«Хам»нарга каршы сугыш, гимн өчен көрәш…

«Хам»нарга каршы сугыш, гимн өчен көрәш…

Татарстан радиосы зур бер татар гаиләсен хәтерләтә: урта буын, ягъни «әти-әни» янында яшьләр – «балалар» – кайнашып йөри, ә гаиләнең башында чал чәчле «бабай»лары тора. «Бабай» дигәннәре – «Татарстан» ДТРК радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Кәмәретдин улы СӘГЫЙТОВ. Радиода 54нче елын эшли инде ул. Шуңа күрә коллективның, яратып, «бабай» дип атавы да аның биологик яшеннән бигрәк, эш тәҗрибәсенә карап.

Татарстан радиосының юбилее алдыннан Тәүфыйк Кәмәретдин улы безнең белән хатирәләрен уртаклашты. 54 еллык хезмәт багажында шактый җыелган алар аның.

МОНДЫЙ ФАМИЛИЯ БУЛАМЫНИ?..

– Мин радиога 1963нче елда килеп кердем. Республикада сәнәгатьнең алга киткән еллары иде ул: Зәй ГРЭСын эшләтеп җибәрделәр, Түбән Кама төзелеше башланды, аннары Чаллыда автогигант төзелеше… Радио бөтен яңалыкларны да биреп бара. Без, гади хәбәрчеләр, әле тегендә, әле монда репортаж алырга чыгып китәбез. Кайтып, тавыш операторы белән бер-ике тапшыруны эшләп калдырабыз да, яңадан командировкага. Шулай берничә атна йөреп кайтабыз да, тапшыру яздыргач, яңадан чыгып китәбез.

Шулай бервакыт Иске Чаллыны Орловка белән тоташтыра торган урында күпер төзелеше бара. Бригадирларын үтереп мактыйлар. Җитмәсә, искиткеч матур итеп сөйли дә белә икән. Моның төзелеш турында ялкынланып сөйләгәннәрен яздырып та алдым. Соңыннан гына фамилиясен сорадым. «Мохнорылов» дигәнен ишеткәч, телсез калдым. Мондый фамилияне радио тыңлаучыларга ничек ишеттерәсең инде, йә?! Үзе белән сөйләшеп, әтисенең исемен фамилия итеп әйтергә килештек.

Гади хәбәрчедән соң, радиода бөтен баскычларны да үтеп чыктым: редактор, өлкән редактор… Бер ара компаниянең Попечительләр Советы рәисе дә булып тордым.

МЕНӘ СИҢА «ХАМ»!

– Татарстан радиосы һәрчак телнең сафлыгы сагында булды. Без, радиода эшләүчеләр, телгә мөмкин кадәр игътибарлы булсак та, килгән кешеләрнең үз кануннары иде. Шулай бервакыт әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире Рөстәм Фәйзуллин бер язучыны чыгыш ясарга чакырган. Килүгә, моны кисәтеп тә куйган: «Дөрес итеп сөйләрсең инде яме, «хам»нар, «хәйкәл»ләр керсә, Тәүфыйк абый бик каты ачулана». Аңа каршы теге язучы: «Безнең Мамадыш ягында «һәм» белән «хам»ның аермасы юк, мин үземчә генә сөйлим инде», – ди. Һәм үзенчә сөйләп тә чыга. Ул киткәч, Рөстәм кайчы алып, тасманың «хам»нар кергән өлешләрен кискәли башлый. Ул вакытта магнитофон тасмасы белән эшли идек бит әле. Кирәкмәгән урынын кисеп ташлыйсың да, аннары өзек тасманы махсус җилем белән ябыштырасың. Ул тасма бик тә кыйммәтле һәм дефицит иде. Рөстәм менә шуны тунап утыра инде. Тунап кына калмый, бу «брак» өлешләрне бер-берсенә ялгап та куя. Мин кергәндә дүрт метр да унҗиде сантиметрлы тасма тотып утыра бу!

– Нишләвең бу, ник тасманы әрәм-шәрәм итәсең? – дим, аптырап.

– Тәүфыйк абый, бу фәлән язучының «хам»нары белән «шәхәр»ләре! – ди Рөстәм, аклангандай итеп.

Менә сиңа «ха-а-ам», дип кенә әйтә алдым.

ИРТӘН ТОРУЫҢА ТРАУР ИГЪЛАН ИТЕЛСӘ…

– Иртәнге яңалыкларны кичтән әзерләп калдырабыз без. Тик кайвакыт иртән аларны тамырдан үзгәртәсе була. Мин һәр көнне иртәнге өчтә торам һәм, беренче эш итеп, телевизорны кабызып, яңалыкларны карап чыгам. Бәлки, төн чыкканчы дөньяның асты өскә килгәндер, ә син кичтән тупланган иске хәбәрләр биреп ятарсың… Шулай бервакыт гадәттәгечә иртәнге 3тә торып телевизорны кабызсам, Русиядә траур игълан ителгән! Грузия белән Көньяк Осетия арасында барган сугыш вакыты бу. Осетиядә кешеләр һәлак булу сәбәпле траур икән. Югыйсә, кичке 11дә генә бернәрсә дә билгеле түгел иде әле. Тизрәк җыенып, радиога киттем. Эшкә көн саен 5тә барам, хәбәрләр 6да бирелә. Бөтен яңалыкларны баштанаяк үзгәртергә, яңаларын тупларга туры килде. Гөнаһ шомлыгына каршы, кичтән әзерләп калдырган концерт программасында да беренче җыр ук «Бәйрәм бүген!» дип башлана икән. Җырларны да, кайбер тапшыруларны да үзгәртәсе булды. Бер сәгать эчендә җитештек тагын.

ГИМН УЛ – ТРАДИЦИЯ

– 1998нче елда Русия Президенты Указы нигезендә БДТРК составына бөтен төбәк телерадиокомитетлары да кертелде. Без дә федераль компаниянең филиалына әйләндек. 2002нче елда Татарстанның үз каналы – ТНВ аерылып чыкты.

Филиалга әйләнгәч, радиода структура үзгәрешләре булды. Тик тыңлаучылар моны сизмәде дә. Без сиздермәскә тырыштык. Әйбәтләп кенә эшләп ятабыз шулай, тапшырулар, гадәттәгечә, иртәнге 6да башлана. Иң беренче булып гимн яңгырый. Берсендә Мәскәүдән шалтыраталар. «Сез иртәнге 6да Мәскәү яңалыкларын «каплыйсыз». Расписание буенча сезнең эфир 06:10да гына башланырга тиеш», – диләр.

– Без иртәнге 6да Татарстан гимнын куябыз, – дим.

– Бернәрсә дә ишетергә дә, белергә дә теләмим, сез расписаниене бозасыз, җитди рәвештә бозасыз, – дип кычкыра телефонның теге очындагы Коровин фамилияле кеше.

– Иртәнге 6да гимн кую – ул традиция бит. Намаз алдыннан азан әйтү кебек ул. Русия гимныннан соң һәрвакыт Татарстанныкын бирәбез, – дип үҗәтләнәм.

Коровин бик дуласа да, тагын берничә мәртәбә бу «нарушение» өчен шелтә белдерергә теләсә дә, үзебезнең сүздә калдык – традициягә хыянәт итмәдек. Хәзер дә Татарстан радиосының эфиры һәр көнне гимн белән башлана.

Истәлекләрне Фәнзилә МОСТАФИНА барлады

Комментарии