Депутатка «гадел» хөкем – 5 мең сум штраф

Депутатка «гадел» хөкем – 5 мең сум штраф

Ни дисәгез дә, безнең илдә гаделлек бар инде, җәмәгать. Гадел хөкем дә бар. Узган атнада Курган өлкәсендә бер депутатка гадел җәза бирделәр әнә. Бер хатынны кыйнаганы өчен 5 мең (!) сум штраф салдылар.

Кыйнаган дип, кыйнамаган да инде өлкә Думасы депутаты Виктор Семенов ул хатынны. Үзе әйтүенчә, бер генә тапкыр суккан. Анысы да ялгышып кына. Ә ул «ялгыш кына» сугу аркасында теге хатынның башына кан сауганга, шул сәбәпле бер ай больницада ятып чыгуына депутат гаепле түгел бит инде. Шундый нәзберек булган баш гаепле. Аннан соң, яхшылап уйлап карасаң, гаеп хатынның үзендә үк әле. Депутат хәтле депутатка кисәтү ясарга җөрьәт иткән бит ул!

Вакыйга болай булган: 2017нче елның 6нчы маенда, ягъни үзенең туган көнендә депутат Виктор Семенов салып алган һәм балконга тәмәке тартырга чыккан. Үз фатирындагы балконгадыр инде ул, депутат башы белән коридордагы гомуми балконга чыгып йөрмәгәндер – чыганакларда анысы әйтелми. Күрше хатынына Семеновның балконда тәмәке тартып торуы ошамаган һәм ул аңа кисәтү ясаган. Монысы инде Семенов әфәндегә ошамаган. Депутат та бул, тагын сиңа «гади халык» нәрсәдер өйрәтеп тә маташсын, имеш. Менеп төшкән инде берне хатынга (балконнан сузылып кына суккандырмы, әллә теге хатынның өенә бәреп кергәндерме – анысы да мәгълүм түгел). Әле ярый гадел илдә яшибез! Җәзасыз калмаган депутат. Ел ярым дигәндә, ниһаять, суд эшләрен төгәлләп, түп-түгәрәк 5 мең сум штраф салып куйганнар үзенә.

Депутатны Җинаять Кодексы буенча хөкем итеп маташмаганнар инде. Административ хокук бозулар Кодексы буенча гына хөкем иткәннәр. Кодексның 6.1.1нче маддәсе «Кыйнау» («Побои») дип атала, ләкин мондый аңлатмасы бар: «кыйнау нәтиҗәсендә кешегә физик авырту тудыру, ләкин ул кыйнауның җинаять җаваплылыгына тарта торган нәтиҗәләргә китермәве». Бу маддә буенча хөкем ителгән кешегә 5 мең сумнан алып, 35 мең сумга кадәр штраф; яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу; яки 60 сәгатьтән алып, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш җәзасы каралган. Депутат Семенов лаеклы җәзасын алды, моның өчен гадел Русия судына рәхмәт!

«КЫЙНАМАДЫМ – ТИЕП КЕНӘ КИТТЕМ»

Җәзасын да биреп торалар инде үзе, ләкин депутатларыбыз тәки кул-аякларына хуҗа була белми. «Депутат фәләнне кыйнаган, депутат төгәнне типкәләгән» дигән хәбәрләр күренгәләп тора. Әле без киң җәмәгатьчелеккә чыккан очракларны гына беләбез. «Депутат кагылгысызлыгы законы» буенча күпме кыйнау очраклары халыкка әйтми-нитми генә йомыладыр. Зыян күргән «гади халык»ка компенсация-мазар да түләп тормыйлардыр әле.

Федераль үзәктәге һәм үз төбәкләрендәге олы абзыйлардан үрнәк алып, авыл советы депутатлары да бәйдән ычкынгалап алгалый. Әлеге дә баягы «гади халык»ны санга сукмауны, кешегә санамаганны әйткән дә юк инде, шуңа өстәп, кул-аяклар да хәрәкәткә килгәли. Шундый бер хәл әле күптән түгел генә – быел 12нче июньдә булды. Чиләбе өлкәсенең Рымникский бистәсендә информатика укытучысы, шул ук вакытта сельсовет депутаты да булган 26 яшьлек Рифат Юмакаев 16 яшьлек мәктәп укучысын кыйнаган. «Кыйнады» дип тикшерүчеләр генә әйтә дә, журналистлар гына яза инде. Депутат-укытучы үзе: «Мин малайга «эчеп йөрмә» дип кисәтү ясадым, ул миңа дорфа итеп җавап бирде, шуңа күрә яңагына берне менеп төштем», – дип аңлаткан. «Яңакка менеп төшү» нәтиҗәсендә 16 яшьлек малайның баш сөяге сынган, баш мие селкенгән, күзлеге ватылып пыяласы күзенә кергән һәм сул күзенең мөгез катлавы җәрәхәтләнгән, күз алмалары контузия алган. Ә тикшерү версиясе буенча, вакыйга болай булган. 12нче июньнең безнең илдә нинди бәйрәм икәнен беләсез инде. Бу көнне иптәшләре белән урамнан баручы 16 яшьлек малай укытучысының (һәм берочтан депутатның да!) салмыш булуын күреп алган һәм аңа кисәтү ясаган (кисәтү ясарга йөрәкләре җитә торган кешеләр бар икән әле!). Нәтиҗәдә, 26 яшьлек ир-ат дүрт тапкыр аның йөзенә менеп төшкән.

Бу укытучы үз теләге белән эшеннән киткән инде. Өлкә прокуроры ярдәмчесе Наталья Мамаева әйтүенчә, ир-атка карата Җинаять Кодексының 111нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча («Күрә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу») «Эш» кузгатылган инде. Рифат Юмакаев Кургандагы коллегасы Виктор Семенов кебек 5000 сум белән генә котыла алмастыр, мөгаен. Депутат кына булса, бәлки, котылыр да иде, укытучы да булуы харап иткән аны. Укытучыларга хәзерге заманда җәза каты шул.

Депутатның кыйнаган кешесе «гади халык» булмаска да мөмкин. Бу елның 9нчы февралендә Пермьнең «Бердәм Русия» фиркасе депутаты Александр Телепнев танылган музыкант диджей Smash-ны кыйнап «дан» казанган иде. Диджей Пермьнең бер төнге клубына чыгыш ясарга килгән булган. Дусты Сергей Ванкевич белән бергә депутат Телепнев та шушы клубка килгән. Һәм музыкант, имештер, исерек Ванкевич белән селфи төшүдән баш тарткан, шуңа күрә депутат Телепнев диджейның башта йөзенә суккан, аннары типкәләгән. Концерт куярга дип килгән музыкант Пермьнән теш казналыгы һәм бит сөяге сынып, баш сөяге травмасы алып кайтып киткән. «Гади халык» кына булса, ничек булып беткән булыр иде, ләкин танылган музыкант моны болай гына калдырмаган, билгеле. Бу елның 29нчы сентябрендә депутат Телепневка да, ул «яклап чыккан» дусты Ванкевичка да ике ел бирделәр. Депутат, билгеле инде, гаебен танымаган. «Безне төрмәгә илтеп тыгуда Мәскәү кулы – андагы юньсез артистлар кулы гына уйнады. Шулар аркасында мин – күп балалы ата – чын срок алдым», – дип зарланган бичара депутат Пермьнең «Звезда» газетасына. Күбрәк зарланса, амнистия-мазарга да эләгеп куймасмы әле. Чит-ят кеше түгел бит, үзебезнең депутат!

«Безнең парламентарийларның акылга сыймый торган закон проектларын, тәкъдимнәрен үз-үзләренә пиар дип кенә атый алам мин. Алар халыктан аерым чынбарлыкта яши, үзләреннән өстәге җитәкчеләргә генә түгел, халыкка да буйсынырга тиешлекләрен аңламый. Депутатларның сайлаучылар алдында бер грамм җаваплылыгы калмады»

Политолог Елена Шестопал

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Без, журналист халкы, көн-таң атса, депутатларга рәхмәт укыйбыз. Әле ярый тузга язмаган законнар уйлап табалар, тузга язмаган сүз сөйлиләр, тузга язмаган эшләр эшлиләр – әллә ниләр кыланалар, кыскасы, безгә язарга җим биреп кенә торалар. Күптән түгел генә Саратовның хезмәт, мәшгульлек һәм миграция министры Наталья Соколова (хәзер инде – элеккеге министр) 3700 сумга яшәп була дигән сүзе белән танылган иде. Башка коллегалары да кимен куймый.

Депутат Роман Худяков берзаманны: «Йөз сумлык акчаны алыштырырга кирәк. Андагы рәсем – порнография!» дип чыккан иде. 100 сумлык акчада Аполлон сыны сурәтләнгән. Депутат шул сынның, ягъни Аполлонның… җенес әгъзасын күреп алган. «Балаларны зыянлы мәгълүматтан саклау» турындагы закон буенча, 100 сумлыкны тыярга, диде депутат. Тыңламадылар, алыштырмадылар. Роман Худяков үз балаларына 100 сумлык бирмидер инде, 5 меңлекләр генә тоттырадыр – анысында җенес әгъзасы күренми бугай бит.

Санкт-Петербург депутаты Игорь Коровин Мариин сараена шаман чакырткан иде. Җирле рухлар белән элемтә булдырырга ярдәм итсен өчен. Халык белән уртак тел тапмагач, бар өмете рухларда булгандыр депутат әфәнденең. Берничә елдан соң Коровин парковкада инвалид пенсионерны кыйнап, җинаять эше фигуранты булды.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Депутатның хезмәт хакын алып карыйсы иде…»

Ай башында газетабызда «Ай-һай хәлләр: депутат һәм халык» дигән темага бәйге игълан иткән идек. Бу тема үзәкләрегезгә үткән икән – шигырьләр бик күп килде. Хәзер инде нәтиҗә ясар чак җитте. Бу юлы иң ошаган шигырьләр яшь укучыларыбызныкы – Мамадыштан Илшат белән Гөлшатныкы булды. Алар исеменнән шигырьләрен әбиләре Тәскирә апа Гыйльметдинова язып җибәргән. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

«Мине сайлагыз!» диеп ул,

Сандугачтай «сайрады».

«Юл ясатам» дигән иде,

Их, бусы да алдады.

Без дә сайладык депутат –

Гали улы Вәлине.

«Юллар көтәр, олы улыма

Йорт төзеттем әүвәле».

Кадрия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Ай-һай хәлләр, уйлап карыйк:

Депутатлар һәм халык.

Депутат байый, ә халык

Тагарагы бит ярык!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Депутат булырга диеп,

Үрмәлиләр түрәләр.

Симез калҗа кайдалыгын

Алар алдан беләләр.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Пенсия яшен арттыра –

Ярлыларны «кайгырта».

Үзе турында онытмый –

Зур дачалар салдырта.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Безнең депутатларыбыз

Бигрәкләр дә уңганнар.

Пенсиягә чыкмыйча да

Эшләргә риза алар.

Депутатлар бик күп алар,

Тик гаделләре сирәк.

Гадел депутат сайларга

Гадел сайлаулар кирәк.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Халык мәнфәгатьләрен якларга

Сүз бирде депутат сайлауда.

Халык ышанычын таптап узгач,

Файда юк шул матур «сайраудан».

«Яхшы акча» алып тәмләп яши,

Өсте – бөтен, ә тамагы – тук,

Күрше йорттагы мескен карчыкның

Чәйгә салырга сөте дә юк!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Кандидат булган чорында

Күпме вәгъдәләр тотты.

Депутат мандаты алгач –

Тик аларны онытты.

Сөйләгәндә теле шома,

Мөнбәргә еш менәдер,

Электорат колагына

Күпме токмач эләдер?..

Рафаил СИРАҖИ,

Чүпрәле районы

Депутат абый-апалар!

Аңга килегез әле.

Сезгә мәсьәлә җибәрәм,

Чишеп бирегез әле.

Әбием 8 мең пенсия алды,

Утка-газга 5 ярымын илтеп салды.

Айда ничә көн?

Ашарына, даруларга –

Барын-барын да чутлагыз,

Тотарына күпме калды?

ГӨЛШАТ

Әбиләребез әле әз булса да,

Пенсияне күрделәр.

Ике бабаем да тракторда

Көне-төне басу сөрделәр.

Бер бабай 55тә, икенчесе 57 яшьтә,

Түрә-депутатлар тук булсыннар, дия-дия,

60ка да җитә алмый гүргә керделәр…

ИЛШАТ

(Оныклары Гөлшат белән Илшат исеменнән Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылыннан әбиләре Тәскирә Гыйльметдинова язып җибәргән)

Харисның борын югары –

Депутат булган.

Күккә карап йөри торгач,

Абынып егылган.

Халык хезмәтчесе мин, дип,

Күкрәген кага.

Әгәр эшең төшеп барсаң –

Кача, югала.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Депутатның хезмәт хакын

Алып карыйсы иде.

Алар шикелле типтереп

Яшәп карыйсы иде.

Депутатның хезмәт хакы

Бер авылга җитәрлек.

Аларның тормышын күрсәң,

Артка авып китәрлек.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии