- 26.08.2024
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2024, №8 (август)
- Рубрика: Аулак өй
25нче июльдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты нигезендә казанлылар һәм башкала кунаклары «Кичке уен»га җыелды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» – бию остаханәсе буларак оештырылган күңел ачу чарасы ул. Анда катнашучылар биюләр өйрәнә, фольклор уеннарда катнаша. Чираттагы дәрес-кичәдә уен-биюләрне педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов оештырды. Бу концерт түгел, артистлар – тамашачылар үзләре. Алар фольклор уеннарында катнаша, бииләр, җырлыйлар. Олысы да, кечесе дә «капка», «кул чабышлы», «ачык авыз җебегән» кебек уеннарны рәхәтләнеп уйнады, өлкәннәр яшьлеген искә төшерде, яшьләр яңалык алды.
Кызлар һәм егетләр арасында иң оста биючеләргә бу юлы да бүләк бар иде: түбәтәй һәм милли бизәкле яулыкны чараның алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты, «Тәртип» радиосы алып баручысы, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов тапшырды.
Проектның кураторлары – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучылары билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Проект һәм алдагы чаралар турында тулырак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ВКонтактедагы рәсми төркемендә: https://vk.com/tatardancekzn
Комментарии