Күңелләрдән чыкмый көйгән ипи тәме

Мин күршеләрдән, бигрәк тә анда яшәүче әбиләрдән уңдым. Без балачакта 4 хуҗалык бер кебек яшәдек. Балалар белән әбиләр “командовать” итә иде. Тормыш авыр, әниләр бик усал, ашарга юк дәрәҗәсендә.

Күршедә Камәр әби бар иде. Ул тракторчыларга җәй көне ипи пешерә. Мичтә пешереш иде бит ул вакытта. Никтер, Камәр әби пешергән ипинең төбе гел көя иде. Тракторчылар көйгәнен ашамый. Без исә аларның киткәнен көтеп кенә торабыз да көйгән ипине кереп ялт иттерәбез. Камәр әби өйдә булмаса да керәбез. Үскәч, тамаклар туйгач кына аңладым: ул аларны безгә, күрше балаларына, калсын өчен көйдергән. Аның үзенең 11 баласы булган. Ике малае сугышта үлгән. Без белгәндә 3 кенә баласы бар иде, калганнары үлеп беткән. Күңелләре киң булган элеккеләрнең.

Хәзерге күршеләрем дә бик әйбәт. Бер-беребезгә керешеп, бер гаилә кебек яшибез. Уң як күршем үлде. Йорты буш тора хәзер. Сул як күршеләрем дә бик әйбәт. Аларның 44 яшендә Әмир исемле уллары үлде. Әмир бигрәк дөнья бәһасе кеше иде. Аллаһы Тәгаләгә дә әйбәт кешеләр кирәк шул. Ул бигрәк кешелекле булды. Бер елны бакчам сукаланган, ә кызым һаман кайтмый да кайтмый. Бәрәңге утыртырга кирәк, бакчам кибә. Әмир исә: “Синең кызыңа дөнья терәлмәгән, әйдә утыртабыз, дәш күршеләрне”, – дип көрәген алып кереп җитте. Шулай итеп бәрәңге дә утыртылды.

Телгә алган кешеләремнең күбесе хәзер арабызда юк инде. Урыннары оҗмахта булсын. әйбәт булганда, тормыш җиңелрәк, яшәү күңеллерәк.

Римма КАДЫЙРОВА.

районы, Олыяз авылы.

Башымны катырмагыз әле

– Керергә рөхсәтме, – дип сорады Илдар абый кабинеты ишегеннән башын гына тыгып.

– Нишләп ярамаска ди, сезне үзебез үк чакырттык, әйдә керегез, утырыгыз, – диде участок милиционеры Илһам. Тәк, дип ул кулына бер бит кәгазь алды да, әйдә, сөйлә, авыл угрысы дип, Илдар абыйга эндәште.

Бетте Илдар, югыйсә үзе милиционерны контр атакага тотмакчы иде.

– Нәрсәсен сөйлим инде аның, сезгә бар да билгеле, – диде олтанлы бияләй кебек тагын да кечерәеп калган Илдар.

– Сөйләргә туры килер, – диде Илһам. Син ничә тапкыр гафу үтендең инде, янәсе бармак та тидермим. Менә тагын ике капчык фураж урлагансың. Колхоз – диңгез, без кораб дисеңме әллә? Юк инде, кораб комга утырды. Менә, тәк, синең ишеләр утыртты аны комга.

Эх Илдар абыең баш төзәткән булса, сөйләшә белер иде ул синең белән.

– Юк, теге ни, иптәш милиционер, мин бит урламадым. Кеше урлаганны гына таптым һәм алып кайттым, – диде ул тотлыга-тотлыга.

– Тапкач кая куйдыгыз, – диде участковый һәм урыныннан сикереп торды. Ник ул тапкан әйберне кире илтмәдең? Нишләттең инде аны?

– Нишләттем, нишләттем, озаттым. Теге, үзең беләсең инде, бик авырта иде башым, бер яртыга тапшырдым мин аны, – диде Илдар шабыр тиргә батып.

– Тәк-тәк, урлаганны урлап сату икеләтә урлауга керә, шуны сатып эчкән өчен – өч тапкыр, ә инде эләккәнең өчен – дүрт тапкыр. Менә сиңа дүрт. Икешәр капчыктан гына санасак та була сигез капчык. Әгәр бу капчыкларны хөкүмәт бәясеннән ике тапкыр арттырып түләтсәк, күпме була?

Махмырдан чыгып Илдар абый сүзгә кереште.

– Ни, кем, иптәш лейтенант, мин бит теге, ни ике капчык фураждан бары 100 г нәрсә генә эчеп кала алдым. Дуслар күп иде бит.

– Әле сез төркем белән идегезмени? Бу инде тагын икеләтә була. Ягъни сигез капчыкны икегә тапкырласак, бу була 16 капчык. Әйдә, абзый, кулыңны куй, – диде участковый.

– Энем, җаным Илһам, хәзер 1 литр “Иске ”ны алып киләм, зинһар, шул арттыруларыңны бетер, “дело” гына ачма, гаиләмне харап итәсең бит, – дип ялварды тәмам коелып төшкән Илдар.

Участковый Илһам йомшара төшеп: “Күптән шулай диләр аны, сатып эчәсез дә махмырдан монда килеп башны катырасыз”, – диде, үзе дә җепнең очына чыкканына сөенеп. Чөнки аның да бу вакытта башы каты итеп чатный иде. Шулай булмыйча соң, кичә генә туган көнен уздырган иде ул.

Азат МӨХӘММӘДЪЯР.

Казан.

Күршеләр һәм тал-тирәк

(Булган хәлләр, исемнәр үзгәртелде)

Гомер түренә атлаган саен, күңелдән мәңге китмәс хатирәләр ешрак искә төшә. Әйтерсең алар кичә генә булып узган…

Язның җәйгә атлаган иң саф, иң гүзәл мизгелләрендә бер кичне бакча артындагы киң, озын эскәмиядә дүрт йорттан күршеләр тезелешкән. Һәрбер йортның бакча башыннан елга ага, ярларында башлары күкләргә ашкан тал-тирәк тезелешкән. Бар җиһанны моңга күмеп, кошлар сайрый. Бары сандугачлар моңын тирәкләргә оялаган карга тавышы бозгалый.

Шул яшеллекнең саф һавасын сулап, елга ярындагы чишмәнең көмеш суын эчеп, сайрар кошларның моңлы җырын тыңлап яшәгән намуслы, шат, йомшак күңелле күршеләр шул кичне шайтан коткысына бирелде. Менә шул каргаларның оя ясавы, нигәдер, күңелләренә хуш килмәде. Сөйләшеп утыра торгач, берсе әйтеп куя:

– Әллә бу тирәкләрне утынга турыйкмы? Бакча башлары да ачылып калыр иде. Ни дисәң дә, бәрәңге бакчасының бер өлеше күләгәдә утыра ләбаса. Бәрәңге уңышы да күтәрелер иде.

Икенчесе сүз ала:

– Дөрес әйтәсең, күршекәем, утын әзерләү дә елдан-ел кыйммәтләнә. Аннан килеп, тирәкләр санын киметсәк, каргалар тавышыннан да котылыр идек…

Шулай итеп, күршеләр нәфесе бушка килгән ягулыкка – җәелеп үскән, башлары күккә ашкан тал-тирәкләргә төшә. Берәмләп киметергә, бакча башларын киптерергә алыналар.

Җир өсте катырып, беренче кырпак төшү белән, Рәсим бабайның кияве Хәммәт иртән беренче тирәкне егарга кичтән пычкысын әзерләп, тешләрен кайрап куя. Шул төнне этләре улап чыга. Эт уласа, яхшыга түгел, бәла-каза киләсен алдан сизә ул. Дөресен әйткәндә, елавы ул аның.

Таң ата, яктыра. Хәммәт эшкә тотына. Каенеләре Илсур белән Харис булышырга алына. Тәненә ырылдап пычкы тешләре ябышу белән, тал-тирәк ыңгырашып куйгандай була. Тирә-якка кызгылт пычкы чүбе кан тамчыларыдай ап-ак кар өстенә сибелә. Пычкы чыжылдый-чыжылдый гасырлар шаһите тирәкне кимерә. Иртәгесен кичкә тал-тирәк ике әрҗәсе утынга әверелеп, әрдәнәләргә өелеп куела. Ә Хәммәткә бу утын куанычын күрү, киләсе җәйләрдә яңа бәрәңге уңышыннан авыз итү насыйп булмый. Кинәт авырып китеп дөнья куя.

Әнвәр абый бакча башы да бер тирәктән азат була. Оя ясарга агач кимегән саен, карга саны да кими. Ләкин алдагы җәйдә бу бакчалар уңыш китерми. Бәрәңге тишелеп, матур гына үсеп килгәндә, көчле яңгыр явып, елга ярларыннан ташый. Көчле су ташкыны һәркемнең абзар-мунча артларына кадәр менеп җитә. Бакчаларны ләмгә, агып килгән чүп-чарга күмеп, бераз вакыттан соң чигенеп, ярларына кире кайта. Берничә көн ныклап кояш кыздырганнан соң, бәрәңге бакчасының өсте яргаланып беткән чүл өстенә охшап кала. Һәркем хәленнән килгәнчә җирне йомшартып, аз-маз бәрәңге уңышы ала. Ә шуннан соң бакчаларның яртысы сазлыкка әйләнә. Булдыра алган кадәр печән орлыгы чәчеп, калган дымлы урынны су кыягы баса.

Аллаһы Тәгалә җибәргән табигать казалары да туктатмады адәм балаларын. Нәфес-шайтанга ирек кенә бир инде, баткаклыкка бер кереп бассаң, суыра бит ул төпкә. Табигать матурлыгына булган карашны читкә җибәреп, әрдәнәләрдәге бушка килгән ягулык-утын күбрәк хуш килде күңелләренә.

… Биек агачның төбе, тирә-ягы чиста була, күләгәсен җил ала. Кем уйлады бу хакыйкатьне ул чакта. Мәгърур тирәкләргә алмашка бакча башларын, елга ярларын куе, вак әрәмәлек хасил итеп, вак таллык басты…

Бу афәттән дә сабак алмый күршеләр. Тал-тирәкләр кимегән саен, әле бер өйдә, әле икенчесендә авырулар күзәтелә, башка хәвефле хәлләр булып тора. Гомер дым тартмаган идән аслары, базлар су белән тула.

Менә 20 гасыр ахыры якынлаша. Иртән үзәк өзгеч хәбәр: Химмәтнең бердәнбер улы басуда күрше егете белән мотоцикл белән бәрелешә. Күрше егете урында җан бирә, ә Химмәтнең улын хастаханәгә озаталар. Ул анда реанимациядә аңына килә алмыйча бер атнадан үлә. Фәйрүзә әбисе дә таяклар ярдәмендә генә йөри ала торган булып кала. Рәсим бабасының да бер аягын кисәләр. Алга узып әйтим: Вилсур белән Харис та яшьли вафат була. Химмәтнең 60ын яңа гына тутырган хатыны Бәдерниса да кисәк кенә авырып вафат була. Олы кызы чирли. Кече кызы “яшел елан” әсирлегенә эләгә.

Тал-тирәк кисеп, үзләренә кышлык утын әзерләгән елны икенче күрше Гайфулла абзый үзенә-үзе кул сала. Майтап апа ялгыз кала. Майтап а паның бу утынны ягарга кулы тартмый. Өй алды, лапас түренә өелгән килеш утыра бирә тирәк утыны, үзе колхоз китерткән каен-усак утыны белән җылына. Еллар үтү белән, Майтап апа вафатыннан соң, йортында калган туганы шушы тирәк утынны авырлык белән көн күрүче энеләренә бушка төяп озата.

Әнвәр абзый үз җирендәге соңгы тирәкне еккан елны имәндәй таза улында йөрәк чире таба.

Тик Сабир өлешенә тигән җирдә 4 тирәк утырып кала. Шунда күршесе Әнвәр абзый Сабирга:

– Безнең бакча башлары ачылып калды, синекеләр карга-козгын җыеп утыра. Әллә үзеңә кирәкмәсә, без кисикме? – дигән сүзенә Сабир каршы килми. Хатыны Гөлүсә генә ризасызлыгын белдереп маташса да, нишлисең, ир сүзе – закон. Ул шунда: “Һич булмаса, икесен генә калдырыгыз”, – дип әйтеп куя.

Әнвәр абый улы Әхтәм белән шул ук көзне эшкә тотына. Әхтәм егып салган тирәкләрне тураклап, лапас астына ташыйлар. Хатыны Галимә апа юанрак ботакларын да әрәм итми: күкрәгенә кысып, кочак-кочак өенә ташый. Янә нәтиҗә озак көттерми: уллары Әхтәм йөрәк чиреннән кисәк кенә үлеп китә. Галимә апаның да күкрәгендә яман чир табалар. Алга узып язам: бер-бер артлы Галимә апа, Әнвәр абый да дөнья белән хушлашты.

Хатыны Гөлүсәнең сүзенә колак салмыйча, Сабир да хаталана. Бер кышны, утын кирәк булмауга карамастан, соңгы тирәкне турап ыргыта. Һәм җәзасы да озак көттерми: аңа җиңелчә генә инсульт була. Аннан бердәнбер улын да җир куенына сала.

Табигатькә эшләнгән зыян үзенә бумеранг булып кайтканын аңлаган Сабир бакча башларын, су буйларын дендрабакчага әверелдерә. Су буйларында миләш, шомырт, балан, алмагач, туя агачлары, артыш куаклары күзне иркәли. Рәт-рәт утырган чыршы-нарат күңелне сөендерә. Ни хикмәт: дымлы урын яратмаган нарат, чыршы күкрәп үсә. Быел өчесендә күркәләр дә күренде. Киләчәктә алар юкка чыгарылган тирәкләргә тере һәйкәл булып үсәр.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

“Верховный”га биреп карагыз

Ферма сыерларына көнгә бер тапкыр яшел кукуруз массасы ашаталар. Сыер савучылар өйдәге бозауларына да шуннан өлеш чыгара. Кайтканда алып кайтырга ашлама капчыгына тутырып куялар.

Эш бетә. Сыер савучылар “байлык”ларын күтәреп өйгә кайтырга чыга. Шулвакыт аларны участок милиционеры тота. Акт төзелә, материал иптәшләр судына тапшырыла.

Ниһаять, суд ясый торган көн дә килеп җитә. Колхозның биш авылдагы бөтен активы җыела фермага. Сыер савучылар бу хәлгә гарьләнеп үкси-үкси елыйлар. Араларыннан бер шук апа: “Малайлар, бик елап бетерешмәгез, Верховныйга биреп карагыз әле”, – ди елмаеп. Бу сүзне ишетүгә барысының да авызы колагына җитә. Судта “силос каракларына” кисәтү ясау белән генә чикләнәләр.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Күңелләрдән чыкмый көйгән ипи тәме, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии