Укытучы абруен ничек күтәрерләр?

Укытучы абруен ничек күтәрерләр?

2023нче ел Русиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Төбәкләр алданрак старт бирә башлаган иде, узган атнада Мәскәү дә елны рәсми рәвештә ачып җибәрде. Укытучыларга багышланган чаралар тулы көченә башланып китә дигән сүз бу. Татарстанда мөгаллимгә һәйкәл куярга җыеналар әнә, урынын сайлыйлар. Быел Русиядә укытучының дәрәҗәсен күтәрә, эшен җиңеләйтә торган берәр тәгаен эш эшләнерме, әллә һәйкәл кую, инша яздыру, конкурс-фестивальләр үткәрү белән генә йомгаклап куярлармы – хәзер инде барыбызны да шушы сорау борчый.

Дәрәҗәне күтәрү турында сөйләшәләр анысы. Әле шушы көннәрдә генә «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәреш кертү буенча проект тәкъдим ителде. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Борис Чернышов законга «педагогик хезмәткәрләрнең намусын һәм абруен саклау» турында пункт өстәтергә тели. Шулай ук канунда мөгаллимнәрнең «аерым статусы» турында да язу кирәклеген әйтә. ДәүДума сайтына эленгән закон проектының аңлатма язуында әйтелгәнчә, җәмгыятьтә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе бик түбән. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ), сораштыру уздырып, педагогларның дәрәҗәсе мөмкин булган 5 баллдан 3,19га тигез һәм ул арту ягына бармый, дигән нәтиҗәгә килгән. «Шул ук вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында педагогик хезмәткәрләрнең шәхси тормышына тыкшыну, хәтта тәртип бозу саналмаган һәм педагогик эшчәнлеккә кагылмаган очракларда да гамәлләрен хөкем итү турында хәбәрләр чыгып тора», – диелгән аңлатма язуында. «Мәгариф турында»гы законның 47нче маддәсендә «профессиональ намусны һәм абруйны саклау хокукы» турында әйтелгән үзе, әмма шәхси тормыш турында бер сүз дә юк.

Дөрес, Гражданлык Кодексы нигезендә, һәркем үзенең намусын һәм абруен якларга хокуклы. Абруйны төшерә торган сүз яки гамәл өчен судка бирү мөмкинлеге каралган. Ләкин укытучыларның алай итеп йөргәннәрен ишеткән, күргән юк. Атнасына 40ар сәгать укытырга, бюрократиягә күмелеп утырырга, эштән тыш вакытта да агач кәүсәсе агарту, урам җыештыру, сайлауларда эшләү кебек «җәмәгать эшләре»ндә катнашырга мәҗбүр булган укытучының моңа вакыты да, теләге дә калмый, нервысы да чыдамый. Ә аларны кимсетүләр, эзәрлекләүләр булып тора. Укытучыны төрле хәлләрдә фото-видеога төшереп, тавышын яздырып интернетка куялар, нәрсәнең нәрсә икәнен ачыклап та тормастан, балага әзрәк тавышын күтәргән өчен дә шелтә белдерәләр яисә эшеннән үк алалар. Ата-аналарны әйткән дә юк, балалар да укытучы белән «син» дип сөйләшә, хәтта тавыш күтәреп, сүгенеп эндәшү, кул күтәрү, пычак белән ташлану очраклары турында да ишеткән, үзебезнең дә күп тапкырлар язган бар. Әле күпме очрак, югарыда әйтелгән сәбәпләр буенча һәм укытучының эшне зурга җибәрәсе килмәве аркасында, тавыш-тынсыз гына үтеп китә. Шуңа да безнең илдә укытучылар начар, алар балаларны җәберли. Ә балалар һәм ата-аналар – әүлия. Чөнки балаларның, ата-аналарның, укытучылардан аермалы буларак, бу карашны ныгытырга вакытлары да, көчләре дә җитә.

Борис Чернышов фикеренчә, «Мәгариф турында»гы законга шушы пунктны өстәү укытучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк. Закон буенча, Русиядә депутатлар һәм куәт структурасында эшләүчеләр генә аерым хокукый статуска ия. Исемлекне киңәйтеп, укытучыларны да алар рәтенә кертүләре икеле. Ялгыш сүз әйтеп, Русия армиясенең абруен төшергән өчен җинаять җәзасына хәтле бар, укытучы абруена карата андый ук игътибарны күз алдына да китереп булмый. Шулай булгач, Чернышов әйткән пунктның чынлыкта ничек эшләячәге әлегә аңлашылып бетми. Бәлки, тәгаенләп бетерерләр әле. Русия мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларны яклый торган законны ел ахырына кадәр кабул итәргә теләүләрен белдергән инде. Бу хакта «Российская газета» язды.

Шунысы көн кебек ачык: укытучының абруен ниндидер бер аерым гамәл белән генә, хәтта законда язып кына да күтәреп булмый. Төрле яклап эшләү кирәк. Дәрәҗәне күтәрергә ярдәм итә икән, конкурс-фестивальләре дә булсын, һәйкәлләр дә куелсын, яхшы эчтәлекле кинолар да төшерелсен. Укучылар арасында «Яраткан укытучым» темасына инша язу бәйгеләре дә оештырылсын (тик мәҗбүрияткә кайтып калса, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк буласын онытмасыннар иде). Укытучылар үзләре икътисади яктан кайгыртуны, эшләрен җиңеләйтүне сорый. Бу да абруйны күтәрергә, һөнәргә яшьләрне җәлеп итәргә булышыр иде, диләр. Укытучының төп эше – укыту, дигән хакыйкатьне искә төшерү дә дәрәҗәне күтәрүдә бик зур адым булыр иде.

 

ФИКЕР

Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА, югары категорияле татар теле укытучысы, Татарстанның атказанган мөгаллимәсе:

– Үземнең бала вакытны хәтерлим. Клубка кино карарга төшәбез, анда директор яки берәр укытучы булса, куркып, тизрәк кайтып китәбез. Укытучыдан курку да, аларга карата хөрмәт тә, ярату да булган.

Мин эшли башлаганда да укытучыга шундый мөнәсәбәт иде әле. 21 яшемдә мәктәпкә килдем. Кечкенә генә, ябык кына кыз. Класста 42 бала. Укучы малайлар миннән ике тапкыр зуррак. Бик авыр булды укытырга. Мәктәп-интернат иде ул, ә анда башка мәктәпләрдә укый алмаган, ата-аналары хокукларыннан мәхрүм ителгән, күп балалы гаиләләрдә үскән балалар укый. Мин орыша да белмим. Шундый оста, баланың күңеленә тимичә, кимсетмичә, матур итеп орыша белә торган укытучылар бар иде. Мин шуларның дәресләренә кереп, матур итеп орышырга өйрәнеп чыктым. Үземне яраттыра алдым. Тормышка чыккач, Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылында укыттым. Мин үтеп киткәндә, балалар җилемнән дә куркып, «Рәмзия апай, исәнмесез!» – дип калалар иде. Хөрмәт тә, курку да булган. Ә хәзергеләр... Кая ул хөрмәт, курку... Хәзер ата-ананың мөнәсәбәте дә башка. Ә мин орышам. Кайт та әти-әниеңә, Рәмзия Кәримовна мине орышты, дип әйт, аннан соң ни өчен орышканның сәбәбен аңлат, дим. Бер малайга, чәчеңне кистереп кил, ямьсез бит болай, дидем. Әнисе телефоннан: «Сез ник алай әйтәсез?» – дип ябырылды. Үтемле итеп аңлата алдым. Беркөнне шул малай ялт итеп киенеп, чәчләрен алдырып килгән. Мин аны кочаклап алдым, менә бит нинди матур булгансың, дидем, әнисенә дә, укытучы апа шулай дип әйтте, дип кайтып әйтергә куштым. Үзеңне лаеклы итеп тота алсаң, фәнеңә дә, укытучы һөнәренә карата да хөрмәт тәрбияләп була.

Иң зур сөенечем: быел 51нче елымны укытканда миңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде. Татар теле укытучысына бит бу! Министрлыкта әйтәләр: «Сездә медаль, орденнар, дипломнар – бөтен нәрсә бар, ни өчен директорыгыз күрмәде моны?» – диләр. Күрергә теләми. Бер укучым белән халыкара бәйгедә 2нче дәрәҗә диплом алдык. Директор балага дипломны линейкада тапшырган, менә шундый-шундый диплом, дип кенә әйткән. Укытучы турында ләм-мим. Ни өчен укытучының исемен әйтмәдегез, дип сорадым. Укытучы белән бергә эшләгән бит ул. Ой, уйламадым да, вакыт юк иде бит, ди. Бер җөмлә өстәп әйтер өчен күп вакыт кирәкми. Менә шулай итеп тә күтәрәләр укытучының дәрәҗәсен. Үзең әзрәк әрсез, кыю булмасаң, күрүче дә, күрсәтүче дә юк.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

2022нче елның декабрь азагында Байкал аръягы мәктәпләрендә эшләүче укытучылар «Яңа елга хезмәт хакы түләмәделәр» дигән зар белән чыкты, моны җирле матбугат та язды. Край хөкүмәте «түләү вакыты әле җитмәгән, закон бозу юк» дип җавап бирде. Гыйнварга чыккач, Дагыстан укытучылары хезмәт хакларын тоткарлаулары турында чаң сукты. Моңа җавап итеп, җирле Мәгариф министрлыгы эшче төркем булдырды, тоткарлык килеп чыгуның сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Күптән түгел Росстат хисап бастырып чыгарды: март аенда төбәк бюджетларыннан укытучыларга хезмәт хакы түләү буенча бурычлар 152 млн сумга җиткән. Бу хәл төрле дәрәҗәдәге казналардан, ягъни федераль, төбәк һәм җирле бюджетлардан тиешле акча үз вакытында килеп җитмәү аркасында туган.

Росстат хисабы чыкканчы ук, «Ведомости»: «Финанс министрлыгы хезмәт хакы һәм класс җитәкчелеге өчен федераль өстәмәләрне төбәкләргә вакытында һәм тулы күләмдә күчерүе турында хисап тотты», – дип язган иде. 2023нче елда мәктәпләрдә класс җитәкчеләренә өстәмә түләү өчен – 75,7 млрд сум, көллият, лицей һәм техникумнарга 8,4 млрд сум бүлеп бирү каралган.

Хезмәт Кодексының 136нчы маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәт хакын айга ике тапкыр – ай башында һәм азагында түләргә тиеш. Хезмәт хакы тулы күләмдә ике айдан артык яки өлешчә өч айдан артык түләнмәсә, Җинаять Кодексы эшли башлый (145.1нче маддә). «Һәр очракны аерым карарга кирәк. Финанс белгечләре техник хата җибәргән һәм шуның аркасында тоткарлык килеп чыкканмы, әллә чынлап та җинаять җаваплылыгы үз көченә керә торган очракмы. Федераль үзәктән тиешле акча төбәкләргә китә. Урыннарда түләү процессы төгәл оештырылырга тиеш», – дип белдергән «Ведомости»га Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Ольга Казакова.

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Укытучылар актив утыра торган төркемнәрдә «безнекеләр закон чыгарганда чит илләр тәҗрибәсенә дә игътибар итсеннәр иде» дигән эчтәлектә шәрехләмә калдыручылар күп. Чит илләрнең күбесе педагогларга икътисади гарантияләр һәм өстенлекләр тәкъдим итә. Әйтик, Европада торак пособиесе бар. Укытучыларга торак арендасына яки коммуналь түләүләргә тотылган акчаның күпмедер өлешен кире кайтаралар. Ул сумма сизелерлек – 1000 евро тирәсе (безнең акчага күчерсәң, якынча 84 мең сум килеп чыга). Класс җитәкчесе булган өчен дә шул тирә өстиләр. Укытучыларның эш нормасы – атнасына 25 сәгать. Категориясе арткан саен, укытучының хезмәт хакы да 30-35 процентка арта. Шулай ук Европада «махсус белем бирү зоналары» турындагы закон бар. Уңай булмаган социаль мохитле мәктәптә (мәсәлән, эмигрантлар күпләп яшәгән районнарда) укытучыларга хезмәт хакына билгеле бер сумма өстәлә. Франция, Германия, Бөекбританиядә мөгаллим булу бик абруйлы санала. Теләсә кем укытуга керешә алмый, бу вазифаны алу өчен бик күп әзерләнергә, җитди имтиханнар узарга кирәк. Испаниядә укытучы һөнәренең статусы алай ук югары түгел. Тик монда да, аннан ярлырак илләрдә дә укытучы игътисади өстенлекләргә ия: төбәк үзе билгели торган бонуслар, авылда эшләүчеләргә мәктәп янында бушлай торак, җәмәгать транспортында льготалы йөрү, пенсиягә чыкканда льготалар һәм башкалар.

Кытайда Конфуций заманында укытучыларны изгеләштергән булсалар, хәзер дә аларга карата хөрмәт бик зур. Иң күп гарантияләр һәм өстенлекләр вуз укытучысына бирелә, шулай ук мәктәп укытучысы да социаль түләүләр һәм гарантияләр ала.

Япония тәҗрибәсе дә кызыклы. Укытучыларның хезмәт хакы әллә ни зур түгел, ә менә аларга хөрмәт бик югары дәрәҗәдә. Укытучыны аңлата торган иероглиф юкка гына «өлкән» дип тәрҗемә ителми инде. Җәмәгать транспортында мөгаллимнәр бушка йөри, кибеттә алар өчен ташламалы бәяләр куелган, кибет хуҗалары аларга аерым бер кадер-хөрмәт белән хезмәт күрсәтә. Күптән түгел илдә реформа булды һәм мәктәпләрдә яңа вазифа керттеләр: укытучы ассистенты, ягъни сәркатибе. Ул мөгаллимнең эшен шактый киметергә булыша. Япониядә укытучыларның күпчелеге – ир-атлар.

(Чыганак: «Московский комсомолец»)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии