Уч төбендәге милләт Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае үтте

Уч төбендәге милләт Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае үтте

Зур масштаблы әйберне уч төбендәгедәй күрсәтү өчен аның кечерәйтелгән макетын ясыйлар. Бөтендөнья татар конгрессының 30нчы июль – 2нче август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында үткән VIII Корылтай татар милләтенең бүгенге хәлен күрсәтә торган әнә шундый макет булып чыкты. Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтмешли «йөзек кашыклары» (җитәкче «йөзек кашлары» дип әйтергә теләгәндер, дип фаразлыйбыз) җыелган корылтайдан соң туган субъектив нәтиҗә шундый.

ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ МАКЕТЫ

Элекке елларда Казан үзәгендә үтә торган корылтайга быел аэропорт янындагы, ягъни шәһәр читендә урнашкан залны бирүләре төрле фикерләр уятты. «Татарларны читкә сөргәннәр», – дип язучылар да булды интернет-форумнарда. Ләкин без бер шушы факт буенча гына андый нәтиҗә ясарга ашыкмадык. Дөрес, «Казан Экспо»ның урнашуы җайсызрак, анда бару-кайту шактый мәшәкатьле: машинаң булмаса, такси яллап бару бик кыйммәткә төшә, шуңа күрә оештыручылар билгеләгән автобусларны көтеп йөрергә кала, ә бу иртәдән кичкә хәтле (программа шулай төзелгән иде) шул залда «яшисең» дигән сүз. Алдан белеп, җылы киемнәреңне алып килсәң ярый да ул. Җәйге эссе көнгә алданып, юка киенгәннәр урамга чыккалап җылынып керергә мәҗбүр булды – кондиционерлар бертуктамый эшләп тору сәбәпле, бинада шактый салкын. Милләт дигәндә, анысына гына түзәсең инде. Аның каравы, «Казан Экспо»ның мәйданы зур. Илһам Шакиров исемен йөртә торган концертлар залы гына да 3000 кешене сыйдыра. Оештыручылар корылтайның монда узуын, күбрәк кешене чакырырга теләдек, дип аңлатты да. Рәсми саннар буенча, җыенда 35 илдән, Русиянең 77 төбәгеннән җәмгысе 1500 делегат катнашты. Кайбер илләрдән милләттәшләребез чакырылса да килми калган. Оештыручылар моны сәяси сәбәпләр белән түгел, билет бәясе кыйммәтләнү, юлның озынаюы белән бәйләп аңлатты. Юл хакын делегатлар үзләре түләгән.

1нче август көнне корылтай делегатлары җиде секциягә бүленеп эшләде, барлык утырышлар да «Казан Экспо»да узды. Элекке еллардагы корылтайларда секцияләр Казан үзәгендә төрле биналарда – Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм башка мәйданчыкларда оештырыла иде. Берьюлы берничә теманы колачларга теләүчеләргә, шул исәптән без, журналистларга да, бу шактый кыенлыклар тудырды: барысы да үзәктә урнашса да, бер бинадан икенчесенә барып җитү вакытны ала, бөтенесенә өлгереп тә булмый. Быел барысы бер бинада буласы дигәч, әз-әзләп булса да бөтенесен дә тыңларга өлгерәбез икән, дидек.

Урынга барып җиткәч, алай булмаячагы аңлашылды. 1500 татар барысы да бер бинада, бер урында, ләкин төрлесе төрле якка чәчелгәннәр, кая барасын, нәрсә эшлисен белүчеләр сирәк. «Фәлән секция фәлән бүлмәдә була, ул фәлән җирдә урнашкан, менә моннан барасы», – дип юл күрсәтеп торучылар юк. Ә без юл күрсәтүгә, кайвакыт җитәкләп үк йөртүгә күнеккән. Нәтиҗәдә, озын коридорда «Кая барасы соң?», «6нчы секция кайсы бүлмәдә була?», «103нче бүлмә кай тирәдәрәк икән?» дип адашып йөрүчеләр булды. Үзе эзләгән бүлмәне тапкач та, монда керимме икән, әллә тегесенә барыйммы, дип сайланучылар очрады. Ахыр чиктә, күпчелек «Мәдәният» дип язылган бүлмәнең ишеген ачты – таныш тема бит. Иң күп кеше шул секциядә иде. Тәрбия, мәгариф турындагы секция буласы бүлмә ишек төбендә коридорда милли киемле абзый гармун уйнап торды. Шунда ук бәлеш алып килеп куйганнар (сабалар эше, диделәр), милли тәрбия турында сөйләшергә җыелучылар чират торып милли ризыгыбыз белән фотога төште. Иң җанлы, шаулап торган секция эшмәкәрләрнеке иде. Эшләргә күнеккән, вакытның акча икәнен белгән татар эшмәкәрләре сүзне кыска тотты, чыгышлары тәгаен мисалларга һәм тәкъдимнәргә бай булды. Әлеге секцияне алып барган Ринат Насыйров (Төмән өлкәсе) та көр тавышы, җор сүзе белән бөтен залны яңгыратып торды, йоклап китәргә ирек бирмәде. Ә татар матбугаты турындагы секциягә башкалардан читтә, беренче катта иң кечкенә бүлмә бирелгән иде. Бүлмәләрне эзләп мәшәкатьләнеп тормыйча, корылтайны коридордагы йомшак диваннарга утырып кына уздыручылар да күренде. Иң мөһиме татарлыкның төп күрсәткече – түбәтәй һәм калфаклар киелгән иде. Милли шура утырышында 75 әгъзаның (залда шуларның 55е утыра дип санадык) нибары икесе генә: «Без нинди резолюция кабул итәбез соң? Проекты кайда?» – дип сорады (бу хакта тулырак – 4нче биттә). Калганнар дәшми утырды... Бер факт буенча гына нәтиҗә ясап булмый, ләкин менә боларның барысын җыйгач, макет барлыкка килә дә инде.

СӨЕМБИКӘГӘ – УРАМ, ЭШМӘКӘРЛӘРГӘ – ПРЕМИЯ

Секцияләрдә чыгышлар бүләкләүләр, котлаулар, рәхмәтләр, мактанулар, кунакка чакырулар, шәхси бизнесларны рекламалауларга бай булды. Монысы да милләтнең күрсәткече. Безгә аларыннан һәм «без фәләнне эшләдек» дип хисап тотулардан бигрәк, делегатлар корылтайга җиткергән тәкъдимнәр кызыклырак иде – шуларны барладык. Бүген интернет киң колач алган заманда хисапны онлайн рәвештә дә тотып була (шулай эшлибез дә – ясаган һәр адымны интернетка, социаль челтәрләргә куеп, күрсәтеп барабыз бит), ә бөтен дөньядан татарлар Казанда милләткә файдалы тәкъдимнәр әйтү, карарлар кабул итү, эш планы кору өчен җыела торганбыздыр бит?

Шунысы игътибарны җәлеп итте: берничә секциядә милләтнең атаклы шәхесләрен барларга, күрсәтергә кирәк дигән тәкъдим яңгыраган – моны секцияләрне алып баручылар корылтайның беренче утырышында әйтте. «Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына фикер алышуда, мәсәлән, төбәкләрдә җирләнгән татар мәшһүрләренең каберләрен барлау, тәртиптә тоту, алар туган, яшәгән җирләрдә истәлек такталары кую программаларын булдырырга кирәк, дигән идеяләр әйтелгән. «Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре» дигән аерым секция дә бар иде. Анда Сөембикә исеме белән Казанның бер урамын атау тәкъдиме әйтелгән. «Һәйкәлен Касыймга алып барып куйдык инде. Һәйкәл куя алмасак, Казанда берәр урамга исемен бирергә кирәк. Ләкин ул үзәк урам булсын», – диде әлеге секция эше буенча хисап тоткан галим Дамир Исхаков. Ул шулай ук татарның атаклы шәхесләренә багышланган аерым конференцияләр уздыру кирәклеген дә җиткерде. Президиумда тыңлап утырган Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бу тәкъдимне күтәреп алды. Үзәк урамга Сөембикә исемен бирергә дигәнгә фикер белдереп тормады.

Күпләр конгресстан, ә димәк, Татарстаннан матди ярдәм сораган. Төбәкләрдә татар газеталары нәшер итүчеләргә – грантлар һәм җиһазлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә – ярдәм фонды, хәтта татар эшмәкәрләре һәм меценатларга да премия, ниндидер мактау билгесе кирәк. Сарытау өлкәсеннән килгән эшмәкәр, җирле милли-мәдәни татар автономиясе башкарма комитеты рәисе Мөхәммәд Мадьяров нинди мактау билгесе ясыйсын да әйтеп бирде: ташка кагылган кадак.

Кадрлар кытлыгы турында өч секциядә – матбугат, дин һәм милли тәрбия темаларына багышланганнарында сүз булган. Хәер, өченчесе буенча хисап тотучы: «Милли кадрлар әзерләү эшен дәвам итәргә, белем бирү оешмаларында мәгълүмати технологияләрне дә кулланып заманча билингваль мохит булдырырга, татар телен популярлаштыру максатыннан социаль челтәрләр мөмкинлеген киңрәк кулланырга», – дигән рәвештә генә нәтиҗә чыгарып куйды. Милли тәрбия буенча корылтай дәрәҗәсендә күтәрерлек проблемалар, резолюциягә кертүне сорарлык тәгаен тәкъдимнәр юк, ахрысы.

Без кергән мәлдә дин турындагы секциядә яучы Наилә абыстай Җиһаншина: «Донецк һәм Луганск республикалары да Иншаллаһ Русия составында булачак, дигән өметләребез бар. Аларда да хәйрия акцияләре үткәрергә ниятлибез», – дип сөйләп ята иде...

Конгресс белән җитәкләшеп эшләүче төп ике министрлык – мәдәният һәм мәгариф министрлыклары вәкилләре дә үз эшчәнлекләре буенча хисап тотты (мәдәният министры магистратурага керергә имтихан тапшырып йөри, мәгарифнеке отпускыда булып чыкты, шуңа күрә урынбасарлары гына чыгыш ясады). Аларны тыңлагач та, бездә барысы да ал да гөл икән, дигән уй туды. Мәдәният министрлыгы фестивальләр, конкурслар һәм, онытылып кала күрмәсен тагын, Сабан туйлары уздыра, төбәкләргә гастрольләр оештыра, һәйкәлләр ача. Мәгариф министрлыгы туган тел дәресләрен хәзерге күләмдә саклап кала алдык, төбәкләрне дәреслекләр белән тәэмин итәбез, 28 төбәктә 1000гә якын мәктәптә, шулай ук якшәмбе мәктәпләрендә, махсус курсларда татар теле укытыла, дип шатлана. Ул курсларны конгресс та, мәгариф министрлыгы да түгел, татар энтузиастлары оештыра, ләкин хисапта анысын әйтеп тормасаң да була.

«Ә НӘРСӘ СОҢ УЛ СТРАТЕГИЯ?»

Делегатларның уртача яше – 49. Иң өлкән делегатка – 88, иң яшенә 18 яшь. Күпчелек, әлбәттә, олылар, хәтта бик олылар. Шулар арасыннан яшьләрне – 30-35 яшьлекләрне «чүпләп» алып: «Татарларның үсеш стратегиясен беләсезме?» – дип сораштык. Дөрес, башта «Стратегияне тормышка ашыру буенча нәрсәләр эшлисез?» дигән провокацион сораудан башлаган идек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018нче елда Милли шураны булдырган вакытта аңа төп бурыч итеп татарларның үсеш стратегиясен әзерләүне кушкан иде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та соңгы вакытта матбугатка биргән интервьюларында үзләренең төп казанышы дип шул стратегияне әзерләүне атады. 2020нче елның 30нчы августында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән чакка туры китереп, Милләт җыены дип аталган утырышта кабул иткәннәр иде аны. Башта «үсеш стратегиясе» булырга тиешле документ «Татарларның гамәл стратегиясе» булып чыкты һәм аның төп эчтәлеге «Татарлыгыбызны сакларга кирәк» дигән гомуми өндәмәдән генә гыйбарәт. Һәр татарга барып җитәргә тиеш, дигән бурыч куелса да, ике ел узганнан соң һаман да барып җитмәгән булып чыкты. Корылтайда без сүз каткан яшьләр: «Ә нәрсә әле ул стратегия?» – дип аптырагач, сорауны үзгәртеп бирә башладык: «Стратегия турында беләсезме?». Ишеткәннәре дә юк. Бик сирәкләре – милли хәрәкәткә якынрак торучылары – ишеткәннәр, ләкин нәрсә турында икәнен белмиләр. Яшьләр стратегиясез-нисез генә дә үз эшләрен башкара. Казахстанның Җидепулат шәһәрендә яшәүче Диләнур Ахунҗанова татар теле дәресләре башлап җибәргән, өч төркем тупладык, дип сөенеп сөйләде. Өч ел ярым элек Казаннан Согуд Гарәбстанына күченгән Алия белән Нияз Ихсановлар төрле провинцияләрдә яшәүче татарларны туплаганнар. Алия, Согуд Гарәбстаны һәм Оманда яшәүче татар кызлары белән бергәләп, гарәп илләрендә һәм Төньяк Африка дәүләтләрендә яшәүче татарлар белән онлайн җыен оештырган, аларның аралашу каналын булдырган. Көз көне каз өмәсе оештырырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, ул корылтайга ике кечкенә кызын – Хәят белән Чулпанны ияртеп кайткан. Балалар үзара татарча аралаша.

«Стратегия белән танышып чыгар идек», – дип теләк белдерде яшьләр. «Әллә нәрсә өмет итмәгез», – дип күңелләрен төшереп тормадык (сүз уңаеннан, стратегия тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында бар: tatar-congress.org). Ә олы яшьтәгеләр, күп еллардан бирле конгресс белән элемтәдә торучылар стратегия белән таныштыр, дип уйлап, аларга мөрәҗәгать иттек. Нәрсәдән гыйбарәт икәнен алар да белми булып чыкты. Шулай да олылар тәҗрибәлерәк, хәйләкәррәк. «Стратегияне тормышка ашыру буенча нәрсә эшлисез?» – дигән сорауга: «У-у, бик күп эшлибез. Санап бетерерлек түгел», – дип җавап бирәләр. Һәм елмаеп китеп баралар. Хәер, гомуми өндәмә рәвешендәге стратегияне шулай гомуми «эшлибез» белән генә гамәлгә ашыруларына аптырарга да кирәкми инде...

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии