Ковид «күчтәнәче»: яңа төр эшчеләр

Ковид «күчтәнәче»: яңа төр эшчеләр

Коронавирус хезмәт базарына зур үзгәрешләр кертте. Өйдән торып, читтән торып эшләү гадәти күренешкә әйләнде, яңа һөнәрләр барлыкка килде, ә кайбер һөнәрләргә киресенчә ихтыяҗ кимеде, эш шартлары үзгәрде. Әле менә «Независимая газета» якын киләчәктә яңа төр хезмәткәрләр барлыкка киләчәк дип язды – хезмәткә сәләте хроник рәвештә түбән булган хезмәткәрләр.

Британия хөкүмәте каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләр буенча фәнни-консультатив төркем (SAGE) февральдәге вазгыятьне анализлап, пандемиянең киләчәктә ничек булып бетәсен фаразлаган. Экспертлар вакыйгалар агышының дүрт сценариен тәкъдим иткән. Иң яхшы дигәне: вирус контрольгә алына. Ә иң начар дигәне: вакциналау тоткарлык белән бара, өстәвенә ул яңа барлыкка килә торган штаммнардан тулысынча саклап та бетерә алмый, чирне катлаулы кичерүчеләрнең ешлыгы һәм яшь профиле даими үзгәреп тора, ә авырып терелгәннәрнең сәламәтлегендә проблемалар җыелып бара. Киләчәктә «яңа типтагы» хезмәткәрләр – хезмәткә сәләте хроник дәрәҗәдә түбән булган кешеләр күбәячәк, һәм бу хезмәт базары өчен шактый зур проблема булачак, дип нәтиҗә ясаган экспертлар.

Әлеге төркемнең анализы беренче чиратта Бөекбританиягә кагыла, әлбәттә, ләкин анализдагы башлангыч мәгълүматларга бераз үзгәрешләр кертеп, бөтен дөньяга карата да кулланып була. Шул исәптән Русиядә дә бу «яңа типтагы» хезмәткәрләр барлыкка киләчәк, дип яза «Независимая газета». Сәламәтлек белән бәйле хроник авырулар җыелып килү сәбәпле, кешеләр күбрәк вакытын һәм көчен эшенә түгел, дәвалануга сарыф итәчәк, «больничный» һәм отпускларны да ешрак алачак – белгечләр сурәтләгән «яңа тип» шул була инде.

Пандемия нинди сценарий белән тәмамлануга карамастан, «яңа тип» хезмәткәрләр хәзердән үк бар инде. Ковид организм өчен эзсез генә узмый, кемнең башыннан кичкән – барыбыз да беләбез. Бигрәк тә хәлсезлек озакка бара. Хроник чирләр көчәя. Физик эштә эшләүчеләрнең хезмәткә сәләте, эш нәтиҗәлелеге кимүе гаҗәп тә түгел. Газетабызда Кукмара районы, Кызыл Чәчәк авылында яшәүче Майя Назарова турында язган идек («Ковидтан соң тормыш: «Эшләргә хәлем юк, нишлим?», 14 июль, 2021, №27). Күршедәге «Саба» ҖЧҖнең Явлаштау бригадасында сыер савучы булып эшләгән 47 яшьлек Майя ханым ковид белән чирләгәннән соң кире эшенә чыга алмаган. Үпкәсенең 75 проценты зарарланып, ике ай «больничный»да булган. «Аны япкач та эшкә чыга алмадым, хәлем юк иде, бик каты тыным кысылды. Бер сменага 100 баш сыер сава идек, аның хәтлене савып бетерә алмаячагымны аңладым. Ике атнага административ отпуск алдым, бәлки хәлсезлек үтәр, дидем. Үтмәде. Шуннан ферма мөдире, хисапчы шалтыраттылар. Чыкмасаң, китү турында гариза яз, диделәр», – дип сөйләгән иде безгә Майя Назарова. Ул тернәкләндерү дә үтмәгән, поликлиникада бушлай тернәкләндерү үтеп булуы турында аңлатмаганнар да. «Ичмасам, «больничный»ны озайтуларын сорап йөрисем калган икән», – диде Майя ханым эш узгач. Ә бит аның кебек тернәкләнеп бетә алмаган, шул килеш эшкә чыгып өзлеккән кешеләр шактый.

Хәер, акыл эшчәнлеге таләп ителгән һөнәр ияләренә дә җиңел түгел. Ковидның нерв системасына бәрүен белгечләр күптән ачыклады инде. Коронавирус йоктыручылар игътибарны туплый алмау, хәтер начарлану, стресска бирешүчәнлек, еш кына депрессив уйлар килүдән еш зарлана. Бу чорда психологларга, психотерапевтларга төшенкелеккә бирелү, психологик «яну» кебек очраклар белән мөрәҗәгать итүчеләр арткан.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруына караганда, ковид белән чирләп терелгәннәрнең (тесты уңай булганнарны да, үзендә коронавирус булды дип уйлаучыларны да санаганнар) 80 процентка якынының организмында чир ниндидер эз калдырган, шул ук вакытта 40 процент кеше гомуми хәлсезлектән зарланган. Ковидтан соңгы синдром күзәтелгән кешеләрнең күбесе бернинди дә тернәкләнү узмаган, нибары 20 проценты гына сәламәтлекне торгыза торган процедураларга йөргәнен әйткән. Шул ук вакытта сораштырылганнарның яртысыннан күбрәге (61 процент) ковидтан соң хәлсезлек булса һәм эшләү сәләте кимесә, табибка күренергә һәм тикшеренергә кирәк дигән фикердә икән.

Британия галимнәре әйткән «яңа тип хезмәткәрләр» – иртәгәге көн түгел, бүгеннең чынбарлыгы инде ул. Эш бирүчеләр дә моны аңлый һәм әзерлек алып бара. Күпчелек эре компанияләр эш нәтиҗәлелеген тикшерә торган программалар урнаштыра. Газетабызның узган санында «Чаллы-МПК» оешмасында һәр хезмәткәргә билгеле бер сан сукканнар, махсус компьютер башлыкларда язылган шул санны «укып», кемнең ничек эшләвен билгеләячәк, хезмәт хакы шуңа карап түләнәчәк, дип хәбәр иткән идек. Бар яклап та яңа шартларга җайлашу бара.

 

Пандемия кайчан да булса бетәчәк, ләкин үзе белән күп кенә һөнәрләрне «алып китәчәк», дигән сүзне торган саен ешрак ишетә башладык. Бөтен дөньяның онлайнга күчә баруы сәбәпле кайбер белгечләрнең кирәге калмаячак, дип әйтергә телиләр. Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының политология департаменты профессоры, социаль фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр факультеты деканының беренче урынбасары Павел Селезнев «Российская газета»га шушы тема буенча шәрехләмә биргән. «Интернетка күчү кичә генә башланган нәрсә түгел, пандемия бу процессны тизләтте генә. Ләкин эпидемия аркасында дистант бөтен дөньяны яулап алачак дип әйтү дөрес булмас иде. Бүген Русиядә бизнес өлкәсендә читтә торып эшләүчеләр 10 проценттан да артмый. Хезмәткәрләрнең өчтән бере офиста эшләү белән читтән торып эшләүне бергә алып бара. Шуңа күрә дистант төп урынга чыгар дип уйламыйм, чөнки күп һөнәрләрне яңа форматка күчереп булмый. Курьер, хисапчы, юрист кебек һөнәрләр юкка чыгачак дигән сүзләрне, мәсәлән, мин ун еллап ишетәм инде. Ләкин аларга бүген дә ихтыяҗ бар, ә курьерларга ихтыяҗ артты да әле», – дигән эксперт.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Халыкның мәшгульлеге турында»гы Законны яңартырга җыена. Әлеге документ – илдә хезмәт базарын көйли торган төп кануннарның берсе. «РБК» хәбәр итүенчә, яңа закон проектының концепциясе ДәүДуманың Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының эшче төркеме утырышында тәкъдим ителгән инде. Думага көз көне кертерләр дип көтелә.

Министрлык әзерләгән концепция әзер законнан гыйбарәт түгел, бары тик проблемалы мәсьәләләрне санап китүдән генә тора. Ә андый мәсьәләләргә «күләгәдәге», ягъни легаль булмаган мәшгульлек, эшсезлек һәм эшсезлек өчен түләнә торган пособиеләр кертелгән. Ведомство шулай ук үзмәшгульләргә хокукый статус бирергә тәкъдим итә. Мәсәлән, аларның эш һәм ял вакыты, хезмәтләре өчен түләү шартлары, социаль гарантияләргә хокук ягы законда беркетелмәгән, фәкать күпме салым түләргә тиешлекләре генә законлаштырылган бит әле. Тәкъдимнәрне әзерләгән эшче төркем белдергәнчә, әлегә эш дәвам итә, кайбер пунктлар 90 градуска үзгәреп тә куярга мөмкин, ди. Иң зур кызыксынуны үзмәшгульләр турындагы пунктлар уятыр дип фаразлыйлар. Сүз уңаеннан, үзмәшгульләрне «күләгәдә» эшләүчеләрне «яктыга» чыгару максатыннан уйлап тапканнар иде.

«Известия» газетасы юрист Ирина Гукова аңлатмасына сылтама ясап, яңа закон буенча, билгеле бер күләмдә штаты булган оешмаларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә алуга квота булдырырга ниятлиләр, дип язды. Шундый күпмедер кешене эшкә алырга тиеш дигән пункт законда бар инде, ләкин күп җирдә аны санга сукмыйлар иде. Юрист әйтүенчә, законга министрлык тәкъдим иткән үзгәрешләр кертелсә, эш бирүчеләр компаниядә мөмкинлеге чикләнгән ничә кеше эшләве, аларның нинди вазифа башкаруы, алар өчен нинди шартлар булдырылуы турында хисап биреп барырга мәҗбүр булачак. Шулай ук компанияләргә мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучыларны эшкә алуны бурыч итеп куярга җыеналар.

 

БУ – КЫЗЫК

Пандемия чорында яңа һөнәрләр, эшләр дә барлыкка килде. Мәсәлән, онлайн бәби караучылар. Өйдән эшләүгә күчкән ата-аналарга, үзләре эш белән мәшгуль булганда, кечкенә балаларын уйнатып, нәрсә белән дә булса кызыксындырып торырга кирәк. Онлайн-няня шул эшне башкара да инде. Моны дистанцион рәвештә, ягъни монитор аша башкарып булмый, диючеләр ялгышкан. Онлайн-няняларга чит илләрдә сорау шактый зур, ди.

Цифрлы куратор кешеләрне виртуаль конференцияләрне көйләргә һәм анда тоташырга, онлайн банкларда эш алып барырга өйрәтә. Дөрес, безнең илдә бу эшләрне үзебезгә өйрәнергә туры килде, ә чит илләрдә аерым белгеч яллауга өстенлек бирәләр икән. Онлайн видеоконференцияләр оештыручы дигән һөнәр дә бар.

Кайбер илләрдә үзизоляция, кайберләрендә тулы локдаун кертелгәч, бөтен чаралар онлайнга күчте. Zoom, YouTube кебек виртуаль платформаларда концертлар, җыеннар үткәрергә ярдәм итүчеләрне VR/AR-трансляцияләр оештыручы дип атыйлар. Һәм хезмәт базарын өйрәнүчеләр фикеренчә, бу белгечләргә киләчәктә ихтыяҗ зур булачак, чөнки онлайн чаралар тормышыбызның бер өлешенә әйләнде инде.

Биналарга кергәндә тән температурасын үлчәп торучылар барлыкка килде. Дөрес, безнең илдә монысын да штаттагы хезмәткәрләргә генә куштылар. Эше артса да, хезмәт хаклары артмады. Ә АКШта «температура үлчәүче» дигән аерым вакансияләр барлыкка килгән, ачык чыганакларда язылган мәгълүматка ышансаң, сәгатенә 14-25 доллар (якынча 1060-1894 сум) түләнә, ди.

Яңа һөнәрләр исемлегенә «куар-код» тикшерүчеләрне дә кертәбез. Бу эшне дә бездә хезмәткәрләргә бүлеп кенә бирделәр, шулай да, мәсәлән, Казан метросында аерым кешеләр дә яллаганнар иде. Эш тәкъдимнәре эленә торган сайтларда вакансия шулай дип атала да – «куар-код» тикшерүче.

Бөекбритания, Италия һәм Испаниядә төрле биналарга инфекциядән саклый торган экраннар куючыларга ихтыяҗ бик зур икән.

Хезмәткәрләренең бер өлешен өйдән торып эшләүгә күчергәч, ә офиста утыручыларга социаль дистанция сакларга кирәк булгач, күп кенә компанияләргә биналарының планировкасын үзгәртергә кирәк булды. Интерьерны грамоталы итеп үзгәртә алырдай кешеләргә дә ихтыяҗ арткан. Кайбер төзелеш, ремонт ясау компанияләре хәзер шул юнәлештә генә эшли, ди.

Кризиска каршы менеджер һөнәре пандемиягә кадәр үк бар иде инде, ләкин нәкъ менә шушы ике ел эчендә бу төр белгечләрнең кирәге сизелгән. Белгеч хәзерге шартларда бизнесның көчле һәм көчсез якларын ачыклый, шуның буенча кризиска каршы торырдай эш планы төзи.

Бу ике елда табибларның төп эше – ковидлы авыруларны дәвалау, дисәк, ялгышмабыз. Ләкин башка чирләр дә беркая китмәде бит. Кайбер илләр, шул исәптән Русия дә планлы медицина ярдәме күрсәтүне чикләп торса да, чирләр көтеп тормый. Шуңа күрә телемедицина белгечләренә мөрәҗәгать итүчеләр бермә-бер арткан. Алар онлайн хезмәт күрсәтә, медицина буенча интернет аша гына консультацияләр уздыра.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии