Бер тиенне кем йотты…

Узган гасырның 71-72нче елларында Яңа елны каршылау безнең гаиләгә туры килде. Ул елларда шулай 4-5 пар чиратлашып Яңа ел каршылый идек. Кибетләрдә кильки консервасы белән тозлы кыярдан башка ризык юк. Эштән кайтып, өйдәге мең төрле мәшәкатьләрне тәмамлагач, пилмән ясарга керешәм. Балалар вак, ир эштән бик соң кайта, отчет төзиләр (ул колхоз идарәсендә экономист). Ул отчетлар үземдә дә күп инде, ашаган авыз ояла, элеккеге 3-4 елда дусларда кунак булгач, йөзгә кызыллык китерәсе килми. Ашлар, пироглар янына мин кияү пилмәне әзерләргә булдым. Кияү пилмәнен бик вак итеп, камырын да бик юка итеп ясыйсы. Пилмәннәрне ясый торам, чоланга чыгарып катырып җыя барам. 350-400ләп пилмән әзер булды. Берсенең эченә бер тиенлек бакыр акча тыктым, сюрприз ясыйм, янәсе. Ул бер тиенгә бер кап шырпы тия иде.

Хуш, җитте Яңа ел көне, клубта концертлар карап, үзебез дә бераз катнашып, Кыш бабайны каршылап-озатып, сәгать унберләрдә халык таралды. Кунакларны ияртеп, өйгә кайттык. Балаларны сәгать тугызларда ук ашатып-эчертеп, бераз күчтәнәчләр биреп, күрше әбигә керткән идем. Ярый сәгать унике җитте, шартын китереп, шампанский ачтык, менә пилмән чыгарыр вакыт җитте. Мин тәлинкәләргә бүләм, теге сюрприз пилмәнне таба гына алмыйм бит, аны бераз башкачарак чеметеп, танырлык итеп ясаган идем, пешкәч, барысы да бөртөслегә әйләнгән дә куйган. Утырыштык. Миндә инде ашау кайгысы юк, кемгә генә туры килде икән, дип күзәтеп утырам. Хуш, пилмәннәр ашалып бетте, дәшүче юк. Калган пилмәннәрне тиз-тиз генә сытып, тикшереп чыктым (әле ярый әз калган иде). Юк бер тиен. Ул елларда Яңа ел яллары хәзерге кебек унар көн түгел иде. Барлыгы ике көн. Эшкә чыктым. Телефоннан да, очрасалар да теге бер тиенне сорарга куркам. Кемнеңдер ашказанына яки эчәклегенә эләккән булса… Ул бер тиеннең тәки очы чыкмады.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии