«Академик»ка ышандым

Бу хәл мин яшь чакта бер совхозда баш ветеринар табиб булып эшләп йөргән чакта булды. Шактый зур гына ул хуҗалыкта 5 мең баш мөгезле эре терлек, 3-4 мең баш дуңгыз, 2 меңгә якын сарык, ә бер бүлекчәсендә мең ярымлап тавык-чебеш тә бар иде әле. Менә шушы бүлекчәдә мал табибы булып бер абзый эшләде (урыны җәннәттә булсын). Әйтергә кирәк, бик тәҗрибәле, практик яктан көчле белгеч иде. Гаеп итеп әйтүем түгел, белем ягы сайрак иде. Белгечләр бик кирәк булгач, ул Алабуга ветеринария училищесында бер ел укып, «ветфельдшер» исеме алып эшли башлады. Ветеринария системасында аларны «академиклар» дип йөртәләр иде. «Белемең нинди?» – дигән сорауга: «Алабуга ветеринария училищесын тәмамладым», – дип җавап бирсә, «Ә-ә-ә, син Алабуга академиясе «академигы» бит әле», – дип көлгән булалар иде аңардан.

Әллә ни «секрет» юк, тавыкларны совхоз җитәкчеләре дә, районныкылар да бик яратып ашадылар, яшерен-батырын түгел инде. Менә шушы «сулга очкан» тавыклар бик күбәеп киткәч, совхоз директоры миңа: «Берәр җаен табып «списать» итеп булмасмы?» – дигән иде. Мин инде турыдан-туры «академикка»: «Фәлән абзый, теге тавыкларны гамәлдән чыгарып, берәр акт яз әле», – дип мөрәҗәгать иттем. Ул, күтәренке күңел белән: «Булдырабыз аны», – дип, мине ышандырды.

Бервакыт барлык белгечләр «конторга», ягъни совхоз идарәсенә «планеркага» җыелгач, директор миңа: «Теге тавыкларның документын укып кит әле», – дигән иде. Мин, аны-моны уйламыйча, сикереп торып, «академик» язып биргән «документ»ны кычкырып укыдым. «Академигым» исә актка татарча: «Ошбу югарыда күрсәтелгән тавыклар, фәлән баш исәбендә, картлыкларына һәм ябыклыкларына чыдый алмыйча, барчасы да үлеп беттеләр», – дип, шәп «диагноз» сырлап куйган иде.

Җыелыштагылар, чыдый алмыйча, яшьләрен сөртә-сөртә көлделәр. Ә мин, югары белемле «спец», ни әйтергә дә белмичә, кызарынып, юләр кеше сыман басып тордым.

Менә шулай итеп, тәмам кеше көлкесенә калдым.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии