Себер Никуласы яисә Искра Хәлим

Артта калган елларның берсендә безнең Питрәч райпосының АТХсына ерак Себердән кайтып, Хәлим исемле 35-40 яшьләрендәге бер ир эшкә урнашты. Ул жор телле, җырларга-биергә, уен-көлке сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты. Машинасы ансат кына кабынып китсә, башындагы салам эшләпәсен җиргә атып бәрә дә, ялтырап торган күн итегенең кунычларына куллары белән шап-шоп суга-суга, урысча такмаклар әйтеп, «Яблочко»га бии, аннары татарчага күчеп:

«Сөям сине, җанашкаем,

Ватылмас булсаң гына.

Аракы эчкәч ГАИга

Тоттырмас булсаң гына», – дип, «Баламишкин» көенә җырлап җибәрә иде. Менә шундый комик сыйфатларга ия булган Хәлимгә тора-бара урыс шоферлары Себер Никулины дигән кушамат такты.

Шулай бервакытны Шәле сельпосына товар төяп кайтканда, моның машинасы сүнә. Моторын кабыза алмыйча, интегеп бетә бу. Инде нишләргә икән, дип башын кашып торганда, янына шулай ук уен-көлке яратучы Габдрахман абый Вәлитов килеп туктый. «Үрләми (кабынмый) кәҗәләнә генә бит, – ди аңа Хәлим. – Кул стартеры белән әйләндерә-әйләндерә, уч төпләрем кабарып чыкты. Булыш әле, пожалуйста, кабынып китсә, үзеңә туйганчы «ябалак шулпасы» эчерермен (Себердә кайберәүләр хәмерне шулай дип атый икән)». «Бензины бармы? Искрасын тикшердеңме?» – дип сорый Габдрахман абый. «Бензины ярты бак. Ә искрасы кайда була соң аның?» – ди Хәлим. «Техника буенча белеме бер дә юк икән бит моның. Праваны сатып кына алды микәнни?» – дип фикер йөртә тәҗрибәле шофер. «Менә бу узелга елга ике тапкыр искра салына. Ә ул синең бөтенләй дә беткән, машинаң шуңа күрә кабынмый. Чиләгеңне ал да, колхозга йөгер. Склад мөдире Гыйльметдин абый шунда әле. Бик әйбәт, юмарт кеше ул. Юлда калдым, дип, кулларыңны күкрәгеңә куеп, зинһарлап сорасаң, бирер. Бер литр «тәртә муен» «Столичная»ны да алырга онытма».

Габдрахман абыйсының киңәшләрен төгәл үтәп, кулына 12 литр сыйдырышлы тимер чиләк, аның эченә 2 шешә ак аракы куеп, Хәлим колхозның машина-трактор паркына йөгерә. Кулына чиләк тотып, искра сорап кергән Хәлимнең чиләгендәге аракыларын күргәч, Гыйльметдин абый авыз чите белән генә елмая да, бик тә җитди кыяфәт чыгарып: «Син ун минутка соңга калып килдең бит, энекәш. Бая гына кырып-себереп, колхозның сөт машинасына актыгын биреп бетердем. Бүген кичкә алып кайтып җиткерәләр. Күпме кирәк, шуның кадәр алырсың, түлке эшли торган җиреңнән ышаныч кәгазе алып килергә онытма, яме!»

Хәлим гараждан әйләнеп кайтканчы, Габдрахман абый аның машинасын кабызып, сельпо ишек алдына китереп тә куя. Үзе кабинада язу калдыра: «Пожарныйда эшләүче Әптер (кушаматы) Исмәгыйленнән әҗәткә бер чиләк искра алып тордым. Гыйльметдин абыйдан алгач, иртәгә кайтарып бирерсең. Мин киттем, сине көтеп торырга вакытым юк, чөнки сыер савучыларны җәйләүгә алып барасым бар».

Хәлим белән булган искра вакыйгасы бик күпләрне елмаерга, ә безне, АТХ шоферларын, туйганчы рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. «Бер литрга бер чиләк искра бирәм, зинһар, ал инде», – дип, тегенең теңкәсенә тиделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәве аркасында аның хезмәт хакы ГАИга штрафлар түләүгә китеп барды. «Себернең мин эшләгән районында нибары бер юл тамгасы бар иде. Ә сезнең Казанда чат саен әллә нинди мин бер тапкыр да күрмәгән тамгалар эленеп тора. ГАИшникларның да исәбе-хисабы юк. Күрсәләр, туктатмыйча калмыйлар. Шуның өстенә көн аралаш диярлек авызымның турылыгын-кыеклыгын тикшерәләр. Кичә эчмәдеңме, күңел ачмадыңмы, дип, әллә нинди целлофан пакетларга өрдереп үзәккә үтәләр, җәзалыйлар. Себерем минем! Күпме кирәк, шуның кадәр «ябалак шулпасы»ннан авыз итеп, һәр көн саен чумара акчасына күңел ачып, рәхәтләнеп яшәгәнмен икән. Койрыгымны сыртка салам да, китәм мин Шәлегездән, Мансур», – диде миңа Хәлим Казанга товар алып кайтырга барган җиреннән правасын алдыргач. Нинди җилләр, нинди язмыш аны безнең якларга китереп ташлагандыр, анысы миңа билгеле түгел. Алты ай көчкә-көчкә эшләгәннән соң, правасын алдырып, Искра Хәлим дигән кушамат тактырып, киредән туган-үскән якларына кайтып китте ул.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии