Филүс Каһировның дүрт мәхәббәте бар?

Филүс Каһировның дүрт мәхәббәте бар?

Рәшит Ваһапов фестиваленең йөзек кашы булган һәм күпләрнең яраткан җырчысы Филүс Каһиров яңа концерт сезонын мөстәкыйль эшләүдән башлап җибәрде. Башкортстанда туган егет гастрольләрен дә, туган ягына хөрмәт йөзеннән, Уфа шәһәреннән башлый. Быел да ул иң беренчеләрдән булып якташларын сөендерде.

Филүснең яңа программасы «Минем дүрт мәхәббәтем» дип атала. Кемнең башына нинди уй килә инде, бу юлларны укыгач… Җырчының үзеннән программасын ник болай атавы турында күпме генә сорасам да, серне чишмәде. Шулай да бер мәхәббәтен әйтте. Филүс өчен җан атып йөргән кызлар өчен бу яңалыкны укуы бер дә җиңел булмас, шулай да әйтми кала алмыйм. Узган ел яшь җырчы гаиләле булды һәм хәзер берничә ай элек кенә дөньяга килгән улларын үстерәләр. Дүрт мәхәббәтнең берсе җырчының хатыны – Эльмира. «Калган мәхәббәтләремне белергә теләсәгез, Казанда узачак концертларыма килегез, барыгызны да көтеп калам», – диде Филүс, серле генә елмаеп.

Гадәт буенча, җырчының гастрольләре Русиянең барлык төбәкләрендә дә булачак. Сентябрь аенда Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр яңа программаны карарга өлгерде инде. Җырчы үзе әйткәнчә, ул якларга Яңа ел бәйрәмнәреннән соң тагын концертлар белән барачаклар. «Ник безне урап үттегез? Нишләп безнең районга да концерт белән килмәдегез?» – дип сораучы тамашачылар күп булды, шуңа да ул якларны тагын бер урап кайтырга исәплибез әле, ди җырчы.

Филүс – сүз остасы Айрат Арсланов белән бер авылда үскән егет. Мондый талантлар чыккан яктан үс тә сәхнәне үз итмә, имеш! Авылларыннан беренчеләрдән булып, үз районының танылган шәхесләре исемлегенә дә кертелгән ул.

Филүс – сирәк талант иясе. Ул – опера җырларын да, халык җырларын да бер үк дәрәҗәдә җиренә җиткереп башкаручылардан. Югары белем турындагы дипломында да аның ике белгечлек: опера һәм халык җырларын башкаручы дип язылган. Концертлар куюдан тыш Филүс Казан дәүләт консерваториясендә дә эшләвен дәвам итә. Республика көне уңаеннан куелган «Алтын казан» мюзиклында да катнашты. «Бу минем өчен яңа юнәлеш. Әлеге проектта катнашырга тәкъдим иткәч, мин берникадәр вакыт баш тартып йөрдем, әмма соңыннан үземә бик күп яңалыклар ачтым, үземне рухи яктан тагын да баеттым», – ди җырчы.

Әйе, артист кеше төрле яктан үсәргә, үз-үзен төрле юнәлештә сынап карарга тиеш. «Минем дүрт мәхәббәтем» программасы да моңа мисал булып тора. Җырчы бу юлы да, элеккеге традицияләргә тугры калып, халык җырларын да, эстрада җырларын да башкарачак. «Элеккеге программаларга караганда, монда иркенлек сизелә. Программаның сценарий авторы һәм режиссеры Замирә Гәрәева − үз эшенең остасы», – ди Филүс иҗат төркеме хакында.

Программада җырлардан тыш, дәртле, кызыклы биюләрне дә күрергә мөмкин булачак. Алай гына да түгел, Филүс бу юлы үзе дә биергә җыена. «Мин сәнгать училищесында укыганда дүрт ел буе биедем бит, шуңа да авыр булмады, элеккеләрне искә генә төшердем. Биючеләр бик авыр элементлар күрсәтте, әмма мин үҗәтләнеп, барыбер өйрәндем», – ди Филүс, елмаеп.

Концертта көтелмәгән хәлләр, яңалыклар да күп булачак. «Казан» бию ансамбле солистлары Татьяна һәм Ренат Мифтаховлар гына да бу программа өчен дистәгә якын бию әзерләгән.

Әйткәнемчә, җырчы моңа кадәр Рәшит Ваһапов фонды белән бергә эшләде, быел исә мөстәкыйль рәвештә үз карьерасын үстерә. «Ваһапов фестивале минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Үзем генә эшли башлагач, кыенлыклар да булмады түгел, булды. Башта эстрада җырларын башкарырга уйлаган идем. Аннары күңелем операга тарта башлады. Эстраданың хәле хәзер бер дә җиңел хәлдә түгел. Бүгенге көндә халык җырларын башкаручы, халык җәүһәрләрен тамашачыга җиткерүче, профессиональ эстрада сәнгатен яшь буынга алып килүче җырчылар бармак белән генә санарлык. Шуңа да мин үз өстемә җаваплылык алып, эстрада җырларыннан баш тартмаска булдым. Барлык сорауларны да үзеңә чишү җиңел түгел, әмма мин җиңел юл сайламадым да», – ди тиктормас артист.

Филүс үзенең укытучыларына бик рәхмәтле. Әле укырга да кермәгән баланы беренче укытучысы Динә Хәсәнова кулыннан тотып, үзе белән бергә сәхнәгә алып чыга. Җил-яңгыр тидерми, үз баласыдай якын күреп, иҗат тормышына юллама бирә ул яшь җырчыга. Сәнгать училищесында да Филүс искиткеч укытучыга эләгә. Галия Закир кызы аны иҗади конкурсларда, бәйгеләрдә йөртә башлый, шул рәвешле егет тагын да шомара, тәҗрибә туплый. Казанда да Филүс остазларыннан уңа. Аңа Зилә Сөнгатуллинада уку бәхете тәти һәм ул моның белән бик тә горурлана. «Зилә Даян кызында уку үзе генә дә ни тора! Ул миңа кеше буларак та, остаз буларак та бик нык ярдәм итте. Киңәшләрен хәзер дә тормышымда истә тотам», – ди җырчы үзен сәхнәгә алып чыккан, белем биргән укытучылары хакында.

Берникадәр вакыт телевидение, радиода югалып торган Филүс бу өлкәдә дә эшен дәвам итә. Тиздән ул телетамашачыларга яңа программа тәкъдим итәргә ниятли.

Казанда исә Филүс Каһиров тамашачыларын 28нче ноябрь көнне УНИКС концерт залында җыячак.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии