Ак чәчәкләр

Яшьлегебездә язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабын укып, хозурланган идек инде. Менә «Яңа Гасыр» телеканалыннан үтә дә мәгънәле, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп, актерларның да «иң-иң»нәрен сайлап, фильм төшерүләре, шәхсән мине шаккаттырды. Геройларның вакыйгаларны чын итеп уйный алуларына, ул чорны дөрес итеп тасвирлауларына гаҗәпләнеп, тамашачы үзен алар янәшәсендә йөргән кебек итеп тойгандыр.

Бигрәк тә профессор ролен уйнаучы Әзһәр Шакиров шушы роле белән генә дә Татарстанның – халык, Русиянең атказанган артисты икәнлеген тулысынча аклый алды. Андый табиблар бүген дә бар икән әле!

Без – сугыш чоры балалары. Алай гына да түгел, сугыш ятимнәре. Мин 1941нче елда туганмын. Безнең заманда Сельхозтехника дигән оешма эшли иде. Анда авылларда җир эшләрен башкарып, тузган-искергән трактор-комбайннарны ремонтларга китереп тапшыралар иде. Кызганыч, ул оешма юк, андый хезмәт күрсәтелми хәзер. Шәхси автосервислар гына калды.

Менә без, 75-76 яшьлек, аннан да өлкәнрәк тузган, картайган, эшкә яраксызга әйләнгән буын, күпчелек төбәкләрдә игътибардан төшеп калып бара. Бу чын дөресе – сер түгел. «Яшеңә кара, синнән яшьрәкләр дә авырый хәзер. Әле үләләр дә», – дип әйтергә дә кыенсынып тормыйлар.

Сүзем «ак чәчәкләр»гә тиң табиблар турында иде бит әле. Мин, өлкән яшьтәге кеше буларак, авыруым югары ноктасына җитеп, аякларым тыңламый башлагач, сызлавына чыдар хәлем калмагач, дус-ишләр тәкъдиме белән Әлмәт шәһәрендәге «Татнефть» җәмгыятенең медсанчастенә киттем. Мондагы йөрәк һәм кан тамырларына операция ясау бүлегендә минем аяктагы кан тамырларына операция ясап, тәмам аякка бастырып җибәрделәр. «Сиңа ничә яшь, әби?» – дип сорамадылар. Шунысы йөрәккә сары май кебек ятты: миннән өлкәнрәкләр дә бар иде. Монда башка районнардан – Ютазы, Баулы, Азнакайлардан ук килүчеләр бар. Мин анда барлыгы биш көн булдым. Гел бер сүзне ишетергә туры килде: «Кайда гына булмадым. Әлмәткә барыгыз, файданы шунда гына тапсагыз инде, – диделәр». Мин аралашкан кешеләр бар да монда эләгүләренә сөенә иде. Шәхсән үземә беренче диагностиканы ук үз эшенең остасы Хатыйпов Марат Гайратович үткәрде. Минем теләгемне кире какмыйча, операциягә дә үзе алынды. Аңа да, баш табиб урынбасары Ягъфәров Илдус Рим улына да, хирургия бүлеге мөдире Сибагатуллин Нур Гасыйм улына да рәхмәтләрем чиксез. Андый табибларга «ак чәчәкләр» дими, тагын кем дисең? Шәфкать туташлары исә язгы чәчкәләр кебек, бар да яшьләр, мәрхәмәтлеләр. Ак чәчәкләргә тиң ул фәрештәләргә бик зур рәхмәт.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии