Пәри көен кем белә?

Шекә пәриләре турында ишетмәгән кеше бармы икән? Арча якларында алар турында аеруча яратып, елмаеп, җылы итеп сөйләшәләр. Шекәдә туып-үскәнсең икән, димәк, син – Шекә пәрие, пәри. Һәм бу сүзгә беркем үпкәләми, киресенчә, әгәр әти-әнисе шул авылдан булып, каядыр очрашсалар:

– Мин дә бит Шекә пәрие! – дип, кулларын шапылдатып, кочаклашалар. Әйтерсең якын туганнар!

Кайчандыр язылып, онытыла төшкән әлеге «Пәриләр җыры» кулга кергәч, ничектер күңелгә рәхәт иңде. Көй сорый бу сүзләр! Авылдашыбыз Гөлзадә Сафиуллинага мөрәҗәгать иттем. Ошатты бит шигырьне!

Әгәр кемдер пәриләрдән курыкмыйча, пәриләрнең шуклыгын да, кыюлык-тырышлыкларын да, тапкырлыкларын, тарихка кереп калган могҗизаларының серен дә чагылдырырдай көй язарга батырчылык итсә, Гөлзадәбез белән элемтәгә керә ала.

Әй-й-й!

Һәммәбез бергә җыелып, шул җырны җырлый-җырлый, чишмәле тау буенда, урман куенында пәри туе ясыйк әле бер! Дан булсын! Яшәсен Шекә! Яшәсен Шекә пәриләре! Җыелыйк бер, туганнар! Берләштерсен, дуслаштырсын, киләчәккә илтсен җыр!

Шекә пәриеннән курыкмагыз, шүрләмәгез дә. Шекә пәриләре – гайрәтле, көчле рухлы, мәһабәт сынлы, изге күңелле, гадел, батыр, дә-ә-ә-әү ир-егетләр, тиктормас, куркусыз, эшчән кешеләр!

Пәриләр җыры

Каенсарлы – ак урманлы,

Пәриле авыл – Шекә.

Урман итәгенә илткән

Таҗлы таулары текә.

Гайрәтле дә, шәфкатьле дә

Пәриләре Шекәнең.

Дөнья тоткан ирләр таный

Серле авыл икәнен.

Мин үзем дә шул авылның

Бер шук пәри баласы.

Пәрилегемнең серләре

Оныкларда каласы.

Кышын җиләк үстерәбез,

Комнан баулар ишәбез.

Кешеләргә без бары тик

Яхшылык өләшәбез.

Алып батырга тиң булган

Өлкән буын пәриләр.

Шекә пәриләренә тиң

Сихри көчләр юк, диләр.

Кызыкмыйбыз без байлыкка,

Юк-бар алтын-көмешкә.

Могҗизалар белән яши

Пәриле авыл Шекә.

Җиһан тулган пәри белән

Юк исәбе-саны да.

Бер нәселдә агып ята

Шәкүр карак каны да.

Күңелләргә изгелекне

Чишмәләрдән алабыз.

Гадилекне, гаделлекне,

Хезмәтне яратабыз.

Яхъя хәзрәт нәселендә

Шекә пәриләр каны.

Шәҗәрә тамырларында

Саклана пәри даны.

Нурия ХӘКИМОВА,

Арча районы, Казанбаш авылы

Комментарии