- 15.01.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Яңа елга аяк бастык. Имин, тыныч ел булсын. Яңа ел төнендә генә түгел, көн саен (хәер, атлаган саен дисәк тә, һич ялгыш булмас!) кабатлап йөри торган теләк ул. Яңа ел яңа кануннар, зур үзгәрешләр алып килде инде, анысына ничек тә түзәрбез, яңа кайгылар һәм югалтуларга бай ел булмасын.
Кануннар дигәннән... Алар шуның кадәр күп. Депутат кәнәфиендә утыручылар бер дә ял итмичә, 2024нче елның 1нче гыйнварыннан алып ел азагына кадәр шул хакта уйлап утырганнар, диярсең. Шул үзгәрешләр хакында бераз языйк. Ут-газга түләү кәгазендә язылган саннарны күреп, аптырарлык булмасын, әзер торыгыз дибез.
САЛЫМ
Бу елның 1нче гыйнварыннан салым системасын камилләштерү турындагы закон үз көченә керде. Хәзер салым турыдан-туры рәвештә керем күләменә бәйле. Әйтик, елына 2,4 млн сумга кадәр керемнәр өчен салым ставкасы 13 процент дәрәҗәсендә кала, 2,4-5 млн сумга кадәр керемнәр өчен – 15 процент, 5-20 млн сумга кадәр – 18, 20-50 млн сумга кадәр керемнәр өчен – 20, 50 млн сумнан артканнары өчен – 22 процент. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен салым күләме үзгәрешсез кала. Өстәмә салым федераль бюджетка китәчәк. Финанс министрлыгы фаразынча, 2025нче елда өстәмә керем 533 млрд сумга җитәчәк. Ә 2030нчы елга кадәр 3,1 трлн сум тәшкил итәргә тиеш.
Табышка салым буенча гомуми ставка 20дән 25 процентка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта «Транснефть» ачык акционерлык җәмгыяте өчен табышка салым ставкасы 20дән 40 процентка кадәр артты.
Туристлык салымы да үз көчендә кала. Аны кертү хокукы төбәк хакимиятләренә бирелгән иде. Ул кунакханәдә вакытлыча урнаштыру буенча хезмәтләрнең бөтен суммасыннан исәпләнә. Аның ставкасы яшәү бәясеннән 1 процент тәшкил итә, ләкин тәүлегенә 100 сумнан да ким булырга тиеш түгел. Ставка ел саен үсәчәк. Әйтик, 2029нчы елда бу сан 5 процентка җитәргә тиеш. Балигъ булмаганнар һәм ташламага ия булучылар түләүдән азат ителә. Татарстанда туристик салым Казан, Алабуга, Болгар, Азнакай һәм Чистай районының 6 авыл җирлегендә кертелгән иде инде. Моннан тыш, агымдагы елның 1нче гыйнварыннан туристлык өлкәсендәге объектларны – кунакханә, чаңгы трассасы һәм пляжларны мәҗбүри классификацияләү турындагы канун үз көченә керде.
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР
Быел барлыгы 20 яңа милли проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 2030нчы ел ахырына кадәр федераль бюджеттан моның өчен 40 трлн сумнан артык акча планлаштырыла, тагын 13 трлн – бюджеттан тыш чыганаклар хисабына җәлеп ителәчәк, дип сөйләгән иде Русия премьер-министры Михаил Мишустин. Бүгенгә 19 милли проектның паспорты әзерләнгән. Алар арасында «Гаилә», «Озак һәм актив тормыш», «Яшьләр һәм балалар», «Экологик иминлек», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Туризм һәм кунакчыллык», «Нәтиҗәле транспорт системасы», «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа атом һәм энергетика технологияләре», «Пилотсыз авиация системасы», «Кадрлар» һ.б. бар. Март ахырына биоикътисадны үстерүгә юнәлдерелгән 20нче милли проект та булачак.
ПЕНСИЯ
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 7,3 процентка индексацияләнә. Ул 2016нчы елда туктатылган иде. Индексацияне яңарту турындагы канунга Русия Президенты Владимир Путин 2024нең җәендә кул куйды. Хәзер түләүләр ел саен алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Русиянең социаль фонды хәбәр иткәнчә, индексацияне яңарту автомат рәвештә уза.
Гражданнарның үзләренә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шундый ук арту эшләмәүче пенсионерларга да кагыла. Иминият пенсияләре 8,7 мең сумга кадәр арттырылды.
АНА КАПИТАЛЫ
1нче февральдән беренче балага түләү 676 мең сум тәшкил итәчәк (әлегә 630 мең), ә икенче балага – 893 мең сум (әлегә 833 мең). 2025нче елда ана капиталына бюджеттан 536 млрд сум каралган, бу – 1,3 миллионнан артык балага дигән сүз. Моннан тыш, балалы гаиләләр өчен бердәм пособие 14,8 процентка артачак.
ХЕЗМӘТКӘ ТҮЛӘҮ
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дә артты. Ул 22440 сум тәшкил итә. 2024нче елда күрсәткеч 19242 сум дәрәҗәсендә иде. Мондый арту 4,2 млн эшләүче гражданга кагылыр дип көтелә. Шулай ук РФ Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен 17733 сум дәрәҗәсендә билгеләде. Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы – 19329 сум, пенсионерлар өчен – 15250 сум, балалар өчен 17201 сум тәшкил итә. Татарстанда яшәү минимумы 13135 сумнан 15073 сумга кадәр арттырылды.
«КОММУНАЛКА»
«Коммуналка» өчен дә күбрәк түлисе. 1нче июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 17,5–22,3 процентка артачак. Казанда электр энергиясе өчен түләү 19, салкын су өчен – 17,5, су агызу өчен – 17,5, җылыту өчен – 22,3, чүп чыгару өчен – 8,9, кайнар су өчен – 21,6 процентка кыйммәтләнде. Ел башыннан түләү үзгәрми. Алты ай буе тынычлап яшәп була. Әмма акча туплый башларга мөмкин (хәтта кирәк тә!). Элегрәк республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев түләү үсешенең өч төп сәбәбен атаган иде. Болар – предприятиеләрдә кадрлар күп булу, ягулыкка бәяләр арту, шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту.
БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
Балалар бакчасы өчен дә түләүләр артты. Татарстанда 3-7 яшьлек балалар өчен түләү аена – 4310 сум, ясле төркемнәренә йөрүчеләр өчен – 3688 сум. Коррекцион төркемнәр тагын да кыйммәтләнде. Күп балалы гаиләләр өчен (өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар) Татарстанда әлеге төр түләүләр 50 процентка кимрәк.
ТРАНСПОРТ
Юл кагыйдәләрен бозучылардан җыелган штрафларның 25 процентын ГАИ Мәскәүгә җибәрә башлады. Гомумән алганда, ГАИ штрафлары артты: рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеген арттырган өчен (500 – 5 мең сумнан 750 – 7,5 мең сумга кадәр), кызыл утка хәрәкәт иткән өчен (500 – 1 мең сумнан 1125 – 1500 сумга кадәр), исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен (30 меңнән 45 мең сумга кадәр), каршы як полосага чыккан өчен (5 меңнән 7,5 мең сумга кадәр). Моннан тыш, машина йөртүче кайбер хокук бозулары өчен штраф түләгәндә файдалана ала торган ташлама күләме 25 процентка кадәр киметелде. Ул штраф язылганнан соң 30 көн дәвамында гамәлдә була. Узган ел ташлама 50 процент иде, аннан 20 көн дәвамында файдаланырга мөмкин булды.
Төбәкләр юл йөрү кагыйдәләрен бозучылардан җыелган сумманың 100 процентын үзләрендә калдырды, Ә хәзер, өстә әйткәнебезчә, әлеге җыемнарның чиреге федераль бюджетка китәчәк, 75 проценты – төбәк бюджетына.
«КУЯН» БУЛСАҢ
Хәзер Татарстанда түләүле юлдан файдаланган өчен түләмәгән җиңел автомобильләргә – 1,5 мең сум һәм йөк машиналары, автобусларга 5 мең сум күләмендә штраф каралган. 2024нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан штраф күләме буенча Мәскәүдән соң икенче урынны били. Әлеге штраф акчасы республика казнасын тулыландырачак.
– Мәскәү һәм Санкт-Петербургта түләүле юллардагы «куяннар» өчен штрафлар тагын да кыйммәтрәк. Эш шунда ки: бәя күтәрү кайчак закон боза торган 99 процент машина йөртүчегә тәэсир итә, тик 1 процентына барып җитми. Ни дисәк тә, изге кешеләр юк, – дип фикерен җиткергән иде «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков «Бизнес Онлайн»га биргән шәрехләмәсендә.
ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта. Түләү ысулына карамастан, ул 43 сум тәшкил итәчәк. Элегрәк билет акчалата түләгәндә 42 сум, ә акчасыз исәп ясаганда 38 сум тора иде. Транспорт картасы белән түләгәндә дә юл кыйммәтләнә. «Аена 100 сәфәр» тарифы буенча билет бәясе 28 сум тәшкил итә. Хәзер исә бер сәфәрнең бәясен 33 сумга кадәр күтәрергә планлаштыралар, ягъни транспорт картасы аена 3,3 мең сумга төшәчәк. Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү шулай ук кыйммәтләнә. Билет бәясе 35 сумнан 40 сумга кадәр артачак.
МАШИНА ТИКШЕРТҮ
Техосмотр да кыйммәтләнде. Татарстанда техник карауның чик бәясе уртача 7,4 процентка артты. Җиңел автомобильләр (M1) өчен ул 1022 сумнан 1098 сумга кадәр, зур булмаган автобуслар (м2) һәм автобуслар (м3) өчен – 1879 сумга һәм 2270 сумга кадәр, фургоннар өчен (N1) 1118 сумнан 1201 сумга кадәр, йөк автомобиле өчен (N3) – 2,2 меңнән 2363 сумга кадәр артты.
ХИСАП ТОТАСЫ
2024нче елның 1нче ноябреннән социаль челтәрләрдәге битләр һәм каналлар хуҗалары 10 меңнән артык кеше аудиториясе булган мессенджерларда үзләре турында мәгълүматны Роскомнадзорга хәбәр итәргә тиеш булды. Әгәр канал исемлеккә кертелмәсә, 2025нче елның 1нче гыйнварыннан реклама бирүчеләр алар аша реклама урнаштыра алмаячак.
ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРГӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Хәзер чит ил кешеләре телефон сим-карталарын катгый кагыйдәләр буенча сатып алачак. Аерым алганда, моның өчен МФЦда рәсмиләштерергә кирәк булган СНИЛС, «дәүләт хезмәтләре»ндә расланган исәп язмасы һәм биометрия буенча шәхесне раслау кирәк. Чаралар мошенниклар белән көрәшкә юнәлдерелгән. Элемтә килешүен алар шәхсән салонда булганда төзи алачак. Бер кеше үзенә корпоратив номерларны да кертеп, 10 номердан да күбрәк рәсмиләштерә алмаячак.
ЯҢА ТӨШЕНЧӘ
Остазлык өчен өстәмә түләү. Мондый төшенчә Хезмәт кодексына кертелә. Эш бирүчегә остаз вазыйфаларын башкаруга хезмәткәрнең язма ризалыгы кирәк. Эшнең сроклары, эчтәлеге һәм аны үтәү рәвеше хезмәт шартнамәсендә яисә аңа өстәмә килешүдә күрсәтеләчәк. Мондый эшчәнлек өчен өстәмә түләү каралачак. Канун 1нче мартта үз көченә керә.
ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
Әдәбиятта һәм кинода наркотиклар пропагандасы өчен җинаять эше кузгатыла. Закон проектын әзерләүчеләр ышандырганча, әгәр наркотиклар сәнгать ниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә икән, сәнгать әсәрләре пропаганда астына эләкми. Шулай ук 1990нчы елның 1нче августына кадәр бастырылган бөтен әдәбият җимеше дә бу исемлеккә кермәячәк. Мәдәният министрлыгы маркировкаланырга тиешле әдәбият исемлеген төзиячәк. Ул булмаган очракта 600 мең сумга кадәр штраф каралган, интернетта пропаганда өчен – 1,5 млн сумга кадәр. Кабат хокук бозу очрагында иректән мәхрүм итү янаячак. Нормалар 1нче сентябрьдән эшли башлый.
ЭТЛӘРГӘ ДӘ – КАНУН
Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү системасы эшли башлады. Тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советы депутатлары узган елның соңгы утырышында кабул итте. Элек билгеләнгән ирекле теркәү тәртибе хуҗасыз этләр санын киметү һәм югалган йорт хайваннарының хуҗасын эзләү мәсьәләсен хәл итүгә йогынты ясамый. Әйтик, 2017нче елдан республикада хуҗасыз 14 меңнән азрак эт теркәлгән. Бу Татарстанда этләрнең гомуми санының нибары 11 проценты гына, узган елда аларның саны 125 мең дип бәяләнгән. Шул ук вакытта әгәр аерым елларда 2 меңнән артык хайванны теркәсәләр, ә 2019нчы елда 4,7 меңләп хайванны исәпкә куйсалар, 2023нче елда нибары 65 эт теркәлгән.
P.S. Канун һәм үзгәрешләр моның белән генә бетми. Кызык һәм кирәкле дип тапканнары белән бүлештек. Һәр яңалыкның халык тарафыннан ничек кабул ителүе һәм үтәлү-үтәлмәве хакында ел әйләнәсендә язып торырбыз.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии