«Туган җир» тапшыруына 15 яшь!

«Туган җир» тапшыруына 15 яшь!

«Яңа гасыр» телеканалында баручы «Туган җир» тапшыруын карамаган, белмәгән кеше юктыр республикада. Ул – Татарстан аграр тармагындагы яңалыкларны, көндәлек мәшәкатьләрне, проблемаларны һәм казанышларны киң итеп яктыртып баручы бердәнбер тапшыру дияргә мөмкин.

Менә шушы тапшыруга 15 яшь. «Туган җир»нең тәүге чыгарылышы эфирда 15 ел элек 9нчы март көнне булган икән. Ул «Җир сулышы»н алыштырды. Тапшыруның алып баручысы Рамил Гарипов: «Әле хәзер дә «Җир сулышы» дип еш шалтыраталар. Баштарак төзәтә идек, хәзер үзебез дә күнектек, төзәтеп тормыйбыз», – ди. Ә «Җир сулышы»н 2005нче ел ахырына чаклы мин фәкыйрегез – Раиф Гыймадиев алып барган идем. Соңыннан 2006нчы ел башыннан «Туган җир» башланды. Шуңа күрә Рамил белән без, янәсе, көндәшләр, хәтта дошманнар, дип күрүчеләр дә булгалады. Ә без һәрвакытта да дуслар булдык. Менә «Туган җир»нең туган көне уңаеннан, тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Рамил Гарипов белән әңгәмә корып алдык әле. Күп кенә кызыклы мәгълүматлар турында фикер алыштык.

– Рамил, 15 ел синең өчен күпме ул? Юбилей итеп кабул итәсеңме аны?

Бер караганда, 15 ел телевизион тапшыру өчен күп тә кебек. Әмма әллә нәрсә күп дип әйтеп булмый аны, уза да китә. 15 ел 15 көн кебек кенә. Шул вакыт эчендә 625 тапшыру чыккан эфирга. Шушы 15 ел эчендә тапшырулар әзерләү өчен 1 миллион чакрымга якын юл гына үтелгән бит. Республика районнары, авыллары буйлап шул чаклы йөри торгач, инде бишенче машиналары тузып килә икән.

– Рамил, син алдан Арча радиосында эшләдең. Һәм кинәт «Яңа гасыр» телевидениесе киңлекләре ачылды алдыңда. Алай гына да түгел, атна саен ярты сәгатьлек тапшыру. Бу зур җаваплылык. Куркып калмадыңмы, үкенгән чаклар булмадымы?

– Юк, хәзер дә ике дә уйламас идем. Мин Арча радиосында эшләгәндә, Илфат абый Фәйзрахмановны еш чакыра идек. Ул танылган телевизион тапшырулар авторы, алып баручы, баш мөхәррир иде. Һәр кайтуында безнең радиоэфирда кунак булып чыгыш ясаудан тыш, журналист, алып баручы буларак безне өйрәтте ул. Икенче төрле әйткәндә, телевидение мохиты белән таныштырды. Шул вакытларда минем күңелдә телевидениегә ниндидер якынлык, үз итеп карау тугандыр. Әле хәтерлим, Илфат абый үзе дә телевидениегә эшкә килергә чакырды. Дөрес, мин алдан барыбер дә шикләндем. Эшли алмам кебек иде. Язмыштыр инде, соңрак радиодан китәргә туры килде. Һәм мин ихтыяри-мәҗбүри Илфат абыйга шалтыраттым. Ул вакытта алып баручыларга кастинг игълан ителгән иде. Конкурсны узып, «Хәерле иртә» тапшыруында эшли башладым. Әлеге тапшыруның баш мөхәррире Илгизәр Хәйруллин иде. Ул үз киңәшләрен бирде, Илфат Фәйзрахманов «үз иләге» аша үткәрде: шулай итеп телевидение форматында репортаж әзерләргә өйрәнә башладым. «Хәерле иртә» тапшыруында 4 ай тирәсе генә эшләргә өлгердем. Җиңел түгел иде. Чөнки ул вакытта яшәү Арчада, иртәнге эфирга килеп өлгерү өчен сәгать өчтә торып юлга кузгалырга кирәк. Җитмәсә турыдан-туры эфир иде… Соңыннан Илфат абый «Әйбәт-гайбәт» тапшыруына алды. Анда бер ай йөргәч, «Туган җир» тапшыруына алып баручыга конкурс үткәрелүе билгеле булды. Синең «Җир сулышы» тапшыруыннан киткән вакытың иде. Шул конкурсны узып, үземне «Туган җир» тапшыруында таптым дияргә була.

– Шулай да, нәрсә истә калды: куркумы, җаваплылыкмы, әллә «мин монда урнаштым бит!» дигән куанычмы?

– Бөтенесе дә бар иде, Раиф! Аеруча «башкарып чыгып булырмы» дигән икеләнүне җиңү авыр булды. Режиссерыбыз ул вакытта Дания Гаязова иде. Хәтерлим, эфирга язылганда ул миңа психологик яктан, үз-үземдә эчке ышанычны булдыруда нык ярдәм итте.

Куанычы да бар иде инде күңелдә… Беренче тапшыру эфирга чыкканнан соң, язмасын кат-кат карадым, кимчелекләрне күңелгә «киртләп» куйдым. Гомумән, хәзер дә һәр тапшыру саен шулай эшләргә тырышам.

Изображение удалено.– Ә нинди кимчелекләр таптың үзең өчен беренче тапшыруларны карап?

– Иң элек, камера каршында үзеңне иркенрәк тотарга кирәклеген аңладым. Аннан, халыкчан итеп сөйләргә кирәк дип искәрттем. Катлаулырак төшенчәләрне дә гади итеп җиткерә белү мөһим бит.

– Дөрес, бу яктан син хәзер остарып беттең инде. Ә менә тапшыруның эчтәлегенә килгәндә, син аннан канәгатьме? Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытларда «әче борычлы» репортажлар кимеде кебек. Менә мин Әгерҗе, Актаныш районнарындагы хәлләр турында тәнкыйди репортажларны гына хәтердә калдырганмын. Элек андый сюжетлар күбрәк иде кебек. Ялгыш бәяләмәсәм, нидән шулай ул: заманасы үзгәрдеме, мөһимлеге беттеме, әллә башка сәбәпләрме?

– Дөрес, андый репортажлар сирәгәйде. Шалтыратучылар да шулай диләр. Аның сәбәпләре күп инде. Беренчедән, үзең дә шул юнәлештә эшләгәч яхшы аңлыйсың, элек тәнкыйтьнең көче бар иде. Андый репортажлар эфирга чыкса, анда чагылган кимчелекләрне ничек бетерергә дип уйлыйлар иде. Югарыдагы җитәкчелек тә лояль карады. Ә хәзер син тәнкыйть материалы төшерә башлауга, җитәкчеләр югарыга, дус-әшнәләренә шалтыратырга тотыналар. Кимчелекне бетерү турында уйлаганчы, үзләренә яклау эзли башлыйлар. Журналистка «управа» таптыртырга тырышалар.

– Андый хәлләр элек тә юк түгел иде. Мәсәлән мин «Җир сулышы»ында чакта йортым подъезды төбендә «конкрет сөйләшергә теләп» көтеп торучылар да булды. Ә ике-өч тапкыр әзерләгән репортажларны эфирга бирер алдыннан Марат Готоф улына алып барып күрсәттем. (Ул вакыттагы Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры – автор.) Чөнки «югарыдан» килгән күрсәтмәләр нигезендә, аларны эфирга бирдертмәскә тырышучылар булды. Ә без барыбер бөтен репортажларны да эфирга чыгардык.

– Әйе, Марат Әхмәтов ул яктан объектив, тәнкыйть материалларын гел эфирга бирү ягында булды. Журналистлар өчен табыш инде ул…

Изображение удалено.Үзең әйтмешли, «әче борычлы» репортажларның сирәгәюенә килгәндә, тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтер идем. Хәзер авыл җирлегендә, районнарда халык та курка башлады кебек. Кайчакта зарланып шалтыраталар, исемнәрен дә әйтергә куркалар үзләре. Ә безгә шунда барып, кемнәрдәндер интервьюлар алып, гадел репортаж ясарга кирәк. Исемен дә әйтергә курыкканда, кая инде алар камера каршына басып сөйләсен ди. Шунлыктан телевидение өчен андый репортажлар әзерләү шактый кыенлашты. Җитмәсә хәзер элеккеге колхозлар түгел бит. Кая карама инвестор, һәрберсенең сак хезмәте. Сүгү нияте белән килгәндә, алар хуҗалык территориясенә кертмәскә тырыша. Кайчак шулай талаша-сугыша эшләргә туры килә.

– Халык курка башлады дигән сүзеңә генә өстәп әйтәм, бәлки бу очракта курку да түгелдер, ә аларның хокуксызлыгы нәтиҗәседер. Авыл халкы тәмам яклаучысыз калды бит. Элеккеге колхозда рәис барыбер дә халык мәнфәгатеннән чыгып эш йөртә иде. Ә хәзерге инвесторлар, директорлар, милекчеләр беренче чиратта бизнес коручылар. Алар акча артыннан гына куучылар. Кемдер «күп сөйләшә» башласа, эштән куа да чыгара.

– Шулай инде, Раиф. Бер яктан, авыл халкы хокуксыз, яклаучысыз кала бара. Икенче яктан, шул ук аграр оешма җитәкчеләре: инвестормы, директормы – үзләре дә шундый хәлдә. Кара инде, яз җиттеме ашлама ташучы машиналарны туктатып, көпчәккә туры килгән авырлыкны үлчәп интектерәләр. Янәсе артык төямәгәнме? Артык авырлык булса, штрафлары котчыккыч! Урак вакыты башлангач, кырдан икмәк, шикәр чөгендере ташучы машиналар белән янәдән шул хәл.

Тагын бер мисал – ашлама бәяләре. Узган ел тоннасы 14 мең сум торган ашламаны быел 19 мең сумга да сатып алырга тилмерәләр аграрчылар. Бәясе шул чаклы артса да, ул ашлама җитәрлек күләмдә түгел. Чөнки «Менделеевск-Азот» заводы җитештергән ашламаның күбесен вагоннарга төяп чит илләргә озата. Ә безнең аграрчылар завод капкасы төбендә тәүлекләр буе чират көтә. Бушка түгел, шундый кыйммәт бәядән сатып алырга чират көтәләр бит! Ягулык бәясе дә яз җиткән саен, кыр эшләре башланыр алдыннан өскә сикерә. Әнә, дөньяда икмәк хакы күтәрелә. Безнең илдә он бәясе артмасын дип, он-икмәк предприятиеләренә федераль бюджеттан саллы гына компенсация бүлеп бирделәр. Ә чималны җитештерүче төп буын – ашлык үстерүче аграрчылар читтә калды. Мондый шартларда эшләүче аграрчыларга, бер караганда, рәхмәт кенә әйтерлек!

– Үзебез дә сизмәстән, аграр тармагына кагылышлы проблемалар турында гына сөйләшүгә күчтек бугай. Әйдә, шушы көннәрдә 15 яшен тутырган «Туган җир» тапшыруы турында сөйләшүгә якынрак килик инде. «Туган җир» тапшыруын иҗат итүче команда нинди ул?

– Иптәшеңнең кем икәнен белергә теләсәң, юлга чыгып кара диләр. Менә безнең шоферыбыз – Самат Бәдретдинов, бервакытта да сынатмый. Әйткәнемчә, ул инде синнән калган «мирас». Әле сиңа хәтле, мәрхүм Галәветдин абый Зыятдинов белән күпме йөргән бит. Ул бу редакциядә иң озак эшләүче кеше. Машинасы һәрвакыт төзек, үзе аек, юлда бик ышанычлы дус ул.

Видеооператорлардан шактый озак һәм нәтиҗәле эшләүчеләрне – Марат Шәйхетдиновны әйтер идем. Ул мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын! Аннан, Сергей Малыгин күп йөрде минем белән. Икесе дә бик оста операторлар. Хәзер соңгы 4 елда Рамил Гарифуллин эшли. Шәһәр егете булса да, тырыша. Авыл хуҗалыгын аңлап, өйрәнеп бетә бугай инде.

Режиссерыбыз Миләүшә Камалова да беренче көннән безнең белән. Дөресрәге, ул миңа кадәр дә «Җир сулышы»нда эшләгән, шулай ук, синнән калган «мирас». Гомумән, ул «мирас»ларның барысы да профессионаллар. Командада 4 ел эшләп, үзе турында бик җылы фикер калдырган Гөлнур Хәбибуллинаны да «үзебезнеке» дияр идем.

Ә өйдәгеләр, гаилә «синеке»ләрме соң? Атна саен юлда булырга бит… Шунлыктан өйдә аңлыйлармы диюем?

Бәлки мин булмаганда, аларга тынычрактыр да. (Көлә.) Монысы шаяру, әлбәттә. Чынлыкта, аңлыйлар. Эшең шундый булгач, нишлисең инде. Балаларның да олыраклары – Нәзир белән Зәлия ияләнеп беттеләр. Кечкенәсе Зөләйха гына сагына инде. Аны да әнисе җайлап тынычландыра белә.

***

Әңгәмә ахырында редакциягә Рамил искә алган укытучысы, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзе дә килеп керде. Аның фикере белән дә танышып китик:

– Бер сүз белән әйткәндә – молодец!

16 ел элек мин язган әсәр сәхнәләштерелгәч, Әлмәт дәүләт театры гастрольләрен Арча районында оештырдым. Шул уңайдан Рамил мине Арча радиосына эфирда катнашырга чакырган иде. Менә шул вакыттан башланып китте безнең танышлык. Аның тавышын, дикциясен ишеттем, сәләтле егет икәнен шундук чамалап алдым. Казанга телевидениегә чакырдым. Бер елдан соң гына килде. Ә «Туган җир» тапшыруына алып баручы булып урнашуында минем турыдан-туры катнашым булмады. Алып баручылар сайлау өчен телевидение җитәкчелеге конкурс оештырды. Әле дә хәтердә, 27 кеше катнашты ул конкурста. Менә шунда комиссия Рамилне сайлап алды. Һәм ялгышмаганнар, дип саныйм.

PS.: «Туган җир» тапшыруын инде 15 ел дәвамында халык яратып карый икән, әлбәттә, ялгышмаганнар! Киләчәктә дә тапшыру тамашачысын югалтмасын, озын гомерле булсын! Ә иҗат коллективына уңышлар телибез!

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

«Туган җир» тапшыруына 15 яшь!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии