Классташларым

Тормыш чыннан да мизгел генә икән. Нигә шулай тоела соң ул? Бик күп вакыйгалар булды бит югыйсә. Ә гомер үткән дә киткән. Шулай дими, нәрсә дияргә кала инде. Соңгы өч ел эчендә өч классташым китеп барды. Минем яшьтәшләр бит алар. Алар турында истәлекләрем бар иде, бәлки якыннарына бер юаныч булып ирешер...

ИЛДУС ХАЛИТОВ

Классташым Илдус белән илле елдан соң гына очраштык. Мәктәпне ул алтын медальгә тәмамлады. Югары хәрби Авиация училищесында укыды, Германиядә хезмәт итте. Әфган сугышында катнашканын белә идем, анда авиация полкы командиры булган. Пенсиягә чыккач, хатыны белән туган авылыбыз Күгәрченгә кайтып, үзенең төп нигезендә яши башлады.

Мин классташлар очрашуына кайттым, сөйләшеп утырабыз. Аның һәр сүзенең нигезендә тормыш тәҗрибәсе ята: «Сугышта бит психология башка, – ди ул. – Башта гына куркыныч: снаряд шартлаган саен, пуля сызгырып үткән саен аяк-куллар калтырый. Соңрак калтырауны эчкә яшерергә өйрәнәсең, куллар ныгый, йөрәк калтыравы гына кала. Тора-бара инде гадәткә керә, эшкә йөргән кебек кенә. Өстәвенә азарт туа. Ярышканда абына-сөртенә, тәнең сыдырылганын да сизмичә йөгерәсең бит? Әнә шул инде. Ләкин моның куркыныч ягы да бар: артык мавыгып китеп, саклану чараларын онытып җибәрергә мөмкин. Ә калганы гадәттәгечә: заданиедан кайтасың, вертолетның тишекләрен скотч белән ябыштырасың һәм тагын очасың...»

Ничек дингә килүе турында сөйләде. Бервакыт парашюты ачылмый, баулар буталган. Таш булып җиргә якыная, каударланып, бауларны тарта, юк. Шулчак Хак Тәгаләдән сорый: «Коткар!» Шул ук мизгелдә кирәк бау кулына килеп эләгә, тарта, парашют ачылып китә. «Шушы хәлдән соң, – ди Илдус,– ниндидер Югары көч булуына мин тәмам ышандым».

– Максат нәрсәдә соң? – дип сорадым. – Менә без ниндидер юл үттек, инде финишка якынлашабыз. Нәрсәгә килергә тиеш идек без?

– Максатны без белмибез, – диде Илдус. Карашын өскә юнәлтеп, өстәде: – Максатны Ул гына белә. Безгә сиземләү буенча алдагы адымны эшләргә генә кала.

Сүз кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә күчте. Илдус:

– Башка кеше синең өчен көзге ул, син аңа карыйсың да үзеңне күрәсең. Башка кеше ул синең чагылышың. Мин ачулана башласам, хатыным әйтә: «Илдус, син кемгә кычкырасың?» Һәм без бер-беребезгә карыйбыз да көләбез, нәрсәгә ачуланганым да онытыла.

ДУСТЫМ РИШАТ

Гомәров Ришат белән бер урамда яшәдек, бергә үстек, мәктәптән бергә кайта идек. Соңрак кичке уеннарга да бергә чыга башладык. Бервакыт уеннан соң ике кыз артыннан киләбез. Ришат әйтә: «Кайсысы сиңа?» Мин көләм: чынлап әйтәме бу, шаярыпмы, кызларны шулай бүлешеп алырга да буламыни? Ә ул минем кызлардан оялып йөрүемне белә күрәсең, әйтә: «Тәбәнәгрәк буйлысы минем үземә дә ошый да бит, ярар, анысы сиңа булыр. Мин сөйләрмен, син тыңла. Өйрәнеп кал, гел генә мин булмам бит яныңда». Кызларны ике яктан «әсирлеккә» алдык та, барабыз. Ул сөйли, кызлар көлә. Минем яндагы кызга әйтә: «Култыклап ал син аны. Ул шундый инде, үзең кочакламасаң, кочакламас». Кыз кыю булып чыкты: «Ә-ә-ә, шулаймыни?» – диде дә мине култыклап алды.

Кызларны озатканнан соң, кайтып киләбез. «Галәмнең киңлеге! – дим мин, йолдызлы күккә карап. – Ә кемдер гомер буе авылдан чыкмый яши. Аңламыйм, ничек шулай яшәп була. Башка җирләрне, башка илләрне күрәселәре килми микәнни?»

Шәһәрдән кайткан вакытларда миңа авыл урамнары бик тар, өйләр кечкенә булып күренә иде. Аннан соң күп сулар акты, мин ярты гасыр инде читтә яшим. Хәзер миңа үзем кечкенә, ә туган авылым бөтен җир шарын биләп тора шикелле. Чыгып киттек тә ул, тамырлар бит авылда калган...

ЯШЬЛЕКНЕҢ БЕР СЕРЕ

Сәер мөнәсәбәт иде бу. Очрашкан саен бер-беребезгә карыйбыз да, елмая идек. Әйтерсең икебезнең арада ниндидер үзебез генә белгән сер бар. Нинди сер соң, аңламый идем. Аптырый идем, нигә әле бу кыз белән күзләребез кисешкән саен, кемдер кытыклый башлаган сыман, елмаясы, хәтта тыела алмый көлеп җибәрәсе килә. Ул да миңа карый да елмая иде.

Бу хәл беренче класстан башланды, мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итте. Бер класста укыгач, карамыйм дисәң дә карашлар еш очраша бит инде. Ничәнче тапкыр очрашса да, барыбер елмая идек. Хәзер дә әле, очрашсак, нәкъ яшь чактагы шикелле елмаешыр идек кебек. Соңгы елларда гына мин бу табышмакның серенә төшендем бугай. Мәктәпкә керер алдыннан булган бер вакыйга моның ачкычы булырга тиеш.

Җәйнең эссе бер көне. Дүрт-биш малай тирән ташу чокыры буйлап елгага таба йөгерәбез. Көчекләр сыман, өермәдәй бөтерелеп чабабыз. Әни әйтмешли, күзләргә ак-кара күренми. Күпергә җитәрәк, чокыр эчендә уйнап утыручы кызларга тап булдык. Малайлар, туктап, аларга бәйләнә башлады, аларның уеныннан көләргә кереште. Кызлар дәррәү кубып йөгерде. Күпер астыннан үткәч, сул як яр өстенә күтәрелделәр һәм андагы мунча эченә кереп качтылар. Эчтән бикләп өлгермәделәрме, ишекнең биге юк идеме, без дә алар артыннан барып кердек.

Кызлар караңгы мунчаның бер почмагына барып сыенды, малайлар аларны уратып алды. Мин кыюсыз гына читтәрәк басып торам. Малайлар, кызларга якын ук барып, әле берсенең, әле икенчесенең күлмәк итәген күтәрә башлады. Кызлар чәрелди, сикергәли, читкә тайпыла. Ә теге кыз, минем булачак классташым, зур кара күзләрен миңа текәгән дә тик тора. Мин дә аңа карадым да каттым. Тирәбездә ниндидер шау-шу, чыр-чу, ә без әйтерсең галәмдә икәү генә. Гүяки бу хәлләрнең безгә бернинди кагылышы юк...

Шушы вакыйгадан башланган икән бит безнең очрашкан саен бер-беребезгә елмаю. Аның елмаюы миңа хәзер: «Ник теге вакытта безне яклап бернәрсә дә эшләмәдең?» – дип шелтә белдергән дә кебек. Ә бәлки миңа бу шулай тоела гынадыр, ул мине күптән инде кичергәндер?.. Һәрхәлдә, минем шулай уйлыйсым килә...

Кем турында сүз барганы сер булып калсын инде...

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии