Серле таяк

Яшь вакытта иптәш егетем белән премия алгач, Казандагы «Восток» ресторанына кердек. Официант безне бер абзый янына утыртты.

– О-о-о, татар егетләре икәнсез. Гафу итәрсез инде, абзагыз бераз кызмача, – диде ул. Официант безгә меню китерде, абзыкаебыз шуннан файдаланып тагын заказ бирде. Заказы килгәч, янәшәдә торган таягын шалт итеп кенә ачты да 200 грамм аракысын шуның эченә салды. Без аптырап калдык. «Бу минем серле таягым, – диде абзыебыз һәм хихылдап көлеп җибәрде. – Иртән торсаң, баш авырта, ә төзәткеч таяк эчендә генә. Хатын да белми, үзең дә терелеп китәсең. Мин аксак түгел, ә бу таякны махсус заказ биреп эшләттем».

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии