«Яңа Тура» – базарлар шәһәре

«Яңа Тура» – базарлар шәһәре

Ореховка авылыннан ук башланучы бөкеләр. Базарга баручы казанлылар белән тулы автобуслар. Сатып алучыларның көннән-көн артуы… Ике ай тест режимында гына эшләгән «Яңа Тура» инде бүген менә шулай күзаллана. Көн саен 20 мең кулланучыны (хәтта бер көнне анда 22 мең кеше булган) кабул итүче «Яңа Тура» хыялда гына калмыйча, чынбарлыкка әверелде.

КӨТЕЛГӘН ШАУ-ШУ

«Яңа Тура» Казаннан ерак һәм анда кадәр берәү дә барып йөрмәячәк, дигән сүзләр ялгыш булып чыкты. Моның шулай икәненә инану өчен хәтта эш көннәрендә дә (ял көннәрен әйткән дә юк!) бер барып, үз күзләрең белән күреп кайтырга мөмкин. Акчасын янга калдырырга теләгән кешеләрне ара ераклыгы куркытмый. Бигрәк тә, автобуслар бушка йөреп торганда. Күпләп сатып алучыларга тагын да рәхәт – аларга Казан бөкеләрендә утырасы юк.

Ике ай дәвам иткән сату-алу эшләре «Яңа Тура»ның икътисади эшчәнлек юнәлешен дә билгеләде. Ул, беренче чиратта, күпләп сату базары. Тикшерүләр күрсәткәнчә, биредә нибары 20 процент товар гына берәмләп сатыла, ә калган зур өлеш сату нәкъ менә күпләп сатып алучыларга туры килә икән.

Шуңа күрә, берәмләп сатуга йөз тотып эшли башлаган эшмәкәрләргә аеруча кыенга туры килә. Алар кырыс базар шартлары белән күзгә-күз очраша дисәк тә, ялган булмас. Берәмләп сатучыларга күпмедер керем алу, конкуренцияне җиңеп чыгу өчен дә сатып алучыларның күп булуы кирәк һәм сатыла торган товарның үзенчәлекле булуы да мөһим. Шушы икътисади шартларга чыдый алмаган күп кеше хәтта «Яңа Тура»дан китеп, башка сату үзәкләрендә берәмләп сату белән шөгыльләнергә мәҗбүр булмагае.

Күптән түгел генә «Яңа Тура»га килгән беренче вице-премьер Равил Моратов та шул хакта сөйләде. Аренда өчен түләү хаклары артуга зарланган азсанлы эшмәкәрләргә (алар 3 кенә кеше иде) ул хөкүмәтнең шәхси инвестор эшләренә тыкшынмаячагы һәм күпләп сату бизнесына килеп кергән вак эшмәкәрләргә чыннан да бик авырга туры киләчәген әйтте.

ДӘҮЛӘТНЕКЕМЕ, ШӘХСИМЕ?

Беренче вице-премьер хөкүмәт белән «Яңа Тура» шәхси эшмәкәрлек проекты арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Бөтен «ризасызлар, зарланучылар» технополис – ул дәүләт һәм шәхси эшмәкәрлек партнерлыгы, дигән сүзне куллана. Моратов ассызыклавынча, дәүләт һәм шәхси эшмәкәрлек партнерлыгы турындагы сүзләр бары тик җитештерү өлкәсенә кагылган бизнеста гына дөрес була ала. Нәкъ менә җитештерүләрне арттыру өчен республикабыз хөкүмәте төрле федераль программаларда катнаша да. Ә «Яңа Тура» – ул сату-алу бизнесы.

– Сату-алу эшләре өчен дәүләт бернинди дә акча бүлеп бирми, бу безнең республикада гына түгел, ә бөтен Русиядә шулай, – диде вице-премьер. – Эшмәкәрләрнең теләкләрен без ишеттек: алар аренда бәясенең түбәнрәк булуын тели. Безне әнә шул аренда бәяләрен киметү эшендә ярдәм итәргә чакыралар, ләкин без моны эшли алмыйбыз. Чөнки бу – инвестор акчасы! Республика монда инфраструктура үстерүдә генә ярдәм итеп,300 метрюл салуга 60 млн сум акча кертте, ә башкасын – барысын да инвесторлар үзләре эшләде, – диде Равил Моратов.

Фатыйма ханым Камбиева элек мәктәптә укыту эшләре буенча урынбасар һәм математика укытучысы булып эшләгән. Акчаны да бик яхшы саный. Равил Моратов «Яңа Тура»га килгән көнне ул инде күрше өлкәдәге җитештерүчедән товар алып кайтып, урнаштырырга да өлгергән.

– Монда тырмашып эшләргә кирәк, – ди ул. – «Зарланучылар»ның сату нокталарына кереп карагыз әле, анда бит хәтта 30 меңлек товар да юк. Элек мин эшкә чыннан да базар хатыны кебек йөри идем, ә монда мин үземне кеше итеп хис итәм, – ди Фатыйма ханым.

Июль аенда ачылачак икенче павильонда мондый аңлашылмаучанлыклар булмаячагы билгеле инде. Монда күпләп сату итүчеләр килә. Идел буе өлкәләреннән генә дә түгел, ә Уралдан һәм Русиянең үзәгеннән.

ЕРАК ҺӘМ ЯКЫН КИЛӘЧӘК

Инвесторлар үзләренең алга карап эш итүен, зур планнарын яшерми. Тиздән биредә, G.A.I.C.A. испан компанияләре төркеме башлангычы астында, кабатланмас логистик агроүзәк ачылачак. Ауропадагы Mercabarna авыл хуҗалыгы базарына бу структура уңыш китерде һәм аны бөтен дөньяга танытты да инде. Ә бездәге агроүзәкнең ачылышы 2015 елга планлаштырыла һәм аның төзелешенә 4,5 млрд сум тотылыр дип көтелә. Әлеге акча Россельхозбанктан кредитка алыначак.

Хәзерге вакытта берничә бик зур ритейлерлар белән сөйләшүләр бара. Ритейлер – ул сату объектлары челтәре булган зур компания дигән сүз. «Яңа Тура»да төрле өлкәләрне колачлаучы гипермаркетларны үз эченә алган ритейл-парк ачылгач, әлеге технополис Идел буендагы иң зур сату ноктасына әвереләчәк.

«Яңа тура» Технополисы Тел. (843) 267-61-42

Язма реклама хокукында бирелә!

http://new-tura.com/

Комментарии