Уеннан – уймак: туган көн фаҗига белән тәмамланган

Уеннан – уймак: туган көн фаҗига белән тәмамланган

Татар телендә бер шәп әйтем бар: уеннан – уймак. 28нче февраль көнне Мәскәүдә булган хәлне дә шулай дип кенә тасвирлап була. Туган көнне бәйрәм итү фаҗига белән тәмамланган: өч кешенең гомере өзелгән, тагын өч кеше авыр хәлдә больницага озатылган. Сәбәбе – акылсызлык.

Инстаграмда миллионнан артык язылучысы булган Екатерина Диденко исемле блогер, 29 яшьлеген билгеләп үтү өчен, Мәскәүдә мунча комплексын арендалаган. Бу блогер дарулар турында сөйләве белән танылган. Үзенең фармацевт дипломы бар, дип тә әйткәне булган. Һәм менә шушы фармацевтның туган көнендә өч кешенең, шул исәптән Екатеринаның ире Валентинның да гомере өзелде. Блогерларның бер гадәте бар: алар һәр адымын фото яки видеога төшереп, язылучылары белән уртаклашып бара. Менә Екатерина да төшереп, инстаграмына кертеп барган. Шул видеоларны карап, фаҗиганең ничек килеп чыкканын аңлап була. Бәйрәм итүчеләр кызык эшләргә була: бассейнга коры боз дигән матдә салып, томан эффекты ясарга һәм шул үзенчәлекле бассейнда йөзәргә уйлыйлар. Бу идея Екатеринаның ире Валентинның (белеме буенча – инженер) башына килә. Алдан коры боз да сатып алган була. Алгарак китеп, шуны да әйтик: Валентин элегрәк тә коры боз белән тәҗрибәләр куя торган булган инде, хатыны Екатеринаның инстаграмында элегрәк төшерелгән видеолар да бар. Менә туган көндә дә бассейнга брикет рәвешендә төрелгән 25 кг коры боз бушаткан. Блогер хатын төшергән видеодан күренгәнчә, коры бозны бушатуга, бассейн өсте «томан»га күмелә. Валентин бу химик матдәнең тән тиресен пешерү үзлегенә ия булуын белгән, күрәсең: кешеләрнең өстендә махсус костюмнар. Тик менә Валентин үзе дә, үзен фармацевт дип атаучы хатыны Екатерина да коры бозның тагын бер үзлеген белмәгәннәр, йә белеп тә санга сукмаганнар, ахрысы. Углекислотадан торучы коры боз бүлмәдәге бөтен кислородны үзенә суыра, кислород килүдән туктагач, баш мие «сүнә». Блогер төшергән видеода кешеләр шаяра-көлә томанлы бассейнга керәләр. Аларга кызык. Берәү чумгач, Екатерина көлә-көлә: «Все, его нет, он умер», – дип шаярта. Тик шаяру чын фаҗигагә әйләнә: бер ир белән хатын шунда ук үлә, Екатеринаның ире Валентин исә больницада җан бирә. Тагын өч кеше реанимациядә – хәлләренең никадәр авыр булуын шуннан чамалагыз.

Башта тикшерүчеләр «бу кешеләр углекислоталы газ белән агуланып үлгән» дип фаразлаган иде, тик соңрак белгечләр икенче төрле сүз әйтте: кешеләр углекислоталы газга исереп, аңнарын югалтканнар һәм бассейнга капланганнар, шул рәвешле батып үлгәннәр. Ләкин шунысы төгәл билгеле: бу кешеләрнең башына коры боз җиткән.

Бу киштә астыннан гына сатыла торган тыелган матдә түгел. Интернетта «коры боз» дип эзләсәң, йөзләгән тәкъдим чыгара. Бер килосы 80 сумнан башлана, күпләп алсаң – аннан да арзангарак чыга. Брикетларда (дозалап бүленгән һәм пресслап катырылган хәлдә) һәм гранулаларда (төрле формаларда прессланган, порошок хәлендәге яки каты матдә рәвешендә) сатыла. Матбугат чаралары язуынча, Екатерина Диденконың ире Валентин да коры бозны бер фирмадан сатып алган булган. Хатынымның туган көнендә шундый шоу ясыйсым килә, дип аңлаткан. «Комсомольская правда» газетасы Валентин белән фирма менеджеры арасында булган смс язышуны чыгарды. Менеджер: «Күпме коры боз кирәген исәпләп чыгару өчен, бассейнның параметрлары һәм техник бирем кирәк. Коры боз ярдәмендә нәрсәгә ирешергә телисез. Шулай ук бүлмәнең яхшылап җилләтелә торган булуы мөһим, югыйсә кислородка сусау барлыкка киләчәк», – дип язган булган. Валентин: «Углекислоталы газ күләмен үлчи торган датчик алдым», – дип җавап биргән. Минем коры боз белән эшләгәнем бар инде, барысын да беләм, дип, тулы инструкцияне тыңлаудан баш тарткан. Фирма менеджеры бу язышуларны Тикшерү комитетына тапшырган, диелә.

Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә. «Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Тик кемне гаепле дияргә дә аптырарсың. Коры бозны саткан фирма дияр идең – алар бу матдәне сату белән рәсми рәвештә шөгыльләнгән, сайтларында коры бозны куллану кагыйдәләре дә эленгән. Коры бозны кулланырга рөхсәт биргән комплекс хуҗалары дияр идең – алар бәйрәм итүчеләрнең нинди шоу ясарга җыенуын белмәгән дә булырга мөмкин. Белә торып та рөхсәт биргән булсалар, тикшерү аларны да гаепле дип таба ала. Шул ук Екатерина Диденконы гаепле дип тапсалар, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе ихтимал, дип белдергән адвокатлар. Шулай ук штраф белән генә дә котылырга мөмкин (ике кечкенә баласы булуын исәпкә алсалар, тикшерүгә ярдәм итсә, зыян күрүчеләргә компенсация түләсә, мәсәлән). Әлегә ул турыда сөйләргә иртәрәк, тикшерү бара.

Ә блогер Екатерина Диденко инстаграмына видеолар төшереп кертә, елый-елый «мин гаепле түгел, барысы да очраклы рәвештә шулай килеп чыкты, безгә «просто не повезло» дип сөйли. «Пусть говорят» тапшыруына да барып кайтты. Үзе әйтмешли, «пиар өчен түгел, халыкка дөресен сөйләү өчен». Сүз уңаеннан: бу хәлдән соң, «подписчиклар»ы саны да 1 млн 600 меңгә җиткән. Тормыш дәвам итә, кыскасы…

ШУШЫ ТЕМАГА

Бу ялларда узган Май чабу бәйрәмнәренең кайберләре дә күңелсез тәмамланды бит әле. Краснодар краенда бәйрәмдә 22 кеше, шул исәптән 21 бала коймак ашап агуланган. ТАСС язуынча, барысын да авыр хәлдә больницага алып киткәннәр. Беренчел диагноз – кискен эчәк инфекциясе. Бәйрәмне бер торак комплексның идарә итү компаниясе уздырган булган.

Мәскәү өлкәсенең Богородский шәһәр округында Май чабу бәйрәме исә үлем белән тәмамланган. 1нче мартта монда «Внедорожная Масленица» дигән фестиваль оештырылган. Бер автомобильне өстерәткәндә, трос ычкынып китеп, ерак түгел басып торган 3 яшьлек кызга һәм аның әтисенә килеп бәрелгән. Бала шунда ук үлгән, 39 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәч җан биргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир батып калган джипны этеп чыгарырга ярдәм итешкән, шуңа күрә кызы да шул тирәдә бөтерелгән.

БЕЛГЕЧ СҮЗЕ

– Коры боз углекислотадан ясала. Йә каты матдә рәвешендә, йә газ хәлендә була. Аны азык-төлек җитештерү өлкәсендә кулланалар: мәсәлән, продуктлар озак вакыт саклансын өчен, шушы коры боз ярдәмендә катырып куялар. Кисәк бик түбән температура белән катырып куйгач, продуктларның файдалы үзлекләре югалмый дип санала, ерак араларга күчереп йөртергә була. Иттарткычтан чыгарылган итне яки камырны суытырга кирәк булганда да рестораннарда шушы матдә ярдәмгә килә. Шулай ук химик шоулар вакытында да коры боз файдаланыла. Күргәнегез бардыр: каты кисәкле матдәдән томан пәрдәсе күтәрелә. Хәзер концертлар, спектакльләр вакытында да ясалма томан җибәрү модага кереп китте – бу очракта да, гадәттә, коры боз кулланыла.

Бөтен химикат кебек үк, коры боз да – куркыныч матдә. Беренчедән, бу боз тәнне бик каты пешерә. Ут кебек кайнар булганы өчен түгел – бик түбән температуралы булу сәбәпле. Каты брикетның температурасы – Цельсий буенча -79 градуска якын. Аның кадәр түбән температуралы матдә тәнгә тисә, бик каты пешерә. Шуңа күрә аны ялангач кул белән тотарга ярамый, перчатка белән тоталар.

Әгәр коры боз ачык һавада яки яхшылап җилләтелә торган бинада томан җибәрү өчен кулланыла икән, ул кеше организмы өчен зыянсыз. Шуңа күрә туйларга химик шоу күрсәтүчеләрне чакыртсаң, гадәттә, ресторан җилләтеләме, дип сорыйлар. Шулай сорарга тиешләр. Ә менә ябык, җилләтелми торган бүлмә эчендә коры боздан томан чыгарсаң, башта баш әйләнә башлый, тора-бара тын кысыла, буыла башлыйсың. Коры боз углекислоталы газ бүлеп чыгара бит, ул бүлмәдәге бөтен кислородны үзенә суыра.

Мәскәүдәге очракта җылы сулы бассейнга коры боз бушаткач, шул мизгелдә үк химик реакция башланган. Бүлмәдә тәрәзәләр дә булмагандыр, шуңа күрә коры боздан чыккан газ тормыш өчен куркынычка әйләнгән. Бассейнга кергән кешеләрнең өстендә саклаучы костюм булган, шуңа күрә аларның тәннәре пешмәгән. Тик углекислоталы газга исереп, аңнарын югалтканнар һәм суда тончыгып үлгәннәр.

Кешене үтерер өчен ничә килограмм коры боз кирәген төгәл әйтеп булмый. Берничә кило да башка җитә ала. Әлеге дә баягы бүлмәнең нинди зурлыкта булуына һәм анда саф һава булу-булмавына карый.

Ирина ИЛЬЧЕНКО, химик

(Чыганак: «Комсомольская правда»)

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк

Бәйрәм итәргә яратабыз инде. Әллә нәрсәләр уйлап табабыз, оештыру эшләрен махсус агентлыкларга ышанып тапшырабыз (хәзерге вакытта җитәрлек алар!), үзенчәлекле бүләк эзләп мәш киләбез. «Үзенчәлекле» булсын дип тырышканда, блогер Екатерина Диденконың туган көнендәге кебек, уеннан уймак та килеп чыгуы ихтимал. Бәйрәмнәрдә һәм көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләр куркыныч булырга да мөмкин. Бәйрәм фаҗига белән тәмамланмасын дисәң, боларны белеп тору комачауламас.

ГИДРОГЕЛЬЛЕ ШАРЛАР (ОРБИЗ)

Бармак башы хәтле генә төрле төстәге кечкенә шарчыкларны хәзер бәйрәмнәрдә бизәү элементы буларак еш куллана башладылар. Күргәнегез бардыр: кристалл сыман шарчыкларны суга салып торалар да алар «үсә». Аларга, мәсәлән, бүлмә гөле утыртып куялар, шул рәвешле бүләк тә итәләр. Менә дигән үзенчәлекле бүләк! Шарчыклар составындагы гидрогель үзе кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгел, тик аны дөрес кулланмау төрле куркыныч хәлләргә китерергә ихтимал. Әйтик, вак шарчыкларны бала-чага йотарга мөмкин. 1,5 см.га кадәр булган шарчыклар алай куркыныч түгел, алар организмнан табигый юл белән чыга. Ә менә аннан зуррак шарчыклар организмнан чыгып китә алмый, эчтә зурая башлый, шунлыктан эчәклекләр тыгыла – кыскасы, ахыры куркыныч тәмамлануы ихтимал, ди белгечләр. Шуңа күрә 3 яшьтән кечерәк балалар булган өйдә гидрогельле шарчыклар тотмау хәерле, булса да – 1,5 см.дан кечерәкләре генә булсын. Онытмагыз: гидрогельле шарлар – уенчык түгел, декор элементы!

ЯШЬ ХИМИК ҖЫЕЛМАСЫ

Хәзер кибеттә шундый җыелмалар сатыла. Бүләккә дә шәп нәрсә. Кызык бит: бала өйдә үзе химик реакцияләр уздырып карый ала, кече яшьтән үк химия белән кызыксына башлый. Тик мондый җыелма алганда, инструкциясен яхшылап укырга һәм яшь маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Кайбер җитештерүчеләрнең «яшь химик җыелмасы» дигәне «олы химик җыелмасы» булып чыга: анда чып-чын химик матдәләр дә була хәтта. Әнә февраль аенда гына Мәскәүдә бер яшьлек малай абыйсының шундый җыелмасындагы колбаны алып, эчендәге сыеклыкны эчкән. Химикат малайның бугазын яндырган, дип хәбәр ителә.

БҮЛМӘ ГӨЛЛӘРЕ

Кайбер бүлмә гөлләре агулы була. Шуңа күрә аларны өйгә алганда да, кешегә бүләк иткәндә дә агулымы-түгелме икәнен белеп алу кирәк. Гөлне алганда ул хакта әйтергә тиешләр. Бүләккә гөл алырга уйласаң, кешенең аллергиясе юкмы икәнен дә сорарга кирәк. Әйтик, барыбыз да белә торган фикус – бик көчле аллерген, аның согы тән тиресен пешерергә дә мөмкин. Тыштан бер гаепсез күренгән молочайның (латинчасы – Euphórbia) сөттәй ак согы – агулы. Йорт хайваннары булып, бу гөлнең яфракларын ашарга теләсәләр, бугазлары пешүе ихтимал. Әлеге сокны күзгә тидерергә ярамый – шулай ук куркыныч.

Чыганак: Правмир

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии