Беслан фаҗигасенә – 15 ел

Беслан фаҗигасенә – 15 ел

Беренче сентябрь, дидек, Белем бәйрәме белән котлаштык, балаларыбызны мәктәпләргә илттек, укытучыларны чәчәккә күмдек, тантаналы линейкада елмаеп төшкән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырдык… Шушы шатлыклы бәйрәм артында шомлы вакыйганың күләгәсе торганлыгын да онытып җибәрә язганбыз. 2004нче елның 1нче сентябрендә террорчылар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәпкә басып керә. Белем бәйрәменә килгән 1128 кешене тотык итеп алып, ризыксыз-сусыз 3 көн ябып тоталар. 3 көн дәвам иткән фаҗига шартлаулар, янгын белән тәмамлана. Нәтиҗәдә, 334 тоткын, шул исәптән 186 бала һәлак була.

Быел әлеге куркыныч вакыйгага 15 ел. Русия тарихында булган иң зур теракт актын искә алабыз.

КӨЧЛЕ КЕШЕЛӘР ТУРЫНДА

Бәйсез журналист һәм блогер Юрий Дудь «Беслан. Хәтерлә» дигән 3 сәгатьлек документаль фильм чыгарды. Башкалар да, әйтик, Ксения Собчак, «Новая газета», «Life» басмалары фильмнар төшергән. Ләкин Юрий төшергәне – картинаны тулаем ача торган фильм, дип таптык, шуңа күрә нәкъ менә шунысын чыганак итеп алдык.

Юрий Дудьның фильмы турында фикерләр төрле булды. Кайберәүләр: «Ул террорчыларны гаеплисе урында, дәүләтне гаепләгән, шуның белән үзенә пиар ясаган. Дәүләтне сүгү җиңел бит!» – дип язды. Әйе, әлеге фильмда «террорчылар кабахәт» дигән фикер әйтелми. Ул фикерне кабатлап әйтергә кирәкме икән соң, болай да аңлашыла түгелме?! Әлеге фильмда журналист: «Дәүләт хаталар җибәргән һәм ул хаталар фаҗигагә китергән. Ә хәзер дәүләт шул фаҗигадә зыян күргәннәрне кайгыртырга тиеш. Шул кайгырту ярдәмендә генә дәүләт кешеләрнең ышанычын яулый, соңрак – үзен кичерүләренә ирешә ала», – дигән фикерне әйтә. Үзе генә әйтеп калмый: бу фикерне Беслан фаҗигасен тикшергән журналистлар, хәтта чиновниклар да раслый. Дәүләт, чыннан да, хаталар җибәргән. Үзе танымаса да, бүген авыз тутырып шулай дип әйтә алабыз.

Ләкин Юрий Дудьның фильмы гаеплеләрне эзләү турында түгел. Ул, беренче чиратта, кешеләр турында. 15 ел элек булган коточкыч фаҗигадә исән калган һәм бүген гадәти тормыш белән яшәргә тырышкан көчле кешеләр турында. Шундый кешеләрнең берсе – Марина Дучко (теракт вакытында аңа 25 яшь булган) бүген инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә. Штурм вакытында умырткасына ядрә кыйпылчыгы эләгеп, аяклары йөрмәс хәлгә килгән. Юньле-рәтле тернәкләндерү курслары юк, әгәр булса, аягыма баса алыр идем, дип сөйли Марина, ләкин моны зарланып та, гаепләп тә әйтми. Миләүшә чәчкәләре үстереп сата, шул рәвешле үзенә әзме-күпме акча эшли. Хәтта журналистның: «Бүгенгә күпме кредитыгыз бар? Ничә сум ярдәм кирәк?» дигән соравына да, елмаеп: «Әйтмим», – дип җавап бирә. Сорамаска, ялынмаска, өметләнмәскә күнеккән чөнки.

Диана Мортазова – шулай ук йөри алмый. Аңа да ядрә кыйпылчыгы эләккән (теракт вакытында аңа 14 яшь булган). «Хәйрия фондлары ярдәм итсә, Германиягә барып, тернәкләндерү курсы узып кайтам. Анда баргач, хәлем яхшырып киткәндәй була. Тотынмыйча басып та тора алам – бу минем өчен зур җиңү. Әгәр баштарак Германиягә барган булсам, йөреп тә китә алган булыр идем, бәлки. Ләкин анда кадәр барырга акчам булмады, ә безнең илдә тернәкләндерү курсы узуның файдасы тимәде. Беренче тапкыр Германиягә фаҗигадән соң 13 ел үткәч кенә бардым, ул вакытта соң иде инде…», – дип сөйли ул. Шулай ук зарланмый. Диана читтән торып югары белем алган, бүген хисапчы булып эшли, инглиз телен өйрәнә. Тормышны яратуы күренеп тора.

Фатыйма Дзгоевага теракт вакытында 10 гына яшь була. Шартлау нәтиҗәсендә аның башы бик нык зарарлана. «Германиядә кисәкләп диярлек җыйдылар. Операциягә очканда, баш сөяге таралып китмәсен дип, тотып бардым», – дип искә ала апасы Лана. Германиягә бару яраган: Фатыйманы яңадан йөрергә, кашык тотып ашарга, сөйләшергә өйрәткәннәр. Бүген ул үзе йөри, авырлык белән булса да сөйләшә. Беслан мәктәбендә кечкенә сеңлесе дә булган, ул фаҗигадә үлгән. Фатыйма көн дә аны искә ала, ди апасы.

ТИКШЕРҮ ЭШЕ ҺАМАН АЧЫК

Безнең дә максат гаеплеләрне эзләү түгел. Хәер, гаеплеләр дигәннән, алар һаман да «табылмаган» бит. 447 кеше, Русия Тикшерү комитеты үткәргән тикшерүдән һәм мәхкәмә чыгарган карарлардан риза булмыйча, Европаның Кеше хокуклары буенча судына мөрәҗәгать итә. Бу эштә бигрәк тә «Беслан аналары» җәмгыяте башлап йөри. Анда шул фаҗигадә балаларын югалткан аналар керә.

2017нче елда Европа суды Русиянең көч структуралары тоткыннарны азат иткәндә кайбер төр утлы коралны нигезсез кулланган, шуңа күрә үлүчеләр саны күп булган, дигән карар чыгара. Әлеге карар буенча, Русия хакимияте дәгъвачыларга 2 млн 955 мең евро компенсация һәм суд чыгымнарын каплау өчен 88 мең евро түләргә тиеш булып чыга. Кремль моның белән килешми, әлбәттә. Килешсә, зур сумма түләүдән бигрәк, хаталарны тану булыр иде бит. Безнең илдә, гомумән, Европа судының карарларын үтәргә атлыгып тормыйлар. Русиянең Юстиция министрлыгы Европа судының «Беслан эш»е буенча чыгарган карарын шикаять итә. 2017нче елның 19нчы сентябрендә Европа судының Зур палатасы элегрәк чыгарылган карарны үз көчендә калдыра. Аңа карап кына Русия хакимияте карарны барыбер үтәргә ашыкмый, билгеле. Беслан теракты буенча җинаять эшен тикшерү һаман да ачык санала… Җирле көч структураларына карата, аларны битарафлыкта гаепләп, «Эш» ачылган булган. Ләкин аны 2007нче елда япканнар, гаепләнүчеләр амнистиягә эләккән. Беслан фаҗигасе буенча бердәнбер җәза алган кеше – исән калган бердәнбер террорчы Нурпаша Кулаев. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

САННАР

Беслан мәктәбен азат иткәннән һәм тоткыннарны чыгарганнан соң да, берничә көн дәвамында 200 кеше хәбәрсез югалган булып санала. Чөнки янгында бик каты зыян күргән мәетләрне танып та булмый.

66 гаиләдә 2дән алып, 6 га кадәр кеше һәлак булган. Беслан зиратында 6 кабер рәттән тора – барысы да бер гаилә әгъзалары.

17 бала теракт нәтиҗәсендә дөм ятим калган.

Терактның масштабын аңлау өчен бер факт: 4 ел дәвам иткән Бөек Ватан сугышында Бесланнан фронтка киткән 357 ир-ат үлеп калган. Ә 2004нче елгы терактта үлүчеләр саны – 334.

Штурм вакытында 10 спецназ хезмәткәре һәлак булган. Бу – Русия спецназы тарихындагы иң зур югалту.

4нче сентябрь иртәсенә Беслан һәм Владикавказ больницаларында теракт вакытында яраланган 700 кеше була, соңрак аларның саны 800гә җитә. Болар – Беслан шәһәре сайтында күрсәтелгән рәсми саннар. 72 бала һәм 69 олы кеше гомерлеккә инвалид булып кала.

Чыганак: «Википедия»

ФИКЕР

Дәүләт хаталар җибәргән, дидек. Нинди хаталар соң ул? Аларын үзегез бәяләрсез. Юрий Дудьның «Беслан. Хәтерлә» дигән фильмыннан өзекләр китерәбез.

Журналист: – Террорчылар ничек Беслан мәктәбенә үтеп кергән һәм кешеләрне ничек тоткынлыкка ала алган?

Ольга Алленова, «Коммерсантъ» журналисты, Беслан фаҗигасен беренче көннәрдән бирле яктырта: – 1нче сентябрь көнне без фотохәбәрче дусларым белән Минераль Сулардан Бесланга бардык. Зур машина яллаган идек, анда бөтен техниканы төядек. Кабардино-Балкария белән Төньяк Осетия арасындагы чиктә бик зур чират иде. Чик сакчысы яныбызга килде дә, 200 сум түләсәгез, чиратсыз үтәргә булышам, диде. Түләдек. Документларны да тикшермәде, машинаны да карамады – уздырып җибәрде. Ул постта мондый хәл аннан соң да күп тапкырлар кабатланды. Бу постны акчага үтеп булганын бөтен кеше белә иде.

Ә рәсми версия буенча, террорчылар утырган ГАЗ машинасы әлеге посттан узмаган, торак пунктлар аша барган. Ләкин соңрак «Беслан аналары» әлеге юлдан үтеп караган – үтә алмаганнар. 30 террорчы төялгән, корал тутырылган авыр машина ничек үткәндер…

Журналист: – Ингушетия һәм Төньяк Осетия хәрбиләре 1нче сентябрьдә теракт булу ихтималлыгын белгән, диләр…

Елена Милашина, «Новая газета» журналисты, менә инде 15 ел Беслан турында яза: – Чынлап та, хәбәрләр килгән. Хәтта 1нче сентябрь көнне иртәнге 5тә дә Төньяк Осетия Эчке эшләр министрлыгына Чечнядан «Беслан мәктәбендә теракт әзерләнә» дигән хәбәр кергән. Бернинди ныгыту чарасы да күрелмәгән. Белем бәйрәмендә булган бердәнбер тәртип сакчысы – хатын-кыз, ул да коралсыз булган.

Журналист: – Федераль каналлардан «Беслан мәктәбендә 354 тоткын бар» дип әйтелгән. Хакимият анда меңнән күбрәк кеше булуын белгәндер бит, ни өчен дөрес саннар әйтелмәгән?

Елена: – Башта 120 тоткын гына диелгән иде әле, аннары 354 диелде. Һәм шул санда тукталып калдылар. Хакимият, дөрес санны әйтсәк, яман булачак, паника кубачак, дип уйлагандыр. 354 дигән сан террорчыларның да ачуын чыгарган, моны соңыннан тоткыннар сөйләде. 300 тоткын дип әйтәсез икән, димәк, 300не генә калдырабыз, дип кешеләрне ата башлаганнар. Ә чынлыкта күпме тоткын булганлыгын штурм тәмамлангач, мәетләрне табутларга сала башлагач кына белдек.

Журналист: – Террорчылар белән сөйләшүләр ничек алып барылган?

Руслан Аушев, Ингушетия Республикасының элеккеге президенты, террорчылар белән сөйләшергә кергән һәм тоткынлыктан 26 кешене (күкрәк балалары белән аналары) чыгартуга ирешкән бердәнбер кеше: – Террорчылар 4 кешене чакыруны таләп иткән: Ингушетия Президенты Мурат Зязиков, Төньяк Осетия Президенты Александр Дзасохов, РФ Президенты киңәшчесе Асламбек Аслаханов һәм балалар табибы Леонид Рошаль (анысы төгәл түгел, язып алучылар фамилияне дөрес язмаган булырга мөмкин). Берсе дә кермәгән. Зязиков бөтенләй юкка чыккан, куркак чөнки. Шуннан, күрәсең, мине исләренә төшергәннәрдер. Мәктәпкә керергә кирәк, дигәч, шундук Бесланга очып килдем. Үзен-үзе хөрмәт иткән теләсә кайсы ир-ат анда керер иде. Миңа бер генә бурыч куелды: террорчыларның нәрсә теләвен ачыкларга. Террорчылар: «Безнең командир Шамил Басаев», – диделәр. Миңа записка биреп чыгардылар. Анда таләпләре язылган иде: Ичкерия Чечен Республикасын бәйсез республика дип танырга һ.б.

Журналист: – Тоткыннарны коткарып калып була идеме?

Елена: – Тоткыннарны коткаруның бердәнбер юлы – террорчылар белән сөйләшүләр алып бару. Журналист Анна Политковская, Бесланга барып, үз чыганаклары аша чеченнар белән элемтәгә керергә тиеш иде. Аны аэропортта агуладылар һәм авыр хәлдә больницага алып киттеләр. Икенче бер коллегам – «Новая газета» журналисты Андрей Бабицкий 2нче сентябрьдә Бесланга очарга һәм шулай ук чеченнар белән элемтә булдырып карарга тиеш иде. Аны, җәмәгать урынында сыра эчеп торган, дип тоткарладылар. Ул минем янда иде, бернинди сыра да эчмәде. Ягъни чечен боевиклары белән сөйләшүләр алып бара алырдай бөтен кешене дә читләштереп бетерделәр.

Журналист: – Ни өчен?

Елена: – «Чөнки Русия террорчылар белән сөйләшеп тормый, ул аларны юкка гына чыгара» (Владимир Путинның 2004нче елның 8нче февралендә әйткән сүзләре).

Журналист: – Террорчылар «сезгә 3 көн вакыт бирәбез, аннан соң штурм башлыйбыз» дигән булган бит. Ни өчен штурм 3нче сентябрь көндез үк башланган соң?

Елена: Рәсми версия буенча, мәктәп эчендә куелган шартлаткычлар шартлаган. Ләкин анда тәрәзәләр җимерелмәгән, юка гына агач рамнарына кадәр исән. Тәрәзә астындагы кирпечләр тышкы якка убылып кына төшкән. Бу – шартлау эчтән түгел, тыштан булган дигәнне аңлата. Мәктәп янында гына урнашкан ике 5 катлы йортның түбәсеннән огнетометтан атканнар, түбәдә кулланылган тубуслар да табылган. Шул атканнан янгын чыккан. Тоткыннар үзләре дә «тыштан нәрсәдер очып керде» дип сөйләде. Галим, математик-балласт Юрий Савельев та атышның тыштан, ягъни Русия спецназы тарафыннан башланганын математик яктан исәпләп чыгарды. Ләкин аларның күрсәтмәләрен тикшерү эшенә кертмәделәр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии