Тылсымлы куллар иясе

Һәрбер җан иясе, һәр кеше дөньяга яшәү өчен туа. Һәрберебез бәхетле булырга омтыла, киләчәккә планнар кора, куйган максатына ирешергә тырыша. Барысы да яхшы булыр, хыяллары тормышка ашар кебек тоела аңа. Ләкин тормыш, һич уйламаганда, әллә нинди сынаулар, авырлыклар китереп куя. Алар синең дөньяга карашыңны, кешеләргә мөнәсәбәтеңне үзгәртә. Дөньяда яшәүнең тәмен, ләззәтен аңларга өйрәтә.

Алны-ялны уйламый, тулы көчкә эшләп йөргәндә минем тормышымда зур бәхетсезлек булды. Мин, авырып, урын өстенә егылдым, аягыма баса алмас дәрәҗәдә идем. Төрледән-төрле кыйммәтле дарулар, уколлар белән дәваландым – нәтиҗәсе булмады. Төрле табибларда булдым, сәбәп умыртка баганасында, операция ясатмыйча үтмәс, диделәр. Казанда профессорга күрендем, ул да операция тәкъдим итте.

Минем өчен тормыш тукталды, дөнья бетте кебек тоелды. Шундый авыр көннәрнең берсендә Зәй районында терәк-хәрәкәт системасы зарарланган кешеләрне массаж ярдәмендә дәвалаучы яшәвен ишеттем. Мин озак тәвәккәлли алмадым, чөнки миңа профессор-нейрохирург массаж ярамый, бөтенләй аяксыз калуың мөмкин, диде.

Бәлки чарасызлыктан, дөресрәге, миңа инде барыбер иде, җыенып, Зәй районы Югары Шепкә авылына юл алдым. Таныш булмаган юллар, авыллар аша үтеп, эзләп таптык дәвалаучы Мөслимә апаны. Капка төбендә дистәләгән машина һәм көтеп торучы кешеләрне күргәч, үзеннән-үзе күңелдә ышаныч уянды. Беренче массаждан ук мин үземнең аякка басачагымны аңладым.

Менә унбиш елдан артык һәр туган көнгә шатланып, Мөслимә апага рәхмәтләр укый-укый яшим. Бу тылсымлы куллар иясе турында бөтен кешегә ишеттерәсем килә.

Мөслимә апа инде кырык елдан артык кешеләрне дәвалый. Бу сәләт аңа нәселдән күчкән: әбисенең әбисе дә дәвалаган, әбисе дә гомер буе ярдәм сорап килгән кешеләргә ярдәм иткән. Кызы Миләүшәдә дә бу сәләт бар икән. Мөслимә апа беренче карашка кырыс кебек тоела, ләкин аның белән якыннан аралаша башлагач, аның нинди олы йөрәкле, мәрхәмәтле, киң күңелле кеше икәнен аңлыйсың.

Кайлардан гына килмиләр Мөслимә апага – Татарстанның төрле районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән дә, шулай ук Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан да күп йөриләр аңа. Әнә берәү Мәскәүнең үзеннән (тумышы белән бу яклардан) үк килеп дәваланып йөри. Аякларында басып йөри алмый торганнарны да аякка бастыра ул. Башкортстан якларыннан бер яшь хатынны ире күтәреп Мөслимә апага массажга йөртә башлады. Аның өметсезлектән нуры сүнгән күзләрендә җиде-сигез көннән соң шатлыклы очкыннар күренә башлады. Бераздан ул аягына басты, аны бер яктан җитәкләп йөртә башладылар. Аннары ул үзе генә дә йөри алырлык булды.

Әнә берәү, киң җилкәле ир, Казандагы Республика клиник хастаханәсеннән чыгып килгән. Аңа инде операция көне билгеләнгән булган. Ул да үз аяклары белән кайтып китте.

Мөслимә апа умыртка баганасы зарарланган кешеләрне генә түгел, тагын бик күп төрле авырулардан да дәвалый. Нинди генә зарлар, нинди генә чирләр белән килмиләр аның янына. Балага уза алмаучы күпме яшь хатыннарга әни булу бәхетен бүләк иткән ул. «Ничәләп хатын-кызга ярдәм итә алдыгыз?» – дигән сорауга, «Санын төгәл әйтә алмыйм инде, ишегалды тулыр иде», – диде ул, ярым шаярып. Бик күпләр аның янына шатлыклары белән уртаклашырга килә икән. Бер хатынның егерме ел бәби көтеп, Мөслимә апада дәваланганнан соң бала алып кайту бәхетенә ирешүен сөйлиләр авылда. Шулай ук эч төшүдән, баш авыртудан да зарланып киләләр аңа. Буыннар тайганда буыннарны урынына утырту дисеңме, инсульттан соң килеп, аякка басучыларның саны-исәбе юк.

Ә эчкечелектән арынырга үзендә ихтыяр көче таба алмаган күпме кешегә тормышка аек күз белән карарга, аның матурлыгын күрергә, бәлки, тормышны яңабаштан башларга да ярдәм иткәндер. Тәмәкене ташлаучылар да рәхмәт укыйлар Мөслимә апага.

Шуны өстәп язасым килә, Мөслимә ападан массаж сеанслары алгач, аякка басып, яңадан үз эшемә кайтып эшли башладым. Бернинди дарулар да кабул итмичә, аның янына яңадан җиде елдан соң гына килдем.

Мөслимә апа Гыйбадуллина – дәвалаучы буларак кына түгел, тормыш итү, яшәү рәвеше буенча да күпләргә үрнәк булырлык кеше. Аның биш баласы бар, тугыз оныгы үсеп килә (җиде ел элек дәваланганда шулай иде).

Аның тормышны, матурлыкны яратуына таң калырлык. Көне буе авырулар дәвалап, күпме көч һәм энергия сарыф итеп, йорт-хуҗалыкны алып барырга да вакыт таба ул. Мин дәваланып йөргәндә йөз иллеләп бройлер чеби санадым, тагын бытбылдыклар (перепелка) да үрчетә иде. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә дә үстерә әле ул. Барысына да ничек өлгерә, каян көч ала дип сокланырга гына кала. Авылдашлары сөйләве буенча, яшьрәк вакытында милли көрәш буенча Сабантуй батыры да булып калган әле ул.

Мөслимә апа аякка бастырган кешеләрне санап бетергесез, меңнәр белән генә исәпләнәдер. Һәрберсенең үз язмышы, үзенчәлекле авыруы белән терелергә, аякка басарга өметләнеп аның янына килә. Шифалы, көчле куллары белән ярдәм итәргә алына ул. Дәвалауны «бисмилла» әйтеп башлый. Аллаһы Тәгалә аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек биреп, күбрәк кешеләргә ярдәм итәргә насыйп итсә иде дип телим мин. Шулай ук газета аша Мөслимә апага сихәтләнгән, яңадан тормыштан ямь табып яши башлаганнар исеменнән дә мең-мең рәхмәтләр җиткерәсе килә.

Ихтыярсыздан күңелдә сорау туа: авыруларга нәтиҗәле ярдәм итүче мондый халык табибларының тәҗрибәсен өйрәнеп, киңрәк җәелдереп булмас иде микән?! Чөнки аның эшенең нәтиҗәсе бар бит.

Зөләйха САБИРОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии