районнар, Русия төбәкләре буйлап тәкъдимнәр җыеп йөргәнен хәтерлисездер. Җыйдылар-җыйдылар да «тозладылар». Ул стратегиянең язмышы ничек булып беткәнен белә алмадык. Конгресс сайтында стратегиягә соңгы тапкыр төзәтмәләр 2019нчы елның 8нче июнендә кертелгән дип тора.

ФИКЕР

Комиссия рәисе Марат Әхмәтов яңа төзелгән органның нәрсә эшләячәген өлешчә генә булса да тасвирлап биргән:

– Татар телен саклау буенча проблемалар бар. Бу комиссия тигез урында гына барлыкка килмәде бит инде. Бездә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карамагындагы бер комиссия бар инде (сүз ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турындагы канунның үтәлеше буенча совет хакында бара торгандыр, күрәсең. – ред.). Ә без яңа комиссия – татар теле мәсьәләләре белән генә шөгыльләнә торганын булдырдык.

Бу комиссиянең эшчәнлеге нәтиҗәле булуын телибез. Минемчә, эш берничә юнәлештә алып барылачак. Әйтик, республикадагы белем бирү системасы эшчәнлегенә тирәнтен анализ ясалачак: татар телендә белем бирү ягыннан да, татар телен фән буларак укыту ягыннан да. Без инде консультацияләр уздырдык, четерекле мәсьәләләр бик күп, аларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, республика эчендәге эшчәнлек: җирле мәгариф идарәләре, мәктәпләр, укытучылар коллективы, ата-аналар белән эшләү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эш алып бару. Боларның барысын да татарча яшәү мохитен җуймас өчен эшләргә кирәк. Федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр дә җитәрлек, бу бигрәк тә татар теленең республикада дәүләт теле статусы буенча яңа мәгариф стандартына кагыла.

Тагын бер юнәлеш – бездә мәдәният учреждениеләре, бигрәк тә татар авылларындагылары, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли икәнен анализлау. Массакүләм матбугат чаралары эшчәнлеген камилләштерү өчен дә резервлар күп дип уйлыйм, дөрес, бу бер дә җиңел өлкә түгел. Бу бурычны хәл итү өчен муниципаль хакимият органнары ресурсын җәлеп итәргә кирәк булыр.

Татар халкының татар теленә «Ә ул миңа нинди матди файда бирә соң?» дип түгел, ә рухи ихтыяҗ итеп каравына ирешәсе иде. Телгә карата мондый мөнәсәбәтне бетерергә кирәк. Кешенең үз туган телен белүе аның рухи өстенлеге саналырга тиеш. Татар телен камил белүче үзен рухи яктан бай кеше дип санарлык булсын. Ә проблемалар бар. Республикада 2 миллионнан күбрәк татар яши, санын әйтмим, ләкин күпчелеге урыс телендә сөйләшә.

Комиссиядә 35 кеше, алар арасында төрле белгечләр бар – мәгариф, мәдәният, матбугат, фән кешеләре. Шуны исәпкә алып, берничә эшче төркем барлыкка килер дип уйлыйм.

Татар теленең хәзерге хәлгә төшүе 2007-2008нче елларда – мәгариф программаларыннан милли компонент алып атылгач, аннары 2012нче елда «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелгәч башланды. Аннары татар телен ихтыяри, ягъни әти-әниләр теләге буенча укыту кертелде. Кызганычка, ата-аналарда телгә карата «Ә миңа аннан нинди файда соң?» дигән мөнәсәбәт. Бу менталитетны үзгәртү бик кыен булачак.

Марат ӘХМӘТОВ, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе

(Чыганак: «Бизнес Онлайн»)

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе составына 35 кеше кергән. Аларның тулы исемлеге:

Марат ӘХМӘТОВ, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, комиссия рәисе;

Рафис БОРҺАНОВ, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры, комиссия рәисе урынбасары;

Чулпан ГАРИПОВА, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, комиссия секретаре;

Илшат ӘМИНОВ, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры;

Илсөя ӘХМӘТГАЛИЕВА, «Татарстан ата-аналары» берлеге координаторы;

Лилия ӘХМӘТҖАНОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы;

Ирада ӘЮПОВА, ТР мәдәният министры;

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире;

Илнур ГАРИПОВ, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары;

Рөстәм ГАФАРОВ, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;

Илшат ГАФУРОВ, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры;

Марат ГЫЙБАТДИНОВ, ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлеге җитәкчесе;

Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары;

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры;

Әгъзам ГОБӘЙДУЛЛИН, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе;

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты;

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

Ринат ЗАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе;

Рәдиф ҖАМАЛЕТДИНОВ, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры;

Айрат ЗАРИПОВ, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе;

Ким МИҢНУЛЛИН, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры;

Данил МОСТАФИН, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы;

Ләйсән НИЗАМОВА, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы;

Камил НУГАЕВ, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары;

Илдар СӘГЪДӘТШИН, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры;

Айдар СӘЛИМГӘРӘЕВ, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе;

Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары;

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты;

Фәрхәт ФӘТКУЛЛИН, «Викимедиа ру» энциклопедик белемнәрне таратуга ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзасы;

Рамил ХӘЛИМОВ, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы;

Нурсөя ШӘЙДУЛЛИНА, ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе;

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, Казан шәһәре 165нче мәктәбе директоры;

Лотфулла ШӘФИГУЛЛИН, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе.

Указда комиссия составына, кирәк булган очракта, башка затлар да кертелергә мөмкин диелгән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии