Яңа исәпләү формуласы керткәннән хәерчелек кимерме?

Яңа исәпләү формуласы керткәннән хәерчелек кимерме?

2030нчы елга Русиядә хәерчелекне ике тапкырга киметү буенча илкүләм проект бар. Тик, Исәпләү палатасы белдергәнчә, ул проектның язмышы кыл өстендә ди бит әле. Ник дигәндә, илдәге хәерчелек, кимисе урында, киресенчә артып киткән.

2020нче елның икенче кварталында Русиядә хәерчелек 13,5 процент тәшкил иткән, дип, Исәпләү палатасы мониторингы саннарын китерә ТАСС. Бу – 2020нче елның беренче кварталындагы саннан нәкъ бер процентка күбрәк. Беренче кварталда 12,5 процент булган, ягъни хәерчелек бетү ягына түгел, арту ягына барган булып чыга. Шуңа күрә Исәпләү палатасы, илкүләм максатка ирешү куркыныч астында, дип чаң суга.

Шул ук Исәпләү палатасы, әгәр икътисад өчен яхшы шартлар сакланса, ел азагына илдә хәерчелек шул 13-13,5 процент тирәсе калачак, дип белдерә.

УРТА КЛАСС ДИГӘН СЕРЛЕ КАТЛАМ

13,5 процент – бөтен ил буенча караганда әллә ни күп тә түгел әле ул. Байларны 1 процент тирәсе диләр инде. Халыкның калган 85 проценты урта катлам булып чыга микәнни? Русиядә урта класска кемнәр керә соң? «Русия Федерациясенең 2020нче елга кадәр булган чорда озак вакытка исәпләнгән социаль-икътисади үсеш Концепциясе»ндә (Русия Хөкүмәтенең 17.11.2008 датасы белән имзаланган №1662-р Карары) «Халыкның керем динамикасы» дигән пункт бар. Шунда әйтелгәнчә, җан башына туры килгән айлык кереме 6 яшәү минимумыннан күбрәк, шулай ук автомобиле, банкта берникадәр акчасы һәм чит илдә ял итү мөмкинлегенә ия булган затлар урта класска карый. Бездә яшәү минимумы 12130 сум дип исәпкә алсак, урта класска керү өчен бер җан башына туры килә торган айлык керем 72 780 сум булырга тиеш булып чыга. Мәсәлән, өч кешедән – ата, ана, бала – торган гаиләнең айлык кереме 218 340 сум булырга тиеш (кемнең эшләве мөһим түгел, өч җан башына туры килгән керемне исәпләргә). Әгәр ике бала икән, гаиләнең айлык кереме 291 120 сум булуы кирәк. Шуңа өстәп, «Концепция»дә әйтелгәнчә, машинаң, банкта исәп-хисап счетың, чит илдә кимендә елына бер тапкыр ял итү мөмкинлегең булырга тиеш. Шулар барысы да булса гына, үзеңне урта класска керәм дип әйтә аласың.

Хәзер төбәкләрдәге уртача хезмәт хакларына күз салыйк (җәй башына булган саннар, Росстат мәгълүматы): Иваново өлкәсе – 26900 сум; Кабарда-Балкар Республикасы – 27100 сум; Дагыстан Республикасы – 27200 сум; Алтай крае – 28716 сум; Мәскәү – 96826 сум. Татарстанда уртача хезмәт хакы 39 033 сум дип санаганнар. Аңлашыла инде, төбәкләрдәге халыкның күпчелек өлеше бу сумманы да алмый. Уртача хезмәт хакының ничек исәпләнгәнен беләбез. Русия буенча уртача хезмәт хакы (Мәскәүне дә исәпкә алып) – 62 239 сум. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән уртача пенсия күләме – 16400 сум. Хәтта шушы рәсми саннар буенча гына исәпләсәң дә, Русиядә урта класс гомумән юк дигән нәтиҗәгә килергә була. Шулай булгач, Русиядәге чын хәерчелек 13,5 процент кына буламы соң инде?..

Сүз уңаеннан, телгә алынган «Концепция»дә, 2020нче ел азагына илдәге урта класс өлеше гомуми халыкның 52-55 процентын тәшкил итәргә тиеш, дигән сүзләр дә бар. Язма башында әйтеп кителгән илкүләм проект ичмасам 2030нчы елга исәпләнгән, әле аңарчы бераз вакыт бар, ә бу «Концепция»дәге ирешелмәгән максатны хәзердән үк сызып ташласак та ярыйдыр. «Путин акчалары» түләп кенә, ул бөтенләй булмаган урта классны 55 процентка җиткереп булмас.

«ЯҢА МЕТОДИКА – ШУЛЕРЛЫК»

Шулай да без алай тиз генә бирешә торганнардан түгел. Бу илкүләм проект барып чыкмый икән, яңасын язарга мөмкин. Хәерчелекне 15 проценттан да арттырмаска дигән максат куйганын, мәсәлән. Аннары «максатка ирештек» дип тәмләп сөйләп йөрергә була.

Ә Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы икенче бер чыгу юлы тапкан: киләсе елдан башлап, яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләмен яңа методика буенча исәпли башларга тәкъдим итте. Бүген бездә бу берәмлекләр «кулланучы кәрҗине» дигән шартлы кәрҗин ярдәмендә билгеләнә. Анда кешегә җан асрарга («яшәргә» дип язу дөрес булмас, ул акчага шул җан гына асрасаң инде) җитәрлек азык-төлек, товарлар һәм хезмәтләр «кергән». Яшәү минимумы менә шул кәрҗин бәясеннән дә кимрәк булмаска тиеш. Быелгы бәясе, мәсәлән, 12130 сум дип билгеләнгән иде. Министрлык исә яшәү минимумын кешенең җан башына кеременең 44,2 проценты, ә минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) илдәге уртача хезмәт хакының 42 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим итә. Мондый стандарт хәзер Европада гамәлдә һәм ул чагыштырма стандарт дип атала икән. Министрлык белдергәнчә, бу яңа механизм хәерчелекне киметүдә нәтиҗәле була ала. Төбәкләрдә яшәү минимумын яңа нормага китерү 2025нче елга хәтле сузылачак һәм бюджетка йөзләгән миллиард сумга төшәчәк. Яшәү минимумын арттыруны дүрт ел дәвамында этаплап башкарырга тәкъдим итәләр. Яңа системага күчү өчен киләсе елда – 128,5 миллиард, ә 2025нче елга тагын 241,3 миллиард сум кирәк булачак. Хөкүмәт министрлыкның тәкъдимен хуплаган, дип яза «Российская газета».

Хупламаучылар да бар. «Гадел Русия» фиркасе лидеры Сергей Миронов министрлык тәкъдим иткән яңа формуланы «шулерлык» дип атады, дип яза «REGNUM» мәгълүмат агентлыгы. «Халыкны акчасыз калдыруны ничектер аклау кирәк булса, шундук чит ил практикасына төртеп күрсәтә башлыйлар. Әлбәттә, кулланучы кәрҗине – идеаль парамерт түгел. Ләкин ул – кешегә лаеклы тормыш алып бару өчен нәрсә кирәген ачыклауның, шул ук вакытта социаль сәясәтне төзүнең аңлаешлы һәм ачык ысулы. Аның урынына безгә МРОТны «больницадагы уртача температура», ягъни ниндидер абстракт төшенчә нигезендә исәпләргә тәкъдим итәләр. Бу алымның илнең социаль-икътисади үсешенә бер файдасы да булмаячак. Бу методика илдә хәерчелеккә каршы чын көрәшнең булмавын законлаштыру максаты белән эшләнә торган бер шулерлык трюгы гына», – дип депутатның сүзләрен китерә мәгълүмат агентлыгы. Яңа исәпләү формуласының яшерен рәвештә әзерләнүе дә Мироновның ачуын чыгарган. Яшерен дибез, чөнки министрлыкның әлеге проекты хакында алдан бернәрсә дә билгеле булмады бит, депутатларның фикер алышуын да ишетмәдек, җәмәгатьчелекнең фикерен сорау да булмады. «Чиновниклар бу методиканы каян алган, кем белән киңәшләшкән – билгесез. Беркем белән дә киңәшмәгәннәрдер, күрәсең, хөкүмәттә үзара гына хәл итеп куелган нәрсәдер. Ләкин миллионлаган кешенең яшәү дәрәҗәсенә кагыла торган мәсьәләләрдә бу бер дә дөрес түгел. Велосипед уйлап чыгарырга кирәкми, кулланучы кәрҗиненең составын яңадан карарга һәм аны тулыландырырга гына кирәк. Шулай эшләсәк, гражданнарның матди хәлен кәгазьдә генә түгел, чынлыкта да яхшыртырбыз», – дигән Миронов.

Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш хакын сәгатьләп түли башлау системасы турында да сүз алып барып караган иде. Анысы әлегә фикер алышу этабында гына. Русиянең бәйсез профсоюзлар Федерациясе бу тәкъдимгә беренче булып каршы чыкты. Сәгатьләп түләү кертелсә, өстәмә, ял көннәрендә яки төнлә эшләгән сәгатьләрнең юкка чыгуы, онытылып калуы ихтимал, дигән шөбһә белдерде Федерация. Хезмәт кодексы буенча төшке аш вакыты да эш сәгатенә керә, ә сәгатьләп түләү системасы кабул ителсә, аның да төшеп калуы бар. Намуссыз эш бирүчеләр бу сәгатьләп түләү системасын үз файдаларына куллана алачак. Аннан соң, сәгатьлек МРОТ күпмегә тигез булачак – бу сорау да ачык кала.

АЙ-ҺАЙ ХӘЛЛӘР: АКЧА

Байларга да ике квадрат метр җир җитә…

Ай-һай хәлләр, акча мәсьәләсе

Русиядә бөтенләй башка:

Ярлылар хәерчеләнә бара,

Ә байлар күбәя, гел арта.

Акчалыларда байтак өстенлек,

Артык уйламыйча эшлиләр.

Һәр нәрсәне сатып алып булмый,

Аңламый шуны күп кешеләр…

Түрәләр акчадан бер дә туймый,

Һаман «кесәсенә тутыра»,

Халык хәерчелеге борчымый,

Кәнәфидә тыныч утыра.

«Түрәгез күптән күренми, кайда?» –

Дип сорыйлар кайбер кешеләр.

«Акча җыйды-җыйды, баеды да

Китеп барды инде ул…» – диләр.

Алдап акчаны күп җыйса да ул,

Мәңге түрә булып калалмый,

Сата-ала кыйммәтле әйберләр,

Ә гомерне сатып алалмый…

Яхшы фатир, берничә машина,

Акча туплап гомере үтә,

Гади кеше кебек, аңарга да

Ике квадрат метр җир җитә…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

ШУШЫ ТЕМАГА

Хәерчелек, аны җиңү буенча илкүләм проект һәм башка законнар темаларына кагылгач, тагын берничә хәбәрне язып китми булмый.

«ИПИ КАРТОЧКАЛАРЫ» КИРЕ КАЙТА?

Русия Дәүләт Думасы аз керемле гаиләләргә «ипи карточкалары» кертү турында канун әзерли. Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр иткәнчә, азык-төлек сертификатлары яшәү минимумының 25 процентыннан да ким булмаган суммага исәпләнә. Дәүләт оешмалары бу сертификатка нинди ризык сатып алып була икәнен раслаячак. Канунда уйланылганча, сертификат иясе шул суммага кибеттән ризык ала, аннары кибеткә бу акча бюджеттан кире кайтарыла.

РӘСМИ ЭШСЕЗЛӘР АРТКАН

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 6 тапкырга арткан. ТНВ Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләрен китерде: Татарстанда апрель башында рәсми рәвештә теркәлгән 12 мең эшсез булса, хәзер теркәлгән эшсезләр саны 78 меңнән артып киткән. Сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү, кунакханә сервисы, эшкәртү сәнәгате, транспорт һәм саклау оешмалары, шулай ук җәмәгать туклануы өлкәсендә иң күп кыскартулар булган. Эшсезләрнең 40 проценты – ир-атлар, 60 проценты – хатын-кызлар. Рәсми теркәлгәннәрнең 13 проценты – 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр. 29 яшькә кадәр булган эшсезләр саны 26 процентны тәшкил иткән.

ШУШЫ КИЛЕШ КАЛДЫРГАНГА РӘХМӘТ ӘЙТЕГЕЗ

Татарстан Дәүләт шурасы 2021нче елга пенсионерларның яшәү минимумы турында канун кабул итте. Канун буенча, пенсиягә федераль өстәмә түләүләрне билгеләү өчен кулланыла торган яшәү минимумы элекке дүрт елдагыча кала, ул 8232 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы («Ят агент»).

Канун өлгесен Татарстан Хөкүмәте әзерләгән. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әлеге сумма элеккечә калдырылуын республикада яшәү минимумы тагын да азрак – 7994 сум булуы белән аңлатты. Пенсионерлар өчен яшәү минимумы пенсиясе аз булган кешеләргә өстәмә түләүләрне исәпләп чыгарганда кулланыла. Канунда бу күрсәткечнең үзгәртелмәве киләсе елда да Татарстан пенсионерларының өстәмә түләнгән акчалары артмаячагын аңлата.

КПРФ фиркасе канун өлгесенә каршы чыкты. Депутат Артем Прокофьев яшәү минимумы биш ел рәттән арттырылмавын «башка сыймаслык хәл» дип атады. «Тулаем төбәк җитештерүе 33 процентка үсте. Инфляция Русиядә дүрт елда 16 процентка үсте», – дип искәртте депутат. Ул Татарстанның яшәү минимумы күрсәткече буенча быел Русиядә арттан дүртенче урын алганын әйтте. «Бездән арттарак Чуашстан, Адыгея һәм Белгород өлкәсе генә. Бу казанышмы?» – диде Прокофьев. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кризис вакытында «бу биеклекне саклап калу – үзе үк уңай адым» дип белдерде. Ул: «Болай да коронавируска каршы көрәшкә зур акчалар китә, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ярдәмгә дә күп тотыла», – дип өстәде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии