Зәңгәр күккә карасаң, «зәңгәр» булып китү ихтималлыгы бар, ди…

Зәңгәр күккә карасаң, «зәңгәр» булып китү ихтималлыгы бар, ди…

Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, яңа үзгәрешләрне үзенчә кабартырга тырышучылар табыласы көн кебек ачык иде. Башлана да башлады менә. Узган атнада президентка салават күпереннән зарландылар.

«ДОШМАН ТУҢДЫРМА»

Бер атнага сузылган тавыш бирү вакытында сайлаучыларның 77,79 проценты «хуплаган» төзәтмәләрнең гомуми саны – 206. Шулар арасында «гаилә – ир белән хатын берлеге» дигәне дә бар. Моны проектта күргәч үк, белгечләр «традицион булмаган ориентацияле кешеләргә Русиядә көн бетә икән» дигән фикер белдергән иде инде. Дөресрәге, андыйларга Русиядә моңарчы да көн юк иде. Административ хокук бозулар Кодексында «Балигъ булмаганнар арасында гомосексуализмны пропагандалауга каршы» дигән маддә бар, аның нигезендә хокук бозучыларга саллы гына штрафлар яный. Закон эшләп бетермәгән җирдә йодрык эшкә җигелә иде. Хәзер бу тема Конституциядә дә телгә алынды менә. «Традицион гаилә кыйммәтләрен» сакларга ыргылучылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

3нче июнь көнне Президент Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем әгъзалары белән онлайн очрашу уздырды. Шунда президентка салават күпереннән зарландылар.

Барысы да Федерация Советы әгъзасы Алексей Пушковның игътибарын Мәскәүдәге АКШ вәкиллеге бинасына эленгән ЛГБТ (традицион булмаган ориентациядәге кешеләр) әләменә юнәлтүеннән башланды. Кайбер илләр, шул исәптән АКШ та июнь аен «сексуаль азчылыкларның хокуклары өчен көрәшү ае» буларак билгеләп үтә. Вәкиллек шул уңайдан үз бинасына ЛГБТ әләмен элеп куйган икән, янәсе теләктәшлек белдерүләре. Билгеле булганча, ЛГБТ әләме салават күпере төсләреннән гыйбарәт, зәңгәрсу төс кенә төшеп калган: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә. Путинга мөрәҗәгать иткән сенатор «бу әләмне элеп куюлары без сезгә идеологик яктан да, әхлакый яктан да агрессив рәвештә басым ясаячакбыз дигәнне аңлата» дип белдерде. Путин уйнап кына җавап бирде: «Бу әләмне элеп куючылар әлеге бинада кемнәр эшләвен күрсәткән».

Соңрак шушы ук очрашуда Путинга Русиянең Хатын-кызлар берлеге башлыгы, сенатор Екатерина Лахова да мөрәҗәгать итте. «Пропаганда дигәннән. Бездә, мәсәлән, салават күпере төсләре белән бизәп бирелә торган реклама элмә такталары бар. Беренче карашка, сизелми дә кебек ул, матур сүзләр язылган. Әйтик, шулай ук «Радуга» дип атала торган туңдырманы рекламалыйлар», – дип элеп алып китте ул һәм «читләтеп булса да, болар барысы да безнең балаларның шул әләм төсләренә ияләшүенә китерә, традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалыйлар» дип бетерде. Һәм, Роскомнадзор бу «салават күперләре»н тикшерсен әле, дип сорады. Шулай итеп, «дошман америкалылардан» «дошман туңдырма»га күчеш булды.

«Һәркем артыннан карап бетереп булмый – кем нинди этикетка уйлап чыгарган, кем тагын нәрсә эшләгән. Әгәр традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалау дип уйларга нигез бар икән, Конституциягә, безнең башка законнарга, элегрәк кабул ителгән актларга нигезләнеп, җәмәгать контролен булдырырга кирәк. Тик агрессив рәвештә түгел – монысы иң мөһиме», – диде Путин. Аның бу сүзләре «традицион гаилә асылы сагында торучылар»га җитә калачак инде. Хәзер менә бу Екатерина Лахова, бөтен эшен ташлап, «Радуга» туңдырмасына каршы көрәш башлый ала. Ә «көрәш фронты» зур: бездә әле «Радуга» дип атала торган балалар бакчалары, лагерьлар, иҗат үзәкләре, кибетләр дә бар. Татарларда «Салават күпере» дигән балалар журналы бар, мәсәлән. Ничә буын шул журналны укып үстек, нәрсә пропагандалавын да аңламаганбыз икән. Казанда «Салават күпере» микрорайоны да бар. Берәр кеше, әйтик, бу микрорайон традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалый дип тапса, Роскомнадзорга һәм башка инстанцияләргә мөрәҗәгать итә алачак. Болайга китсә, салават күпере рәсеме төшерелгән балалар китапларын тора-бара экстремистик китаплар рәтенә кертүләре дә ихтимал.

Ярый да микрорайон исемен үзгәртеп куеп була. Әле бит салават күпере дигән табигать күренеше дә бар. Һәм ул күренеш яңгырдан соң кояш чыгуын, һаваның сафланып калуын тасвирлый. Без шулай дип белә идек. Хәзер берәр «Лахова» табигый салават күперен дә «пропаганда» дип шикаять итсә нишләргә? Җиңү парады вакытында миллионнар түләп, Мәскәү күгеннән очкычлар ярдәмендә болытларны кудырталар бит әле, шулай салават күперен «кудырта» торган берәр механизм да уйлап табаргамы? Күккә карауны тыюлары да ихтимал – анысы арзанрак ысул.

Шунысы кызык: социаль челтәрләрдә Лахованың Ulysse Nardin маркалы кул сәгате таккан фотосы таралды. Бу марка ЛГБТга хәерхаһлы булуы белән мәгълүм, хәтта традицион булмаган ориентациядәгеләр өчен махсус кул сәгатьләре сериясе дә чыгарганнар иде. Лахова кулындагы моделе 1 200 000 сум тора, дип язалар интернетта. Традицион булмаган кыйммәтләргә каршы көрәшкәндә сәгать комачауламый, күрәсең. Хәер, анысына гаҗәпләнә торган түгел инде. Бездә, мәсәлән, фәлән миллионлык чит ил машиналарында җилдерүче чиновникларның Русиядә чит ил машиналарын тыю турында закон проекты тәкъдим итүе гадәти күренеш. Үзләре «зыян» күрсә күрәләр, аның каравы халыкны кайгырталар.

«Радуга» дигән туңдырманы чыгаручы «Чистая линия» компанияләре төркеме вице-президенты Армен Бениаминов Лахованың сүзләренә үз җавабын бирде инде. «Беренчедән, безнең туңдырма җиде түгел, дүрт кенә төсле. Икенчедән, без гаилә әһәмиятен саклау яклы, салават күпере ул ЛГБТ-берләшмәсе әләме түгел, ә яңгырдан соң чыккан кояш, яхшы кәеф. Безнең туңдырма һәм ЛГБТ әләме арасында бернинди бәйләнеш тә күрмим», – дип сөйләгән ул «Говорит Москва» радиосыннан.

Туңдырма җитәкчесе чыгышыннан соң, журналистлар кабат Екатерина Лаховага мөрәҗәгать иткән. «Мин яшерен реклама турында әйткән идем. «Салават күпере» дигән гадәти сүзләр ярдәмендә дә ЛГБТ-берләшмәне популярлаштырып була», – дигән ул. Ә газета нәшриятка тапшырылган көнне шул ук Лахова: «Мин бу темага комментарий бирергә теләмим. Минем сүзләрне алдылар да, үзләренчә боргалый башладылар…», – дигән. Аның бу сүзләрен салават күперенең язмышына әлегә куркыныч янамый дип аңларга микән инде – белмәссең. Каш ясыйм дип, күз чыгарды сенатор: берничә көн эчендә ЛГБТга да, «Радуга» туңдырмасына да реклама ясады.

Екатерина Лахова Дәүләт Думасының элекке депутаты, ә хәзер Хатын-кызлар берлеге җитәкчесе буларак тагын нинди яхшы эшләр эшләде, нинди кирәкле закон проектлары тәкъдим итте икән дип эзләп карадык. «Гаиләне планлаштыру» (хатын-кызга, социаль хәленә карап, йөклелегенең соңгы айларында да аборт ясарга, яисә гомумән стерильләштерү үткәрергә рөхсәт ителә һ.б.) һәм «Мәктәп укучыларына җенси тәрбия бирү» (1нче класстан башлап «Җенси тәрбия» дәресе кертергә, ул дәресләрдә укучыларга бушлай презервативлар таратырга һ.б.) кебек программа авторларының берсе булган икән ул. Америкалыларның русияле ятимнәрне уллыкка һәм кызлыкка алуын тыя торган законны әзерләүдә катнашкан. «Ятимнәргә нишләргә соң?» дигән сорауга «Йә балалар йортында калалар, йә үзебезнекеләр уллыкка (кызлыкка) алачак», – дип җавап биргән. Үзем ятим баланы тәрбиягә алмас идем, дип белдергән.

САЛАВАТ КҮПЕРЕНӘ КАРШЫ КӨРӘШҮ ҖИҢЕЛРӘК

Традицион гаилә әһәмиятен саклау, балаларны яклау дигәндә безгә тиңнәр юк инде, чикләрне онытабыз, фантазия әллә кайларга сикерә.

Депутат Роман Худяков берзаманны: «Йөз сумлык акчаны алыштырырга кирәк. Андагы рәсем – порнография!» дип чыккан иде. 100 сумлык акчада Аполлон сыны сурәтләнгән. Депутат шул сынның, ягъни Аполлонның… җенес әгъзасын күреп алган. «Балаларны зыянлы мәгълүматтан саклау» турындагы закон буенча, 100 сумлыкны тыярга, дип карады депутат. Тыңламаганнар иде. Хәзер бу мәсьәләне тагын бер тапкыр күтәреп чыкса була инде. Конституциягә яңа кертелгән «балалар – дәүләт карамагында» дигән төзәтмәгә нигезләнә ала.

«Бердәм Русия» депутаты Андрей Коуч керткән тәкъдим бөтенләй үк урынсыз түгел үзе. Балалар телевизордан көч куллану күренешләрен карап, психикаларын бозалар, дип белдерде ул. Һәм хәбәрләр тапшыруының, нәфис һәм документаль фильмнарның үтерү һәм көч куллану сәхнәләре булганнарын 7:00дән 22:00 сәгатькә кадәр күрсәтүне тыеп торуны тәкъдим итте. Моңа охшаш тәкъдимне ЛДПР лидеры Владимир Жириновский да керткән иде, тик аның тыелып тору вакыты башка: көч куллану һәм явызлыкны пропагандалый торган фильмнарны һәм тапшыруларны 19:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр тыеп торырга диде. Ләкин ике депутатның берсе дә көч куллану һәм явызлык дигәнгә нәрсә кергәнен төгәл әйтмәде. Төгәл әйтелмәгәнне бездә һәркем үзенчә төгәлләп бетерә бит. Әйтик, безнең бөтен әкиятләр, бөтен мультфильмнарда да явыз персонажлар, убырлылар, дию пәриләре бар. Хәзер аларны да тыярга микәнни инде? Ә документаль фильмнарны, Бөек Ватан сугышы турындагы киноларны ничек күрсәтергә? Күрсәтми дә булмый – патриотлар тәрбиялисебез бар.

Берничә ел элек «Спокойной ночи, малыши!» тапшыруын ябу турында да сүзләр булган иде. Аны ул вакыттагы Русия Мәдәният министры Владимир Мединский әйтте. «Бу тапшыру – совет заманы калдыгы, заманча Русия мәгълүмати мохитендә атавизм (теге яки бу җан иясендә ерак буыннарында булып та, соңгы буыннарда күзәтелмәгән билгеләрнең барлыкка килүе), шуңа күрә бу тапшыруны ябарга кирәк», – дип сөйләгән иде ул. Янәсе сөйләшә торган хайваннар – күрелмәгән нәрсә, бу баланың психикасына зыян салырга мөмкин. Алайга китсә, бөтен курчак театрларын да ябып бетерергә кирәктер ул.

Балалар нормаль булып үссен өчен җитәрлек спорт мәйданчыклары, спорт заллары төзергә һәм балалар анда бушлай шөгыльләнә ала торган итеп ясарга була. Эчтәлеге һәм сыйфаты буенча яхшы мультфильмнар һәм тапшырулар төшерүгә акча бүлеп бирергә. Тагын гаиләдә көч куллану мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә карарга – ул да баланың психикасына зур зыян сала бит. Тик боларны эшләгәнче, салават күперенә каршы көрәшү җиңелрәк шул…

НӘРСӘ ЯЗАЛАР?

Мәзәк юктан гына тумый инде. Лахованың сүзләре социаль челтәрләрдә утыручыларның фантазияләрен уятып җибәрде. Менә нинди комментарийлар язалар:

– Конституциягә 206 төзәтмә керттек, ә салават күпере турында онытканбыз. Яңадан язарга туры киләчәк икән инде…

– Буяуларны һәм пластилинны да тыярга кирәк. Гомумән, балаларга бөтен төсне белмәсәләр дә була инде.

– Салават күпере (Русиядә тыелган табигать күренеше).

– «Ә мин «Радуга» дигән аптекада эшлим. Безне ябарлармы, әллә атарлар ук микән?».

– Роснано һәм Роскосмоска яңгырдан соң чыккан салават күперен тарата торган җайланма ясарга кушылган ди инде, 10 млрд сум бүленгән.

– Контрольдә тоту өчен «Росрадуганадзор» дигән оешма булдырырга кирәк!

– Русиядә яшәүче хатын-кыз буларак киләсе адым итеп географиядән БДИны һәм гомумән атмосфера басымы турындагы карталарны гамәлдән чыгаруны сорыйм. Бу карталарда атмосфера басымы төрле төсләр белән билгеләп аңлатыла. Үзегез беләсез, мондый нәрсәләр балаларны төрле төсләргә ияләштерә, ә бу инде бернинди кысаларга да сыймый.

– Балаларга зәңгәр күккә карауны да тыярга кирәк. Аллам сакласын, «зәңгәр» булып китүләре ихтимал. Русиядә күк йөзе соры булырга тиеш.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Зәңгәр күккә карасаң, «зәңгәр» булып китү ихтималлыгы бар, ди..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии