Таһир Якупов турында китап чыгачак

Исеме халык күңелендә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез күп. Җырчы Таһир Якупов шундыйларның берсе иде.

Җыр дөньясына балачактан ук тартыла ул. Аны башлангыч классларда укыганда ук күреп алалар. Дүртенче класста укыганда аның тавышы инде радиодан бөтен Татарстанга яңгырый. Дөрес, иҗат гомере кыска булды аның, нибары 18 генә ел. Ләкин милли җыр сәнгатендә үз урынын, үз эзен калдырды. Аның җыр сәнгатендә үз кыйбласы бар иде. Ул һичкемгә иярмәде, һичкемне кабатламады. Аның үзен дә берәү дә кабатлый алмас. Таһир чын мәгънәсендә халык җырчысы булды. Аны кая барса – шунда көтеп алалар иде. Һәр чыгышы алкышларга күмелде.

Мин аның иҗат юлын 15 ел өйрәндем, аның турында китап чыгарыр өчен материал тупладым. Яңа гасырга кергәч, ул китап басылып та чыкты. Ләкин бик тиз таралып бетте. 2017нче елда ул китапны яңартып, тагын да баетып, тулыландырып, кабат бастырдым. Анысы да күз ачып йомганчы таралып бетте. Сәбәбе – тиражының аз булуында иде. Үз акчама ничә генә данә чыгара алам соң?! Китапны сораучылар кимемәде. Әлеге мәсьәләне чишәр өчен мин Татарстан китап нәшриятына мөрәҗәгать иттем. Таһир Якупов турында китапны бастыру 2021нче ел планына кертелде. Димәк, әлеге китап теләгән һәркемгә җитәчәк.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии