- 25.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №3 (23 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Менә инде иске ел белән хушлашып, 2013нче елны каршы алдык. 10 көнгә сузылган бәйрәм көннәрендә ямансулап утырырлык булмады. Кешеләргә барасы җирләренә, туып үскән авылларына кайтып, әти-әниләре янында иркенләп ял итә торган мөмкинлек тә булды бит әле бу. Чыршы бәйрәмнәре дә балаларыбызның күңеленә хуш килгәндер.
Яңа елга багышланган концерт программаларын, «Татар җыры – 2012» концертын рәхәтләнеп карап утырдык. Матур концерт залларындагы күп санлы артистларыбызның чыгышлары, аларның мөләем йөзләре, матур киемнәре, күңелләргә рәхәтлек биреп, горурлык хисләре уятырлык булды.
Телевизион тапшыруларны алып баручы, берсеннән-берсе чибәр Зәмирә, Роза, Алия, Венера һәм калганнарын да бар тамашачылар яратып карагандыр дип беләм. Күп кырлы талант иясе Данир Сабиров та күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.
«Голос» проектында җиңүче кызларыбыз – Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинаның уңышы да халкыбыз өчен зур шатлыклы вакыйга булды. «ТНВ-планета» каналы эшли башлау да безнең өчен олы сөенеч.
Яңа елга багышланган матур, җырлы-моңлы тапшырулар караганнан соң, шатланып кына яшисе урында, күңелләрне тырнап торган бер әйбер искә килеп төшә. Шундый булдыклы, җырлы-моңлы халкыбызның киләчәге бармы, ул кемнәр кулында? Мине менә шул сорау борчый. Ни өчен дигәндә, ил җитәкчелегенә Путин килгәннән бирле, милләтебезгә, гомумән, рус булмаган башка халыкларга да, бертуктаусыз һөҗүм итүләр кабатланып тора. Шуларның иң ачуны китергәне, башка милләтләрне бетереп, бөтен ил халкын бер исем белән «русияле» дип атарга маташулары. Аларга милли республикалар да, синең милләтең дә, телең дә кирәкми. Басып алынган халыкларның җирендәге байлыкны үзләштереп, көн күргәннәрен исәпкә ала белмиләр. Бу ил җитәкчелегенең кылган әшәке гамәлләре өчен хурланып яшим, аларга карта бернинди хөрмәтем калмады.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Безне дә ишетегез!
Искәндәр Сираҗиның «Татар җыры-2012» турындагы мәкаләсен укыгач туган фикерләремне язып җибәрергә булдым әле.
Без гаиләбез белән Искәндәр әфәндене хөрмәт итәбез, туры сүзле булуы өчен бик яратабыз. Ул «Татар җыры» турында бик дөрес итеп язган. Индива, Ленар, Ренат, Динәләр турында язып та тормыйм, тыңламыйм да. Сүзем Салават турында. Искәндәр үзе әйтмешли, халык аны ярата, дикциясе дип тормый. Татарстанда шулай айлар буе концерт куючы тагын нинди артист бар? Хәзер генә 10ар көн генә концерт бирә ул. Мин үзем, апам белән ел саен аның концертына барабыз. Апам Тольятти шәһәрендә яши. Юлга – мең, кунакханәгә 500 сум китә, билет бәясе дә шуның кадәр тора. Тик без моңа акча кызганмыйбыз. Динә белән Рафаэль күрше авылга килеп, 170 сумга концерт куйдылар, ләкин мин анда бармадым. Салават урынында булсам, хурланмыйча шулар белән бер сәхнәдә, беррәттән, «Алтын барс» алам дип, җырлап та йөрмәс идем әле!
Зәйнәбкә килгәндә, киемнәре турында бик дөрес язгансыз. Аңа газетада интервью алганда: «Ник сыер савучы кебек киенәсең?», дип сорау бирүчеләр дә булды инде. «Миннән көнләшәләр», дип җавап биргән иде ул шул чагында. Бәлки, сезнең тәнкыйть ярдәм итәр.
Тагын бер җырчы турында язасым килә. Фирдүс Тямаев дигән артист бик гади, авыл малаена ошаган. Шулай да халык яратты үзен. Үзегез күрдегез, Искәндәр, халык ничек кул чапканны. Башка бер җырчыга да шуның кадәр алкышлаулар булмады, хәтта Салаватка да. Аның эчкерсез биюен дә яратып кабул иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, җырчылар артында шәрә ботларын селкетеп торучылардан тамашачы күптән туйды инде. Мөнир дә биегән булып йөри, тик ул җырламый, бии генә бит. Өстендә дә ел да бер кәчтүм. Фирдүс, әлеге дә баягы күрше авылда концерт куйды, тирә-як авыллар да, хәтта Ульян өлкәсеннән килеп тә карадылар. Мәдәният йортында утырырга түгел, басып торырга да урын юк иде. Әгәр яратмасалар, 500-600 кеше килер идеме?
Сез музыкаль белемле җырчылар кирәк дисез инде. Шулаен-шулай, әлбәттә. Тик без, тамашачыларга, Фирдүс кебекләр дә бик кирәк. Халык аңа кушылып җырлый, бии, күңел ача. Филүс Каһиров ничек кенә матур, дөрес җырласа да, алай булдыра алмас иде. Вакыты белән адәм баласына такмаклар да бик ярап куя шул.
Элекке заманда артистларны иләктән илиләр иде, шул чакта халык кемне яратты? Башта Әлфия Афзалова, аннан соң Флера Сөләйманова, алардан соң Хәмдүнә Тимергалиева һәм Зөһрә Шәрифуллина сәхнәгә чыкты. Радиодан аларның тавышы ишетелүгә, бар эшне ташлап, җырлаганнарын тыңлый идек. Ә Рәйсә Тимофеева, Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкуловаларны кем яратты соң? Шул музыка белгечләре генә үз иткәндер дип уйлыйм. Ир-ат җырчылардан Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якуповларны яратып тыңладык. Фәхри Насретдинов, Булат Балтановларны тыңларга теләмәдек. Шулай булгач, халык яраткан җырчыларга тимәгез сез! Иләк аша или башласалар, тагын ямьсез җырлаучылар гына калыр алайса. Элекке вакытта күңелгә ятышлы матур җырлаучыларның тавышын ишетергә тилмердек алайса. Кем нәрсә тели, шуны тыңласын.
Язган-язган, бөтен уйларымны язып бетерим инде. «Татар җырын» алып барырга нишләп шул Гөлназ Сәфәрованы куялар икән?! Аның турында бер генә дә уңай сүз ишеткәнем юк кешеләрдән. «Кәеф ничек?» дип аталучы гәҗитнең рекламасын ул биргәнгә генә дә мин ул гәҗиткә язылмый башладым. Зәмирә, Венера кебек менә дигән алып баручы кызларыбыз бар бит безнең! Тамашачы фикерен дә истән чыгармасалар иде.
Фәния ВАҺАПОВА.
Тәтеш районы, Бакырчы авылы.
Комментарии