«Северный»да сөлге җыйдылар

«Северный»да сөлге җыйдылар

Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабантуйга өч көн кала, Авиатөзелеш районының Төньяк (Северный) бистәсендә сөлге җыю оештырдылар. Бу матур, күркәм йоланы Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре яңартып җибәрде.

Егет-җилән, кыз-кыркын, апа-абыйлар бәйрәмчә бизәлгән җигүле атка утырып, гармуннар белән һәрбер өй янында диярлек туктап, Сабантуй батырларына бүләк җыеп йөрделәр. Шәһәр халкы сабан туена сөлге, бүләкләр җыеп йөрүне инде онытып бетерә язган. Бизәлгән җигүле ат белән гармун уйнап килүче милли киемнәрдән киенгән кызлар-егетләрне күргәч, шатланып, җырга-биюгә кушылып, күңел ачып алдылар. Кул астында булган бүләкләрен тапшырганда, йөзләрендә балаларча шатлык-елмаю, хәтта гаҗәпләнү дә бар иде. Чөнки мондый күренешне авылларда гына күзалларга мөмкин бит хәзер.

Ашхабад урамында яшәүче олы гына яшьтәге бер әби: «И, балалар, кемгә генә рәхмәтләремне әйтим икән, бу көнне дә күрдем. Мин үзем Арча ягыннан, күптәннән авылга кайтканым булмагач, инде ничә еллар сөлге җыйганны күргәнем юк иде. Туган якларым исемә төшеп китте, – дип, күз яшьләрен сөртеп алды. – Картлык көнемдә шундый шатлык, искитәрлек матурлыкны күрермен дип уйламаган идем», – дип, сөлге җыючыларга кушылып биеп тә алды үзе.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Алай гынамы әле, Шатура урамыннан узганда, чыгып җитә алмадык, диеп, үз йорты белән торучы Валерий Михайлович (Шатура урамы, 114нче йорт) Ашхабад урамына машинасы белән килеп, бүләкләрен тапшырды. Мондый чараны оештырган өчен район хакимиятенә Төньяк бистәсе халкы рәхмәтен җиткереп кала. Татарлар гына түгел, башка милләт халкы да чын күңеленнән күңелен ачты, җырлады, биеде. Өйләрендә булган бүләген бирергә тырышты. Һәр милләтнең дә үзенчә күркәм йолалары бар. Андый чараларны үткәрү халыкны рухи яктан баета. Инде бер сүз белән генә әйткәндә – дуслаштыра, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә. «Без булдырабыз»ның бер булган өлеше инде бу.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии