Яшьлеккә кайтып киләм

Яшьлеккә кайтып киләм

Яшьлек. Һәркем өчен кадерле, якын, истәлекле яшьлек еллары. Бер мизгелгә генә булса да яшьлеген искә төшермәгән кеше бармы икән? Кемдер моңлана, кемдер сагына, ә кемдер җыр аша күз алдыннан кичерә. Күптән түгел зәңгәр экраннан Фирзәр Мортазин җыр суза:

«Кайтыр идек без яшьлеккә

Инде соң, мөмкин түгел».

Ә менә туган авылым – Арча районы Яңа Сала авылы өлкәннәре яшьлекләрен искә төшерү өчен «Яшьлегемә кайтып киләм» дигән бәйрәм кичәсенә җыелды. Клуб эче шыгрым тулы, ә сәхнәдә өлкән буын кешеләре. «Көмеш чулпы» ветераннар ансамбле «Өммегөлсем» җырын сузды. Алар һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән. Еллар аларның йөзен үзгәрткән, җыерчыклар өстәгән. Ә күңел һаман да яшь. Без яшь чакта дип, һәрберсе яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Оркыя Мөхәммәтҗанова, Гаишә Тумакова, Нурия Кәшировалар яраткан җырларын башкардылар. Кичәгә тәмле милли ризыклар да пешереп алып килгәннәр. Сәвия апа Газизова, Зөлфирә апа Мөхәммәтҗановалар пешергән кош телен халкы да авыз итте. Әбиләребез белән күп кенә бәйгеләр дә уздырылды. Алар бер-берсеннән уздырып, оныкларына иркәләп әйтелгән сүзләрен искә төшерде, аларга дәрес хәзерләргә булышулары, яраткан гөлләре турында да сөйләделәр. Ә бәйгедә катнашучыларга өлкән буын вәкилләре Сәкинә әби Мәрдәнова һәм Нурания апа Сафина яшьлек җырларын бәйрәм сәламе итеп юллады.

Авылда яшьләр дә бик талантлы. Фидалия һәм Илүзә Мөхәммәтҗанова, Айсинә Рәхмиева, Лилия Шалканова, Әлфия Әхмәдуллина, Ришат Нотфуллин, Динар Зәйнуллиннар әниләр, әбиләр өчен матур җырларын бүләк итте. Гөлнара һәм Ризәлә Сафина, Фирүзә Мөхәммәтҗанова матур биюләре белән сөендерде. Кыскасы, авыл халкы бу көнне рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Авылыбызда үрнәк алырдай, горурланырлык өлкән әбиләребез дә, яшьләр дә күп безнең. Авыл халкы шушы кичәне оештырган авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, клуб мөдирләре Фәридә Борһановага, Миләүшә Әхмәдуллинага рәхмәт белдерә.

Сөмбелә ӘҮХӘДИЕВА.

Арча-Яңа Сала-Казан.

Комментарии