Кечкенә артистларның зур премьерасы

Кечкенә артистларның зур премьерасы

Камал һәм Тинчурин театры артистларына көндәшләр үсә. Әле сәхнә серләренә төшенеп кенә килсәләр дә, үзләренә чын артистларга хас сыйфатларны туплап өлгергәннәр. Тамашачыдан оялмый, сүзләрен йотып сөйләми, мимика турында да онытмый алар. «Апуш» балалар театр студиясенә йөрүчеләр турында сүзем. 18нче гыйнвар көнне алар Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда тамашачыга «Әбүгалисина» мюзиклын (6+) тәкъдим итте.

«Апуш» балалар театр студиясе 2022нче елның февраль азагында ачылды. Шул вакытта татар телендә яхшы сөйләшкән 9-15 яшьлек балалар өчен кастинг үткәрелде. «Апуш» студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән башланды. Бирегә йөрүчеләр өч ай дигәндә беренче премьераларын тәкъдим итте. Драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле иде ул. Ә бүген Казанда тагын ике студия ачылды: «Чулпан» һәм Ленин мәдәният сарайларының канаты астында кечкенә артистлар әзерлиләр.

«Апуш»та тәрбияләнүчеләр атнасына өч көн актерлык осталыгына, хореографиягә, сәхнә теленә, вокалга өйрәнә. Монда йөрү бушлай. Аның барлык финанс, оештыру чыгымнарын Казан мэриясе тулысы белән үз өстенә ала.

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган филиалы мюзикл жанрына алынган. Каюм Насыйри әсәре буенча куелган «Әбүгалисина» спектаклендә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша. Араларында төрле яшьтәгеләре бар. Әмма яшь аермасы берни үзгәртми, чөнки балаларның барысы да үз эшләрен аңлап башкара, спектакльдә теләп катнаша, сәхнәдә үзен иркен тота.

– Әлеге студиягә эләгү өчен укучының билгеле бер харизмасы булырга тиеш. Кемнеңдер кушканга гына түгел, үзе теләп йөрүе дә мөһим. Студиядә без бик күп шөгыльләнәбез: атнасына 3-4 тапкыр дәресләр уздырабыз. Шуңа күрә бу эш тырышлык, түземлек таләп итә. Ә спектакль чыгарыр алдыннан укучылар өйләренә бары тик йокларга гына кайта, – дип көлә студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова. – Ярты елга бер яңа спектакль чыгарырга, дигән максат куйдык. Репертуар сайлау – иң авыр һәм катлаулы мәсьәлә, чөнки балалар өчен пьесалар юк дәрәҗәсендә. «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студия музыкаль юнәлештә эшли, шуңа да музыкаль әсәр эзләргә тырыштык. Өстәвенә, «Әбүгалисина» мәктәп программасында да бар. Бүгенге заман балалары «Әбүгалисина»ның серләрен белергә тиеш дип уйладык.

Әлеге студиягә балалар узган елның сентябреннән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрь аенда башланган. Биш ай дигәндә, мавыктыргыч һәм мәгънәле спектакль әзерләп өлгергән алар. Студиягә йөрүчеләр фикеренчә, монда актерлык осталыгына гына түгел, ә үзенчәлегеңне югалтмыйча, командада эшләргә дә өйрәтәләр. Театр – коллектив сәнгать, ләкин һәркемнең үз роле.

Мюзиклның эчтәлеге «Әбүгалисина» повестеныкыннан аерылмый. Төп мәгънә үзгәрешсез калган. Бертуганнар, Әбүгалисина белән Әбелхарис, бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем ала. Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина моны аңлый һәм гади халык вәкиле Хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне – патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Тик Каюм Насыйридан аермалы буларак, сәхнә әсәрендә, Әбелхарис вафат булмый, ә Әбүгалисина белән дуслашып, гыйлем таратуларын дәвам итә.

«Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова белем бирә.

– Мин балачакта театр түгәрәге дигән әйбер барлыгын белми дә идем. Алдагы тормышын театр белән бәйләргә теләүчеләр өчен язмыш үзе шушындый мөмкинлекне бүләк иткән! Бу балалар бик бәхетлеләр. Укучыларны киңәшләребез белән һәрвакыт канатландырып тору – безнең бурыч. Спектакльдә синең сүзең бармы, юкмы, уйныйсыңмы яки басып кына торасыңмы – мөһим түгел, чөнки сәхнәдә басып тора белергә дә кирәк, ул да – сәләт, – ди Алмаз Сабирҗанов.

Белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш. «Апуш» балалар театр студиясенә йөрүчеләр дә моны аңлый. Биредә алган белемнәрен киләчәктә дөрес кулланып, тамашачыларны матур спектакльләре белән сөендерерләр әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии