Күп бала тапсаң, термос бирәләр

Күп бала тапсаң, термос бирәләр

Өлкәннәр көненә бер кап маргарин белән ярты кило карабодай биреп бүләкли торган илдә бүләкләр белән әллә ни шаккаттырып булмый кебек. Бик тырышсаң, була икән ул. Коми Республикасында 9 бала анасына, күп балалы гаиләләр арасында үткәрелә торган Русия күләмендәге конкурста җиңгәч, термос бүләк иткәннәр әнә.

«СЕЗГӘ АКЧА КАРАЛМАГАН»

Барысы да яхшы гына башланган булган югыйсә. Коми Республикасының Сосногорск шәһәрендә яшәүче Щукиннар төбәкнең иң күп балалы гаиләсе булып табылган. 9 балалы гаиләне (алты бала балигълык яшенә җитмәгән), 15 гаилә арасыннан сайлап алып, республика хакимияте премиясе лауреаты, дип игълан иткәннәр. «Без бу хакта соңыннан гына белдек. Конкурста катнашырга дип бернинди гариза да бирмәгән идек. Ничек сайлап алганнарын да белмибез», – дип сөйләгән 9 бала анасы Лариса Щукина «Московский комсомолец» газетасына. Май аенда аларга җиңгән өчен тиешле бүләкне – 100 мең сум акча тапшырганнар (бу әле салым тотып калмыйча гына). Шул вакытта ук Щукиннарга «Ел гаиләсе» дип аталган Русия күләмендәге конкурста катнашасыларын да хәбәр иткәннәр. Конкурс дигәч тә, җырлап, биеп, сәләтеңне күрсәтеп йөрисе түгел анда, әзерләп җибәрелгән портфолио буенча гына җиңүчеләрне сайлап алганнар. «Күп балалы гаилә» номинациясенә бөтен ил буенча 322 гариза кабул ителгән. Һәм Щукиннар тагын җиңеп чыккан – инде ил күләмендә!

Икесе дә заводта эшләгән, балаларны очын-очка ялгап үстергән ир белән хатын өчен зур шатлык булган инде бу. Әле бит аларны Мәскәүгә дә чакырганнар! Коми хакимияте Щукиннарга программаны җибәргән: анда җиңүчеләргә Мәскәү кунакханәсендә урыннар алып куелган, дип язылган булган. Балаларга башкаланы күрсәтербез, дип сөенеп йөргән ир белән хатын. Менә шуннан соң сөенечләре кими башлаган да инде.

Лариса Щукина, республика хакимиятенә шалтыратып, юл акчасын түлисезме соң, дип сораган. Коми белән Мәскәү арасы якын җир түгел. Исәпләп караганнар Щукиннар: 9 балага һәм ир белән хатынга Мәскәүгә барып кайту 88 мең сумга төшәсе булган! Күп балалы гаилә өчен аның бер 8е дә күп әле, ә монда – 88. Республика хакимиятендәгеләрнең җавабы шатландырырлык булмаган: «Сез бик күп бит. Казнада сезгә акча каралмаган».

Шулай да республика хакимияте Щукиннарның хәленә керергә булган. Ноябрь ахырында аларга: «Мәскәүгә бара алмагач, бүләкләүне Сыктывкарга күчерәбез, килегез», – дигән хат килеп төшә. Бушлай дип тә өстәп куярга онытмаган булалар. Сыктывкар – Коминың башкаласы. Щукиннар яшәгән Сосногорск шәһәреннән анда кадәр – 334 километр. Анысы да чыктың да киттең генә түгел бит әле. Гаиләнең машинасы юк, такси ялларга акчасы юк, автобуста берьюлы 11 урын табып булмый. Кыскасы, Лариса Щукина Сыктывкарга барудан да баш тартырга мәҗбүр була. Шулай дип рәсми хат җибәргәч кенә, хакимият боларга 8 кешелек автобус җибәрә.

Сыктывкарда Щукиннарны сәхнәгә чыгарып бастыралар, котлыйлар һәм Лариса Щукинага бер кечкенә генә пакет тоттыралар. Ул пакетта нәрсә икәнен белсә, бәлки, алып та тормаган булыр иде дә бит. Нәрсә икәнен башына да китермәгәндер шул. «Балалар кызыксынучан була бит: сәхнәдән төшүгә, пакетны ачып та карадылар. Эченнән бер литрлы термос килеп чыккач, ни еларга, ни көләргә белми тордым. Кире сәхнәгә менеп, чиновникларга берәр сүз әйтимме дигән идем, алар инде качышып беткән, залда гади халык кына калган иде. Кешегә күрсәтмәскә тырышып, гарьлегемнән тавыш-тынсыз гына еладым. Хәзер ул термос шкафта тузан җыеп ята. 11 кешелек гаилә өчен кечкенә бит ул, аңа чәй дә ясап куеп булмый», – дип сөйләгән Лариса Щукина «Московский комсомолец»ка.

Бу хәл матбугатка чыккач, Коми хакимияте гафу үтенергә ашыкты. Бүләкне тапшырган мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Михальченкова пакетта нәрсә икәнен белмәгән, имеш. Белсә нәрсә буласы булгандыр. Һәм тагын бер хәбәр: бу Щукиннарга дигән актык бүләк түгел икән әле, тагын бер приз биреләчәк икән. Нәрсә икәне әйтелми, сюрприз гына диелә. Щукиннар хәзер «сюрприз» дигән саен дертләп китә торгандыр инде.

ЯРДӘМ КУЛЫ КЕМГӘ СУЗЫЛА?

Русиядә күп бала табып үстерү җиңел диеп булмый. Физик һәм матди яктан гына түгел, рухи яктан авыр әле ул. Беренчедән, «күп балалы гаилә» дигәннең төгәл аңлатмасы да юк бит ул безнең законда. Мәскәү үз җилкәсеннән җаваплылыкны төшерде һәм канунга «һәр төбәк, үз җаена карап, күп балалы статусын кемгә бирергә икәнен үзе хәл итә» дигән җөмлә кыстырып куйды. Күп төбәкләрдә өч балалы гаилә, язылмаган закон буенча, күп балалы булып санала. Ә менә Ингушетиядә бу статус биш балаң булса гына бирелә. Тыва һәм Мари Иле Республикаларында күп балалы гаилә саналу өчен дүрт балаң булу кирәк иде, хәзер анда да өч бала дип үзгәрттеләр инде.

Татарстанда да өч баласы булганнар күп балалы булып исәпләнә. Аңа карап кына, аларга дәүләттән әллә ни ярдәм юк. Тиешле ярдәм булса, аналар, бер көтү баласын ияртеп, Хөкүмәт бинасы каршына пикетка чыкмас иде, мөгаен. Туучылар саны күп булган төбәкләр исемлегенә керәбез, моңа өстәп, бай республика саналабыз, шуңа күрә безгә федераль ярдәм каналы ябык. Югыйсә, Русиянең 60тан күбрәк төбәгендә өченче һәм аннан соң туган балаларга 3 яшьләре тулганчы 10 мең сум тирәсе пособие түләнә. Теориядә бу акчаны Татарстан хөкүмәте үз казнасыннан түләргә тиеш. Тик ул әлегәчә теориядә генә кала бирә.

Өченче балага җир бирәләр, әлбәттә. Ләкин аны, гадәттә, инженер коммуникация чаралары үткәрелмәгән җирдән бирәләр. Анда йорт төзим дисәң генә дә күпме чиләнергә кирәк. Шуңа күрә күпләрнең өченче бала өчен алган ул җире үзе бар, үзе юк булып тора бирә.

Бала, гаилә темасын күтәрсә – шул хатын-кыз гына күтәрә инде. Узган атнада Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова да күп балалы гаиләләргә ярдәм программасын яхшыртырга кирәк дигән белдерү белән чыкты. «Балага 1,5 яшь тулганнан соң, аңа дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бетә дисәң дә була. Ә проблемалар кала. Бездә һаман да ясле, бакчаларда урын җитми. Шуңа күрә аналар эшкә чыга алмый, баласы белән өйдә утырырга мәҗбүр була, гаиләнең кереме, ананың стажы кими. Андый гаиләләргә дәүләттән матди ярдәм күрсәтелергә тиеш», – дип үз фикерен белдерде ул. Ясле, бакчада урын җитсә дә, түләвенә теш үтмәскә мөмкин. Шәхси бакчаларда урын бар ул барын. Тик анда аена 12-14 мең сум түлисе. Баласын анда йөртү өчен гаиләнең кереме күпме булырга тиеш булып чыга соң?

28нче ноябрьдә узган Координация советы утырышында Президент Владимир Путин: «2018нче елның 1нче гыйнварыннан ук гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары гамәлгә керә», – дип ышандырды. 1,5 яше тулганчы һәр балага пособие бирелә башлаячак. Аның күләмен һәр төбәк үзе билгеләячәк, исәпләгәндә гаиләнең кереме игътибарга алыначак, бер кочак документ җыярга (димәк, хәйран гына нервы бетерергә) туры киләчәк, ләкин шушы эшләрне уңышлы гына башкарып чыга алсаң, ай саен 10 мең сум тирәсе (бу Русия буенча уртача исәпләнгән сумма) пособие алып булачак икән.

Калган ярдәм чараларына килгәндә, ана капиталы 2021нче ел азагына кадәр озайтыла, матди хәле начар булган гаиләләр аны акчалата айлык пособие рәвешендә ала алачак. Ана капиталын ясле, бакчага түләүгә тотып булачак. Ипотека алырга теләгән гаиләләр өчен дә ташламалы ставкалар гамәлгә керәчәк (икедән күбрәк баласы булганнарга). Ясле, бакчаларда да чиратлар бетәчәк, балалар поликлиникаларына заманча медицина җиһазлары алыначак, кыскасы, бик бәхетле киләчәк булачак… кайчан да булса.

Ә әлегә бөтен ил белән Щукиннарга нинди «сюрприз» бирелер дип көтәбез. Аларга сюрприз түгел, тормышларын җиңеләйтә алырдай бүләк кирәк инде.

Чит илләрдә

Башка илләрдә ничек?

Күп балалы статусын ничә баласы булган гаиләгә бирергә икәнен һәр дәүләт үзе хәл итә. Һәм һәрберсе үз ташламаларын, ярдәм программаларын булдыра. Кайберсе, киресенчә, бала табуны чикләргә тырыша. Кытайда, мәсәлән, демографик үсеш бик кискен булу сәбәпле, 1979нчы елда «Бер гаилә – бер бала» дигән дәүләт программасы кабул ителгән иде. Бердән күбрәк бала алып кайтырга теләүчеләр шактый зур суммада штраф түләргә тиеш булды. Искәрмә буларак, авыл җирлегендә яшәүче һәм беренче баласы кыз булган гаиләләргә генә икенче бала алып кайту рөхсәт ителде. Ләкин 2015нче елда Кытай хакимияте бу программаны гамәлдән чыгарды һәм һәр гаиләгә ике бала алып кайтырга рөхсәт итте. Хәзер анда икенче баласын алып кайтырга теләгән гаиләләргә субсидия бирү турында да сөйләшүләр алып барыла.

Австрия. Бу илдә һәр туган балага 130 евродан башлап, 200 еврога кадәр түләнә. Акчаның күләме баланың яшенә һәм гаиләдә ничәнче бала булуына карап билгеләнә. Әлеге пособие балага 19 яше тулганчы түләнә. Әгәр бала югары уку йортына керә икән, пособие 27 яшенә кадәр озайтыла.

Франция. Биредә 1921нче елдан бирле «Зур гаилә» дип аталган дәүләт программасы гамәлдә. Һәр туган бала саен салым күләме киметелә, ә дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр салымнардан бөтенләй диярлек азат ителә.

Германия. Һәр балага 154 евро күләмендә пособие түләнә. Дүртенче һәм аннан соңгы балага пособие күбрәк – 179 евро. Шулай ук салымга ташлама бар.

Польша. Биредә пособие билгеләгәндә гаиләнең кеременә игътибар итәләр. Әгәр керем гаиләнең һәр әгъзасына 125 доллардан да артып китми икән, балага пособие бирелә. Инвалид бала караучылар гадәти пособиедән ике тапкырга күбрәк ала.

Чехия. Бу илдә пособие урынына ананың пенсия яшен киметәләр. Һәр туган бала саен ананың пенсия яше бер елга киметелә бара.

Швеция. Бу илдә шулай ук һәр туган бала өчен пособие түләнә. Әгәр күп балалы гаиләнең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, андый гаиләгә туклануга, көндәлек кирәк-ярак алуга һәм торакка төрле дотацияләр бирелә.

Финляндия. Әлеге илдә күп балалы гаиләләргә ниндидер ташламалар каралмаган. Шулай да баласы туган һәр гаиләгә «сабый пакеты» бирелә. Анда балага бер яше тулганчы кирәк булачак бөтен нәрсә дә бар.

Бөекбритания. Монда иң зур пособие беренче балага түләнә, аннан соң туган балаларга пособие киметелә.

АКШ. Биредә гаиләнең күп балалы булуына гына түгел, кеременә дә карыйлар. Шуның буенча 160 доллардан башлап, 700 долларга кадәр пособие бирелергә мөмкин. Шулай ук күпмедер дәрәҗәдә салымнардан азат итү дә гамәлдә.

Канада. Күп балалы гаиләләргә пособие каралган. Аның күләмен һәр провинция үзе билгели.

Чыганак: www.babyblog.ru

ЯҢА БӘЙГЕ! Сездән «Ай-һай хәлләр: Русия» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 22нче декабрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии