Безнең авылда театр бар

Безнең авылда театр бар

2019нчы ел – Русиядә «Театр елы» дип игълан ителде. Арча районында да һәр авылда диярлек спектакльләр куеп билгеләп үтәләр аны. Әлеге фестивальдән без дә читтә калмадык. Хәзер эшләргә өр-яңа клубыбыз бар. Авылыбызда сәнгатьне яраткан халык яши, концерт-спектакльләр карарга зал тутырып йөреп кенә калмыйлар, сәхнәне дә тоталар. Шушы авылыбыз үзешчәннәре белән быел Туфан Миңнуллинның ике пәрдәлек «Әниләр һәм бәбиләр» драмасын сәхнәләштерергә булдык.

Аның премьерасын 13нче февральдә тамашачыларга тәкъдим иттек. Халык шулкадәр яратып, алкышларга күмеп, күз яше белән карап утырды. Артистлар уйнамады, сәхнәдә Туфан Миңнуллин образлары булып яшәде, дип әле дә мактап телгә алалар. Бу, әлбәттә, безнең өчен иң зур бәя иде. Чынлап та үзешчәннәребез профессиональ артистлардан ким булмады, спектакльнең беренче минутларыннан ук сәхнәдәге вакыйгаларга бөтереп алып кереп китә алдылар. Тамашачы да аларга ияреп көлде, алар белән бергә елады. Бер генә артистны да аерып алып әйтерлек түгел. Бар коллектив җанын чыгарып салган иде бу спектакльгә.

Беркатлы, эчкерсез, күп балалы авыл хатыны – Гөлфинә ролен Резидә Сибагатуллина башкарды. Ул авылыбызның ветеран артисткасы. Икенче көнне Резидә апа «Супер әби» дә булып күрсәтте әле: Арча районы Яңа Кенәр зонасы буенча үткәрелгән конкурста 2нче урынга лаек булды. Игелекле, киң күңелле марҗа хатыны Валентинаны кибетче Гөлфания Шәрипова, бала турында хыялланучы хатын ролен Кызыл Яр башлангыч мәктәбе укытучысы, китапханәче Әлфия Бакиева, Казахстаннан килеп, 32 яшендә бала табу бәхетенә ирешкән Алтынчәчне Ләйсән Бәйрәмова, үзаллы тормышлары белән яшәүчеләр, балаларын чын кеше итеп тәрбияли алмаган кодагый-әниләрне хат ташучы булып эшләүче Сиринә Фазылҗанова, озак еллар башлангыч класс укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Сүрия Мортазина, шәфкать туташы Нинаны, бер генә концерт та аннан башка узмый торган талантыбыз, пешекче һөнәренә укып кына йөрүенә карамастан, инде осталыгы белән Казан конкурсларында җиңеп, авылыбызның горурлыгы булган кызыбыз Зилә Андреева башкарды.

Палата табибы Айзәрә Әхәтовна (кибетче Миләүшә Габдрахманова) кирәк чакта юатып, кайчак шелтәләп авырулар янында бөтерелә. Ул арада баласын ташларга җыенган имгәк хатын Дилеммага «Сеңелкәем, бәгырькәем» дип инәлеп ялвара…

Бик озак еллар хат ташучы булып эшләп, авылыбызның хөрмәтле кешесенә әверелгән Сәрия Хәйруллина тудырган образ – баш табиб Зәйтүнә Закировнаны тамашачы чын табиб итеп кабул итте. Сәрия апа артистларыбызга да табиб кебек булды, сәхнә артында тынычландырып, юатып, үсендереп торучы кешебез ул безнең. Клубта үткәрелгән һәр чарада актив катнаша. Спектакльне өйрәнә башлагач кына, көтелмәгән тирән кайгы килде: аның хәләле – гомер иткән ире Наил абый гүр иясе булды. Тик Сәрия апа башланган эшне ташламады, спектакльне сәхнәгә чыгарырга үзендә көч тапты. Сәрия апабызга сабырлык, сәламәтлек, балаларының, оныкларының хөрмәтендә бәхетле картлык теләп, алга таба да сәхнәбезнең маягы булуын телисе килә.

Изображение удалено.Сәхнәдә вакыйгалар куера. Тамашачы, бала бирегез миңа дип инәлүче, ана булырга хыялланучы хатынны (Әлфия Бакыева) жәлләп елый, шул ук вакытта нарасыеннан салкын акыл белән баш тарткан Дилеммага, аның әнисенә карап нәфрәтләнә. Шушы урында Дилемма ролен, чын мәгънәсендә җирәнгеч дәрәҗәдә оста итеп иҗат итә алган авылдашыбыз, Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллинаны, аның әнисен (Сиринә Фазылҗанова) аерым телгә аласы килә. Чөнки тискәре образны тудыру, аңа ышандыра алу өчен зур талант кирәк.

Спектакльнең уңышлы чыгуында клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче режиссер егетебез Зөлфәт Сибагатуллинның да өлеше бик зур. Бик күп озын кичләрне ул безнең белән үткәрде, үтемле итеп, һәр кешегә аерым игътибарлы булып, образ тудырырга булышты. Кечкенә генә сәхнәбезне утлар белән зурайтып, вакыйгаларны шул нәни клубыбызга сыйдырды.

Үзешчән артистларыбыз авылыбыз белән генә чикләнеп калмады, тирә-яктагы авылларга гастрольләргә дә йөриләр. Үзешчәннәрне алып йөргән шоферларыбыз Тәнзиләгә, Хәлил абыйга, Марат абыйга, Рәдискә рәхмәтем чиксез.

Ләйсән БӘЙРӘМОВА,

Арча районы, Түбән Оры клубы мөдире

Комментарии