Кыш Бабай килде безгә дә

Кыш Бабай килде безгә дә

Олы кешенең әздән дә хәтере кала, юктан да күңеле була. Яңа ел алды көннәрендә бар җирдә бәйрәм ыгы-зыгысы: кемдер йорт-җирен тәртипкә китерә, кемдер балалары кайтуга мич ризыклары хәстәрләп мәш килә, җыйнап кына әйткәндә, «кемнең кемдә ни эше бар» дигәндәй, без олылар янына көн дә кереп йөри торган күрше-күләннең дә бәйрәм мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, кереп чыгарга вакытлары тими. Утырабыз шулай дускаем Суфия белән вак-төяк сөйләшеп. Сөйләшкәнебез кышның күпләп яуган карлары, табигатьтә барган үзгәрешләр турында, һәм дә инде билгеле, илдә-көндә барган көнүзәк мәсьәләләр хакында: яңа елдан үсәчәк бәяләр, түләүләр турында. Шул мәлне ишек дөбердәткән тавыш ишетелде, һәм ишектән кем килеп керде дип уйлыйсыз? Үзебез дә шаккаттык – ишектә ялтыравык озын таягына таянган, Кар кызын да иярткән Кыш Бабай кереп, җырлый-җырлый, бии-бии, Кар кызына шигырьләр сөйләтеп, безне бәйрәм белән котлап чыгып китте. Инде Кыш Бабайга ышану яшеннән күптән чыккан булсак та, күңелләребез тулып, шатлык хисләре кичереп, Бабай калдырган күчтәнәчләр белән озаклап чәйләр эчтек һәм безне шушылай итеп хөрмәтләгәне өчен караучыбыз – социаль хезмәткәр Эльмира Хәбибуллинага эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәсебез килеп, шушы язманы язарга уйладык. Тирәбездә аның кебек кешеләр күбрәк булса – дөньялар яктырып китәр, яшәүләре күңеллеләнер иде.

Нәзирә ӘХМӘТҖАНОВА,

Алабуга районы, Илмәт авылы

Комментарии