Акча, машина, фатир… Йолдызларга бәхет елмаямы?

 Акча, машина, фатир… Йолдызларга бәхет елмаямы?

Соңгы ике елда лотерея билеты алып, машина, зур күләмдәге акча һәм хәтта фатир отучылар турында еш язалар. Әле күптән түгел Яңа ел лотереясында 800 мең сум акча откан апа турында мәгълүмат та таралырга өлгерде. Берәүләр җиңел юл белән килгән табышка куанса, икенчеләре моны сафсата дип саный. Ә танылган шәхесләр арасында лотереяга бүләк отучылар бармы? Үзләреннән сораштык.

Булат БӘЙРӘМОВ (алып баручы, җырчы): «1500 СУМ АКЧА ОТТЫМ»

– Отышлы уеннар белән мавыкмыйм. Бер тапкыр гына уңыш елмайган иде. Дөрес хәтерләсәм, 2003нче еллар булгандыр, лотерея билеты алдым һәм 1500 сум күләмендә акча оттым. Ләкин машина һәм 400 мең сум акча откан кешеләрне үз күзләрем белән күргәнем бар. Лотереяда акча откан кешеләргә карап: «Бәхетле болар», – диләр. Бу сүзләр белән килешмим. Акча отып, бәхеттән сәламәтлекләре какшаган яки акчаны дөрес кулланмыйча бөлгенлеккә төшкән кешеләр саны да күп бит. Акча бәхет кенә түгел, кайгы да китерергә мөмкин.

– Ә шулай да, лотереяда 1 миллион сум акча…

– 1 миллион әз бит инде ул (көлә). Хәзер Казандагы фатир бәясе дә артты бит.

– 1 миллион сум, машина яки фатир отсагыз, нишләр идегез?

– Сөенеп, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтемне укыр идем. «Нинди яхшылыгым өчен бирдең мондый бүләк», – дип.

– Ә әз булса да, 1 миллион сумны нәрсәгә сарыф итәр идегез?

– Откач, сөйләшербез бу турыда. Моны яхшылап утырып уйларга кирәк. Бу акчага сәяхәткә барып кайтыр идек, ләкин аның барысын да сәяхәткә сарыф итү шулай ук дөрес булмас. Иҗатка тотар идем, мөгаен.

Изображение удалено.Фәнил ВАККАЗОВ (алып баручы, җырчы): «МИҢА БӘХЕТ ЕЛМАЙМЫЙ»

– Үземне бәхет елмая торган кешеләр рәтенә кертәм. Хатын миңа гел: «Син везучий инде», – ди. Шәхсән үземнең ниндидер отышлы уеннарда катнашканым юк, бер тапкыр да лотерея билеты алганым булмады. Күпләр кебек Яңа ел алдыннан билет эзләп тә җәфаланмыйм. Әнинең минем өчен билет алганы бар, ләкин ул яктан бәхет елмаймый миңа, нидер отканым юк.

– Әгәр дә лотереяда фатир яки бер миллион сум акча отсагыз…

– Сөенер идем. Әгәр дә бер миллион сум акча отсам, әҗәтләрне түләп, кредитларны каплау ягын карар идем. Акчага урын табыла ул.

Изображение удалено.Айсылу МӨСӘЛЛӘМОВА (К.Тинчурин театры артисты): «БӘХЕТ ПИЛМӘНЕ ЕШ ЭЛӘГӘ»

Әйе, бәхет минем белән янәшә йөри дип әйтә алам. Тик аны күрә һәм сизә белергә генә кирәк. Мин – реалист кеше. Шәхсән минемчә, эшләреңне чын күңелдән, барлык тырышлыгыңны һәм мөмкинлегеңне файдаланып, җиренә җиткереп башкарсаң гына, түккән көчең бервакытта да югалып калмаячак.

– Бәхет гел елмая, дисез. Бәхет пилмәне еш эләккән алайса?

– Әйе, хәтта авыздан сикереп төшкәндә дә, икенче тапкыр эләккән чаклар булды.

– Лотерея ише уеннарда катнашканыгыз юкмы? Нәрсә отканыгыз булды?

– Мәктәптә укыган чакларда Яңа ел бәйрәмнәрендә лотереялар алып кечкенә бүләкләр отканым әле дә хәтеремдә. Студент елларында көнбагыш салынган пакет эченнән бәхетле код табып, бүләккә зур йомшак плед оттым. Ә инде күптән түгел «Башваткыч» телевизион тапшыруында мультиварка отуымны да бәхетле очрак дип саныйм.

– Лотереяда зур күләмдә акча отсагыз, аны нәрсәгә сарыф итәр идегез?

– Бу минем өчен авыр сорау. Бу хакта уйланганым булмады. Ләкин андый очрак елмайса, иң беренче булып миңа гомер бүләк иткән әти белән әниемә ярдәм итәр идем, чөнки бу дөньяга аваз салу – үзе бер бәхетле очрактыр минемчә.

Изображение удалено.Ранис ГАББАЗОВ (җырчы): «ҖИҢЕЛ КЕРГӘН АКЧА ИКЕ ТАПКЫР АРТЫК ЧЫГА»

– Һәр кеше тиешлесен ала. Менә бүген озак кына бөкедә утырырга туры килде, шуңа күрә бүген миңа бәхет елмаймады. Вакыйгага карап, төрле хәлләр булырга мөмкин. Мин җиңел кергән акчаның көченә ышанмыйм. Ул җиңел керә һәм икеләтә артыграк чыгып та китә. Акчаны үз көчең белән эшләп табу күпкә мөһимрәк дип саныйм. Акчадан да кадерлерәк әйберләр бар бит. Мин үзем Аллаһ Тәгаләгә дә, аның көченә дә чын күңелдән ышанам. Акчам беткән икән, соңгы йөз тәңкәмә лотерея билеты сатып ала торган кешеләрдән түгелмен. Аллаһ алды, Ул бирер дә.

Әгәр дә мин лотереяда миллион сум акча отсам, аны тузга-язмаган әйберләргә түгел, ә мөһим нәрсәләргә сарыф итәр идем яки мохтаҗ кешегә тапшырыр идем. Беләсезме, акча оту түгел, ә аны кешегә бирү күпкә күңеллерәк икән. Күптән түгел социаль челтәрдә бәйге оештырдым һәм биш мең сум күләмендә акча уйнаттым. Күләме күп түгел, әмма шунда катнашып җиңгән кешеләргә бүләк бирү, аларның шатланган йөзләрен күрү рәхәт иде.

Изображение удалено.Ришат ӘХМӘДУЛЛИН (Г.Камал театры артисты): «КАТНАШКАНЫМ ЮК»

– Миңа насыйп булса, ул җир ярып керер иде. Әлегә кадәр отышлы уеннар белән мавыкмадым. Лотерея ише уеннарда да катнашканым юк. Шуңа күрә зур күләмдә акча отсам да, аны нәрсәгә тотачагымны әйтү авыр. Ләкин кирәкле юнәлештә тотар идем.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии