Милләт дип борчылучы Акәби

Милләт дип борчылучы Акәби

Тирә-юньне яктыртып, нинди генә халәттә дә йөзендә нур балкып торучы, ачык йөзле кешеләр була.

21нче октябрьдә шундый милләттәшләребезнең берсе – Сарман районы Балтамак авылы кызы Асия Мөхлисулла кызы Зиннуровага 75 яшь тула. Асия апа шәһәребездә билгеле шәхес: бөтен Чаллыга бер татар мәктәбе булганда да биш баласын ана телендә укытып, югары белем биреп, матур тормыш корырдай итеп, үз үрнәгендә тәрбияләп, мөстәкыйль юлга озатты. Инде оныклары балаларының гына түгел, милли хәрәкәтнең Ак әбисе яшенә җиткән Асия апага 15нче октябрьдә хәл белеп шалтыраткан идем: «И-и-и, Хәтер көненә Казанга баручылар булды микән», – дип, борчылып утыра. Ямаулы йөрәге дә «милләтем» дип типкән Хезмәт һәм Милли хәрәкәт ветераны Асия Мөхлисулла кызына Барый абый белән тигезлектә хәерле гомерләр, балаларының һәм милләттәшләренең җылысын, ихлас кайгыртуын тоеп яшәргә язсын Аллаһы тәгалә. Хөрмәт белән,

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

Редакциядән: изге теләкләргә күп санлы укучылары исеменнән «Безнең гәҗит» тә кушыла. Асия апага әле милләтебезнең маягы булып хәерле озын гомерләр яшәргә насыйп итсен. Аның безнең өчен дә ут йотып, безне догадан калдырмый яшәве мәгълүм. Бигрәк куркусыз язасыз, имин генә була күрегез, дип борчылып, догадан калдырмаучы Асия апалар безне дә имин яшәтә. Рәхмәт Сезгә.

Комментарии