Исерек йөртүчеләрне җиһаз гына туктата алырмы?

Исерек йөртүчеләрне җиһаз гына туктата алырмы?

Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бөтен автомобильләргә дә алкойозак куйдырта башларга тели. Салып алган кеше рульгә утырса, махсус система аның сулышындагы алкоголь парларын сизеп ала һәм машинаны кабыздыртмый, ягъни үзеннән-үзе блок куя – алкойозак дигәннәре шул инде. Министрлык әлеге системаны күмәк төстә кулланылышка кертү концепциясен бу ел азагына хәтле эшләп бетерергә уйлый, дип яза «КоммерсантЪ».

Элегрәк ЮХИДИ, мондый система белән бөтен машиналарны да җиһазландырырга кирәк, дигән фикерне әйткән иде инде. Гомумән, Русиядә алкойозак турында сөйләшүләр яңа гына башланмады. Хәтерләсәгез, 2010нчы елда Татарстанда мәктәп автобусларына шушы системаны куеп караганнар иде. Ул вакытта ЮХИДИ җитәкчесе булган Рифкать Миңнеханов: «Мәктәп автобусларында әйбәт кенә эшләп китсә, җиһазны пассажир автобусларына да куячакбыз, аннары җиңел машиналарга да куярга тәкъдим итә башлаячакбыз», – дип белдергән иде. Тик ул шулай проект килеш кенә калды, онытылды. 2013нче елда «Гадел Русия» партиясе, исерек килеш руль артында тотылган йөртүчеләргә үз хисапларына алкойозак куйдыртырга кирәк, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, тик закон проектын кире кактылар. Шушындый ук тәкъдим белән Мәскәү шәһәре думасы да чыгып караган иде, анысы да һавада эленеп калды.

Машиналарны алкойозак белән җиһазландыруны кисәк мәҗбүри итеп куя алмаслар үзе. Беренчедән, бу бәяләрнең шактый артуына китерәчәк. Бер җиһазның бәясе – 25 меңнән башлап, 120 мең сумга кадәр. Димәк, автомобиль бәясенә тагын кимендә шуның хәтле өстәләчәк дигән сүз. Икенчедән кайбер экспертлар фикеренчә, алкойозак ялгыш сигнал бирергә һәм юлда баручы машинаны кисәк туктатырга мөмкин. Ә бу исә юл казасына китерәчәк. Системаның менә шундый хилафлыклары булу-булмавын тикшереп бетерәсе бар, ди.

Бөтенләй үк өйрәнелмәгән җиһаз түгелдер, чөнки аны Европада актив рәвештә кулланалар инде. Швециядә, мәсәлән, 1990нчы еллар азагында ук машиналарга алкойозаклар куя башлаганнар. Литвада үз акчаңа алкойозак куйдырсаң, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү срогын киметәләр. 2022нче елдан башлап, Евросоюзда җитештерелә торган барлык транспорт чаралары да алкойозак белән җиһазландырылырга тиеш булачак.

«РУЛЬДӘ ЕФРЕМОВ ТҮГЕЛ, КАСКАДЕР БУЛГАН»

Нинди генә технология уйлап чыгарсалар да, аны алдаучылар, урап узучылар табылачак анысы. Законнар белән дә шулай ук бит бездә. Менә хәзер исерек килеш рульгә утырган һәм кеше үлеменә сәбәпче булган актер Михаил Ефремов язмышы хәл ителә: закон каршында башка кешеләр белән бертигезме ул, әллә Аллаһның кашка тәкәсеме.

Вакыйганың ничек булганын берничә тапкыр язган идек инде, шулай да тагын бер кат искә төшерик. 8нче июньдә 21:40 сәгатьтә Мәскәү үзәгендәге Смоленск мәйданында юл һәлакәте килеп чыга. Видеолардан күренгәнчә, Jeep Grand Cherokee машинасы каршы як полосага килеп керә һәм каршыга килүче Lada фургонына бәрелә. Jeep Grand Cherokee рулендә танылган актер Михаил Ефремов була. Вакыйга урыныннан төшерелгән видеоларда да күренә, соңрак экспертиза да моны раслады: актер лаякыл исерек булган, канында наркотик матдәләр дә табылган. Ә ул килеп кергән фургонның йөртүчесе Сергей Захаров бик авыр яралар алган иде, шул ук көнне больницада һәлак булды.

Ефремовны сак астында озак тотмадылар, өй аресты билгеләделәр. Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 264нче маддәсе, 4нче бүлеге буенча (исерек килеш рульгә утырып, юл йөрү яки машинаны куллану кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә сәбәп булу), аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный иде.

Берникадәр вакыт үткәч (күрәсең, айнып, нәрсә эшләгәнен аңлагач), актер видео-мөрәҗәгать яздырды, Захаровның якыннарыннан гафу сорады: «Нинди сүзләр белән һәм ничек итеп гафу сорарга икәнен дә белмим. Тик мин барыбер гафу сорыйм, беләм, мине кичермәсләр дә. Мин, әлбәттә, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкмен, кабул гына итсеннәр. Күпләр минем турыда «артист булгач, җаваплылыктан качар инде» дип уйлыйлар. Юк, мин ниндидер элемтәләремне һәм танышларымны кулланып җаваплылыктан качарга җыенмыйм. Монда ничек качасың ди инде, бөтен кеше күрде бит. Йокымны туйдыргач һәм шок халәтеннән айныгач, мин үзем дә нәрсә эшләгәнемне күрдем», – дип сөйләде ул.

Барысы да аңлашыла кебек иде. Юл йөрү кагыйдәләре бозылган, авария булган, үлүче бар. Экспертиза актерның канында алкоголь һәм наркотиклар булуын раслый. Актер үзе дә, видео-мөрәҗәгать төшереп, гаебен таный шикелле. Вакыйгалар чылбырын дәвам итсәк, тикшерү тәмамланганнан соң, суд һәм җәза булырга тиеш. Ләкин тикшерү этабында бик кызык хәлләр башланды. Ефремовның адвокаты: «Актер гаебен танымый», – дип белдерде. Чыннан да, берничә атна элек кенә «барысын да үзегез күрдегез бит, моннан ничек качасың инде?!» дип мөрәҗәгать иткән актерның сүзләре кинәт үзгәрде. «Авариядә минем машинам катнашкан, шуңа күрә мин зыян күргән якка компенсация түләргә әзер, ләкин гаебемне танымыйм», – диде. Юл казасына эләккән машина Ефремовныкы булгач, бөтен видеоларда да исерек артист үзе күренгәч, рульдә кем булган соң, дигән сорау туа. Зыян күргән якның хокукларын яклаучы адвокат Александр Добровинский да: «Автомобиль белән марсианнар яисә явыз көчләр идарә итте микәнни?» дип аптырап сөйләгән иде. Ә Ефремовның адвокаты Эльман Пашаев: «Актерның гаепле булмавын раслый торган җитәрлек дәлил тупладым. Юл һәлакәте вакытында Ефремов бернәрсә дә хәтерләмәгән. Беләсез бит инде, ул лаякыл исерек булган», – дип сөйләнде.

30нчы июльдә беренче суд утырышы узды. Адвокат Пашаев утырыштан соң «Россия 1» телеканалында чыгыш ясады. «Ефремов төрмәдән курыкмый. Әгәр суд аны гаепле дип тапса, ул җәзасын үтәргә әзер. Ләкин мин аның гаепсез булуын исбатлаячакмын. Ә авариягә очраганда Ефремовның машинасы рулендә кем утырганын исбатлау безнең эш түгел», – дип сөйләде ул эфирда.

Ефремовны яклау өчен элегрәк: «Авария булган көнне православ бәйрәме иде, шуңа күрә Михаил эчкән. Шуннан соң аңа дусты шалтыраткан һәм ярдәм сораган. Ярдәмчел актер шундук юлга чыккан», – дип тә сөйләгән иде инде ул. Темага нинди катнашы бардыр, тик «Ефремов ике баланы уллыкка алырга һәм аларга яхшы тормыш шартлары тудырырга әзер» дигән белдерү дә ясаган иде.

Ә судта төп яклау линиясе «Ефремовның авариядән соң машинадан чыкканын берәү дә күрмәгән» дигән фикер тирәсендә корылган иде. Ягъни актерның машинасына утырып киткән видеолары да, һәлакәт урынында төшерелгәннәре дә бар, ә йөртүче урынында утырганын һәм машинадан чыкканын күрсәтә торган видеолар юк. Адвокатның тел төбендә «андый видео булмагач, Ефремовның рульдә булганмы-юкмы икәнен исбатлый алмыйбыз» дигән фикер ята. Актерны яклаучылар армиясе моны күтәреп алды һәм акылга сыймаслык нәрсәләр уйлап чыгара башлады: имеш, актерны махсус рәвештә эчерткәннәр һәм бу машинага утыртып җибәргәннәр, кемдер шулай итеп аңа аяк чалырга теләгән. Хәтта «рульдә Ефремов түгел, каскадер булган» дигәнгә кадәр барып җиттеләр – фантазиягә чикләр юк. Михаил Ефремов катнашында өр-яңа «спектакль» ничек булып бетәр, карап карыйк.

2020нче елның 6 ае эчендә Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә рульгә утырган машина йөртүчеләргә карата 6 666 административ беркетмә төзегән. 595 очракта икенче тапкыр исерек килеш тотылган кешеләргә Җинаять Кодексының 264нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча (исерек хәлдә машина йөртү аркасында кеше сәламәтлегенә җитди зыян салу) эш ачылган. Узган атнада ЮХИДИ Казанда «Син аны туктата аласың» дигән эксперимент уздырган. Профессиональ актер лаякыл исерек йөртүчене уйнаган. Ул юл кырыенда туктап торган машина руленә утырырга маташкан, бу хәлгә кешеләрнең мөнәсәбәте нинди булыр дип күзәткәннәр. Үтеп киткән кешеләрнең 90 проценты аягында көчкә басып торган йөртүчегә бөтенләй игътибар итмәгән.

ФИКЕР

Берәүләр «Ефремовка иң зур җәзаны бирергә кирәк» ди, ә икенчеләр актерны яклый. Актерны яклаучылар төркеменең иң шаккаттырган фикерләрен китерәбез.

Журналист һәм блогер Александр НЕВЗОРОВ «Эхо Москвы» эфирында болай дип сөйләде:

– Закон каршында бөтен кеше дә тигез дип уйламыйм. Алай булырга тиеш тә түгел. Җәмәгатьчелекнең капризына карагыз әле сез… Бөек актер да булсын, алкоголик яки наркоман да булмасын. Алай булмый ул! Бигрәк күпне телисез. Чын артист бераз тәртипсезрәк булырга тиеш. Моннан качып булмый. Әгәр ул тәртипсез булмаса, тамашачыны кызыксындыра алмаячак, тоныкланачак, хабенскийлашачак.

Журналист Александр НИЛИН:

– Миша – бөек актер. Бәлки, безнең көннәрнең иң сәләтле актерыдыр әле. Ул гына шулай йөрткәнмени машинаны? Бик күп танышларым элегрәк рульгә исерек килеш утыра иде. Ә нәкъ менә Мишага «не повезло». Барысы да аның өстенә ябырылдылар. Әйтерсең ул нәрсәдер урлаган яки законсыз рәвештә үзләштергән. Эчсә дә, ул бик күп эшли. Һәм һәрвакыт – сыйфатлы итеп. Шушындый хәл килеп чыгуы бик кызганыч. Мин актерга акчалата җәза бирү яклы. Әйтик, шартлы биш миллион сум зыян күргән якның гаиләсенә бер дә комачауламас иде бит. Ә Мишага каторга җәзасы бирсәләр, аларга бер тиен дә эләкмәячәк. Кемгә кирәк бу?

Михаил Ефремовның коллегасы, Русиянең Халык артисты Александр Домогаров Инстаграм сәхифәсендә мондый сүзләр язды:

– Михаилны гаепләүчеләр, моннан соң безнең спектакльләргә киләсе булмагыз! Сезнең каршыгызда сәхнәгә чыгарга бер теләгем дә юк. Без сүнеп баручы культура, без начарлык кына таратабыз икән бит. Йөрмәгез театрга шулай булгач! Сез Михаилга шундый мөнәсәбәт күрсәткәннән соң, мин сезгә, тамашачылар, бүтән беркайчан да хөрмәт белән карый алмаячакмын.

Ефремовның дүртенче хатыны Ксения Качалина «Прямой эфир» тапшыруында катнашты, ул да элеккеге ирен яклады:

– Һәлак булган кешенең гаиләсе бик кызганыч. Тик Михаилны кичереп була дип уйлыйм, чөнки ул гениаль шәхес. Аның туры юлдан тайпылу хокукы бар, моның өчен аны утыртырга ярамый. Ул гений. Гениаль ата, актер, кеше. Бу барысын да аңлата. Аңа теләсә нәрсә эшләсә ярый. Ул ирекле кеше һәм җаны теләгәнне эшли, – дип сөйләде ул. Аның чыгышыннан соң җәмәгать эшлеклесе Павел Пятницкий: «Бу ханымның үзенә нарколог һәм психиатр ярдәме кирәк бугай», – дип белдерде.

Сценарист Владимир Кожевников «Фейсбук» сәхифәсендә:

– Бер яктан караганда, җәмгыять Мәскәүнең куркыныч борылышында юл казасында Рязаньнан килгән беркемгә дә таныш булмаган курьерны югалтты. Ә икенче яктан, урыс мәдәнияте, кинематографы, театры, телевидениесе һәм миллионлаган тамашачы атказанган артист Михаил Олегович Ефремовны җуйды. Сорау: җәмгыять кайсы югалтуны авыррак кичерәчәк? – дип язды. Дөрес, бу язу озак эленеп тормады, сценарист бераздан аны бетерде. Ә башкаларның Ефремовны яклап әйткән сүзләрен сәхифәсеннән алып атмады.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии