Заманасы нинди – низаглары шундый

Заманасы нинди – низаглары шундый

Йодрык ярдәмендә мөнәсәбәтләр ачыклауның тагын бер төрен аерып чыгарсак була: интернетта ата-аналарның аралашу төркемендә талашып китеп, гауганың чын тормышта дәвам итүеннән гыйбарәт ул. Әллә заманы шундый, әллә пандемия «җимеше» шунда: андый очраклар күбәеп китте. Виртуаль низаг чынбарлыкта үлем белән тәмамланган хәл дә булды хәтта.

Йодрык белән генә дә калмый. Әле узган атнада гына Санкт-Петербургның Торез проспектында 27-35 яшьлек алты ир-ат очрашып, травматик һәм газ пистолетларыннан атышканнар. Ниндидер криминаль банда әгъзалары түгел бу, балалары бер класста укучы аталар. Югары белемле ирләр, барысының да яхшы эше бар, араларында хәтта табиб та булган, дип ассызыклап яза «Фонтанка». Бактың исә, болар мессенджерда ата-аналар аралаша торган төркемдә нәрсәдер бүлешә алмаганнар, кызып киткәннәр һәм эштән соң «күрешеп» алырга уйлаганнар икән. Очрашуга пистолетлар белән килгәннәр. Полиция бүлегендә «без бер-беребезгә атмадык, һавага гына аттык» дип аңлатканнар. Вак хулиганлык турында беркетмә төзегәч, сугыш чукмарларын кайтарып җибәргәннәр.

Төньяк башкалада ата-аналарның беренче тапкыр гына сугышуы түгел инде бу. Узган ел февраль аенда ике ана кеше талашып, берсе икенчесенә пычак белән кадаган иде. Балалары бакчада бер төркемгә йөрүче бу аналар мессенджерда төркемдә ни сәбәпледер бәхәсләшеп киткәннәр. Смс-бәхәс әнә шулай тәмамланган. Ике хатын да больницага эләккән, икесе дә үзен зыян күргән як дип саный һәм икесе дә полициягә гариза язарга җыена, дип хәбәр иткән иде матбугат чаралары алар турында.

Әле болары ярыйсы дигән хәлләр. Быел октябрь ахырында Волгоградта булган очрак үлем белән үк тәмамланды бит. Бу хакта газетабызда кыскача гына хәбәр биргән идек инде. 23нче октябрьдә Волгоград шәһәрендә 6нчы «Б» классы укучыларының әти-әниләре уртак чатта урыс теленнән тест эшләү турында язышып китәләр. Укытучы өй эше итеп биргән тестны билгеле бер вакыт эчендә чишәргә кирәк була. Анна исемле ана һәр кешегә тестка керү өчен пароль җибәрәсен яза. Тик бу вакытта кайбер балалар юлда яки өстәмә дәрестә була. «Тестны билгеләнгән вакытта эшләргә өлгермибез», – дип яза шушы класста кызы укучы Роман Гребенюк. «Юлда барганда эшләгез», – дип яза Анна. Язышу бәхәскә әйләнә. Романның «Вопрос надо решать, а не сопли жевать» дигән смсы ана кешене чыгырыннан чыгара. Виртуаль талашу барышында Анна Романга: «Син үзеңне үлемсез дип саныйсыңмы әллә? Миңа мондый нәрсәләр язарга…» – дип тә сырлый. Аннаның ире Арман да Романга янаулы смслар җибәрә – анысы инде ата-аналар чатында түгел, шәхси смс итеп. Эш урынына «разборка»га да килә хәтта. Шул ук көнне кичке алтылар тирәсендә Аннаның абыйсы Арсен Мелкоян банкта Романга ташлана, башына берничә тапкыр тимер предмет белән суга – баш сөяген чәрдәкләрлек итеп. Комага киткән Роман 1нче ноябрь көнне больницада үлә. 12 яшьлек кызын үзе генә тәрбияләгән булган, ул кыз хәзер ятим.

Романны кыйнаган Арсен, гаебен танып, үзе полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның гаебе билгеле. Ләкин зыян күргән якның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Шота Горгадзе үлемгә Анна һәм аның ире дә сәбәпче булган, алар да җәзага тартылырга тиеш, дип белдерде. Нәтиҗәдә, низаг Анна белән башланган, ул иренә зарланган, ире дә Романга янап язган бит. Аннаны низаг тудыручы дип таныдылар инде.

Психологлар чатта башланган низагның тормышта дәвам итүен халыкның эмоцияләре киеренке хәлдә булуы белән бәйләп аңлата. Коронавирус, балаларның өйдә укуы, күпчелек ата-аналарның да өйдән эшләүгә күчүе, яисә гомумән эшсез калуы – болар барысы да төшенкелеккә, депрессиягә сәбәп булды. Нерв кыллары соң чиккә җиткәнче тартылган кешеләр аралашу төркемендә кыек әйтелгән бер сүз өчен дә кулларына тимер кисәге яки пистолет тотып «разборка»га чыга башлаган икән, монда уйланырга урын бар инде…

Виртуаль талашулар чын тормышта дәвам итә башлагач ук, «кайсы депутат андый аралашу төркемнәрен тыярга тәкъдим итәр икән?» дип уйлый башлаган идек. Русиядә бу гадәти хәл чөнки: бер чиктән икенче чиккә атылабыз. Ләкин бу юлы депутатлар озаграк уйлады булса кирәк, профсоюз җәһәтрәк булып чыкты. Петербургта булган хәлдән соң, мәгариф хезмәткәрләренең «Учитель» дип аталган профсоюзы мессенджерларда ата-аналарның аралашу төркемнәрен тыярга тәкъдим иткән. Иң яхшысы – икенче бер аралашу мәйданчыгы, әйтик, мәктәп сайтында махсус форум булдырырга, аралашуны күзәтеп бару өчен бер модератор билгеләргә, дигәннәр. Кемдер ярамаган сүз язса, модератор аны «блок»ка җибәрә, ә язганын бетереп ата ала – мондый форумнар шулай эшли. Федераль матбугат чаралары «Учитель» профсоюзы рәисләренең берсе – Марина Балуеваның сүзләрен китерде. «Петербургтагы кебек очраклар халыкта диалог алып бару культурасы булмавын күрсәтә. Ул социаль челтәрләрдә аралашудан да күренә иде инде. Тик ата-аналарның бу дәрәҗәгә үк барып җитүе бик куркыныч. Шуңа күрә моны ничектер көйләргә кирәктер дип уйлыйбыз», – дигән ул.

Алайга китсә, бөтен интернетны тыярга кирәк инде. Ата-аналарның аралашу төркемен ябып кына проблема юкка чыкмый, талашасы килгән кеше башка юлын, башка төркемнәрне табачак бит ул. Шул ук мәктәп сайтындагы форумны пычратучы да табылачак. Мондый чынга ашмас тәкъдимнәр белән чыкканчы, шул ук профсоюзлар, мәсәлән, аралашу төркемнәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен чыгарса, файдалырак булыр иде. Тыю – кулайрак ысул, әлбәттә. Ә өйрәтү – нәтиҗәлерәк. Кайсын сайлыйсың бит…

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Аралашу төркемендә утырып, ничек акылдан язмаска?

Балалары бер класста укучы ата-аналарны мессенджерлардагы төркемнәргә дуслык түгел, ихтыяҗ берләштерә. Анда укытучы өй эшләрен, класстан тыш чаралар турында язарга мөмкин, шулай ук ата-аналар белергә тиешле башка әһәмиятле хәбәрләр белән уртаклашу урыны да ул. Хәбәрне һәр кешегә аерым-аерым җибәреп утырганчы, бөтен ата-ана да тупланган уртак бер төркемгә юллау кулайрак бит. Кызык өчен түгел, кирәк өчен булдырылган андый төркемнәрдә аралашу кагыйдәләрен алдан ук билгеләп куйсагыз яхшы.

УКЫТУЧЫ КОЛАГЫНА

Файдалы мәгълүмат белән уртаклашып бару өчен аерым бер чат булдырыгыз. Әгәр дә ата-аналар төрле темаларга фикер алышырга, бер-берсенә хәерле иртә теләп төрле матур картинкалар җибәреп утырырга телиләр икән, моның өчен аларга үзләренә икенче бер төркем булдырырга тәкъдим итегез. Чөнки андый артык мәгълүмат бик күп вакытны да, көчне дә ала. Укытучы булган төркемдә дөрестән дә файдалы мәгълүмат кына бирелергә тиеш: өй эшләре, мәктәптә буласы чаралар турында белдерүләр, уку белән бәйле хәбәрләр. Төркемдә хәбәрне фәкать укытучы гына яза ала торган итеп көйләп була – шул функциядән файдаланыгыз. Алай эшләсәгез, ул төркемдә башка кеше смс яза алмаячак, димәк сез җибәргән файдалы мәгълүмат та күмелеп калмаячак. Әгәр кемдер сез җибәргән хәбәрне аңлап бетермәгән булса, сезгә аерып язып сорарга яки башка ата-аналар белән хәбәрләшергә мөмкин. Онытмагыз: мессенджерда мәктәп/класс төркемендә язышу – ул шулай ук эш. Ә эшнең билгеле бер вакыты һәм кагыйдәләре булырга тиеш, ата-аналарга да шуны аңлатыгыз.

АТА-АНАЛАР КОЛАГЫНА

Аралашу төркемен булдыручы кеше башта ук кагыйдәләрне билгеләп куйсын. Мәсәлән, юк-бар язышмыйбыз, бу төркемдә үзебезнең бизнеска реклама ясамыйбыз, кайнатма рецептлары белән уртаклашмыйбыз, шәхесне мыскыл итмибез, сүгенмибез һәм башка кагыйдәләр куярга була. «Җәза» буларак, кагыйдәне бозучыны билгеле бер вакытка «блок»ка җибәреп торырга мөмкин.

Төркемдә берәү модератор (администратор) ролен башкара – ул иң актив һәм иң адекват ата/ана кеше булса яхшы. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкканда да, үтемле сүзе белән башкаларны тынычландыра алырдай кешене сайларга тырышыгыз.

Мондый төркемнәрдә кайвакыт бертуктамый язышалар – секунд саен смс килгән тавыш чыгырыңнан чыгара. Иң яхшысы – чатның тавышын бетереп кую («отключить уведомления» дигән функция). Буш вакытың булгач кына смсларны кереп укыйсың.

Ата-аналар төркеменә төнлә яки иртә таңнан язмагыз. Хәтта тавышсыз режимга куйган булса да, йокы вакытында гомуми чатта язылган смслар кешенең ачуын чыгара.

Кайберәүләр смс язарга иренә һәм аудио белән яздырып җибәрә. Өй эшен тәфсилләп аңлатуны шулай яздырсалар бер хәл, юк бит, кайберәүләр «безнекеләргә нинди өй эше биргәннәр ул?» дигән сорауны да аудио белән җибәрә. Калган ата-аналар сезнең аудионы тыңлап утырырга мәҗбүр. Шуңа күрә текст белән язарга тырышыгыз.

Ниндидер сорау бирер алдыннан төркемдә нәрсә язышканнарын укып чыгыгыз. Бәлки, сез бирәсе сорауны 10 кеше сораган булгандыр инде.

Гомумән, төркемдә хәтта бәхәсле темаларга язышканда да бер-берегезгә хөрмәт белән карагыз, кимсетмәгез, кешенең хатасын төзәтмәгез, сорамасалар өйрәтмәгез. Бу кешеләр белән кайчан да булса йөзгә-йөз күрешәсе, әйтик балаларның Соңгы кыңгыравында янәшә торасы булачак – шуны онытмагыз.

ШУШЫ ТЕМАГА

Социаль челтәрләрдә «тукмашучылар» бер ата-аналар гына түгел. Бүген төрле мессенджерларда – ватсап, вайбер, телеграмда йөзәрләгән кешене берләштерә торган аралашу чатлары (инглизчә chatter – «болтать» дигәннән алынган) ясап була. Төркемдәшләр, хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар, тагын әллә кемнәрне берләштерә торган чатлар бар. Смартфоны һәм интернетка керү мөмкинлеге булган һәр кеше бер генә булса да шундый төркемдә тора. Яңа чынбарлык бу. Ул чынбарлыкны да яшәешнең бер өлеше дип кабул итә, гамәлләреңне дә шуңа карап кыла башларга вакыт.

Быел ноябрь уртасында ватсапта шундый гомуми аралашу төркемендә сүгенү сүзе язган өчен Казанда бер хатынны судка биргәннәр. Һәм суд аны гаепле дип тапкан.

Мәгълүматның чыганагы – «Казанский репортер» язуынча, Казанда күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр ТСЖга күчәргә уйлаганнар. Подъезд төбендә җыелышып сөйләшүләр юк бит инде, күршеләр ватсаптагы уртак төркемдә фикер алыша башлаганнар. Аралашуда 20ләп кеше катнашкан. Кемдер ТСЖга күчүне яклаган, кемдер идарә итүче компаниядә (УК) калырга теләгән. Виртуаль аралашу барышында бер хатын-кыз Ленар исемле күршесен «өч хәрефкә» җибәргән. Аның фамилиясен дә атамаган, хәтта Ленар дигән бу кеше үзе әлеге төркемдә булмаган да. «Яхшы ниятле» берәр күршесе бу «өч хәреф» турында җиткергәндер, күрәсең – Ленар тоткан да теге хатынны судка биргән. Дәгъвачы үзенә адресланган сүгенү сүзен шәхесне мыскыл итү дип тануларын сораган. Һәм суд аның дәгъвасын канәгатьләндергән. Мировой суд күршесен виртуаль рәвештә «өч хәреф»кә юллаган хатынга мең сум штраф билгеләгән, Казан шәһәре Совет районы суды шул карарны гамәлгә керткән. «Судья, минем практикада бу беренче мондый очрак, дип белдерде. Шуңа нинди карар чыгарырга белми аптыраган. Ә мин моны болай гына калдырырга җыенмыйм, Татарстан Югары судына шикаять итәчәкмен», – дип сөйләгән «Казанский репортер»га штраф җәзасы алган хатын. Сүзен тормышка ашыргандырмы – ул турыда әлегә мәгълүмат юк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии