Халык әзер, ә йолдызлар әзерме?

Халык әзер, ә йолдызлар әзерме?

Декабрь ахыры җиткән икән бит, җәмәгать! Нинди генә кибетләргә кермә, берәүләр Яңа ел бәйрәменә яңа күлмәк эзли, икенчеләре «арзан бәядән эләктереп калыйм» дип, азык-төлек җыялар. Кем ничек булдыра, шулай әзерләнә бәйрәмгә. Ә безнең татар эстрадасы артистлары бу бәйрәмгә әзерләнәләрме? Гомумән, Яңа ел төнен көтеп алалармы икән? Шушы сорауларга җавап эзләп, татар җырчылары арасында кечкенә генә сораштыру уздырырга булдык.

Изображение удалено.Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «Бу – балалар бәйрәме»

– Яңа ел бәйрәмен кайда һәм ничек каршылау турында без бәйрәмгә бары тик бер атна кала гына сөйләшә башлыйбыз. Берничә ел элек бу бәйрәм безнең эш көне булып тора иде. Хәзер кечкенә балам булганга да бу төнне эшләп үткәрмәячәкбез. Гомумән, балалар үзләре дә бу бәйрәм көнне безнең эшләгәнне яратмый. Шуңа да Яңа елны кайда гына каршыласак та, балалар белән бергә булырга тырышабыз. Яңа ел, минем өчен – балалар бәйрәме. Үзебез кечкенә чактан ук исемә шулай кереп калган: костюмнар тегү, рәсемнәр ясау, күлмәкләр әзерләү, авылда маскарадка чыгу. Шуңа да бу бәйрәмне матур һәм кызыклы итеп, балалар исендә кала торган итеп үткәрергә дип уйлап торабыз.

– Яңа елны каршы алганда сезнең гаиләгә генә хас традицияләрегез бармы?

– Фәкать безгә генә хас традицияләр юк. Бүтән гаиләләрдәге кебек дип уйлыйм: бәйрәм табынында каз, мандарин, салатлар һәм читтә бәйрәм күрке – чыршы. Бәйрәм төнендә теләкләр телибез. Яңа елга аяк баскач, урамга чыгып, берәр бизәлгән урынга яисә чыршы янына барып, салют аттырырга яратабыз.

Изображение удалено.Альбина АПАНАЕВА: «Бүләк бирергә һәм алырга яратам»

– Яңа ел бәйрәмен мин бик яратам һәм көтеп алам. Ул минем өчен ниндидер сихри тоела: утлар, матур итеп бизәлгән шәһәр урамнары, бүләкләр. Бу бәйрәмне үткәрүнең иң кулай варианты, минем өчен, үз өем. Үзең генә тынычлап, үзеңчә.

– Яңа ел төнен яратасызмы?

– Бу бәйрәмгә әзерләнү процессын яратам. Җыелышып, бөтен якын-туганнарга, дус-ишләргә бүләкләр алу кызык минем өчен. Кечкенә вакытта ук бүләкләр көтә идек, бүген дә сакланды әле ул хис. Бүләкләр белән бәйле традицияләр дә бар әле бездә. «Кыш бабай фабрикасы» дип атыйбыз аны. Һәр Яңа ел бәйрәме көнендә чыршы төбенә утырып, килгән бүләкләрне карау.

Изображение удалено.Ризат РАМАЗАНОВ: «Балам яхшы ир тапсын, дим»

– Без хатыным Зинира белән сентябрьдән бирле гастрольләрдә йөрибез. Дөресен әйтергә кирәк, өйне, туганнарны, кызыбызны сагындык. Шуңа да озак уйлап тормыйбыз, Яңа елны каршы алырга хатынымның туган ягына – Башкортстанның Караидел районына кайтачакбыз. Безнең Яңа ел нәкъ башкаларныкы кебек үтәдер дип саныйм: өстәлдә тәм-том, каз, салатлар. Ләкин безне аеручы бер төп билгедер, бәлки – бәйрәм көнне Зинира барыбызга да яңа киемнәр кидерә. Имештер, Яңа елга өр-яңа кием белән керергә кирәк.

– Яңа ел төнендә нинди теләкләр телисез? Алар чынга ашамы?

Һәр ел саен берүк теләкләрдер инде ул. Ләкин бу арада картайдым ахрысы, үзем карт та түгел инде, соңгы бер-ике елда гел сәламәтлек сорыйм. Якыннарым, туганнарым, балам исән-сау булсын. Бүген үк юлында һәрчак яхшы кешеләр генә очрасын, үз тиңен, насыйп ирне таба күрсен дип телим. Балалар сәламәт һәм бәхетле булганда ата-ана да бәхетле була бит.

Изображение удалено.Иркә: «Кыш бабайга, тылсымга ышанмыйм»

– Яңа ел ул, минем өчен, гаилә бәйрәме. Шуңа да бәйрәмне гаиләм белән бергә үз өебездә каршылыйбыз: бәйрәм табынына бәлеш чыгарып куябыз да, теләкләр телибез, аралашабыз. Дөрес, ниндидер тылсымга, Кыш бабайга ышану дигән нәрсә юк, ләкин улымның, кечкенә балаларның күңелен күрү өчен аларны ышандырырга тырышабыз. Алар өчен төрле бүләкләр әзерлибез.

– Яңа ел төнендә теләгән теләкләрегез чынга ашамы?

Мин теләкләрне Яңа ел көнне генә теләмим, көн дә теләп йөрим. Теләкләр кабул булсын өчен, Яңа елны көтәргә кирәкми бит. Минем өчен теләкләрне чынга ашыручы ул – Аллаһы Тәгалә. Аның ризалыгы белән ул чынга ашарга мөмкин, ләкин ул теләкләрне Кыш бабай чынга ашырмас бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии