Татар рухлы татар атлары

Татар рухлы татар атлары

Лениногорск районының Каран авылы янәшәсендәге мәйданда 5нче октябрьдә «Аударыш» дип аталган төрки халыклар уены оештырылды. Уенда катнашучыларның максаты – ат өстендә булып, берсен-берсе төртеп, тартып ат өстеннән җиргә аударып төшерү. Монда ат өстендә утырып ат белән идарә итү дә, билбау белән көрәш алымнарын оста итеп куллана белү дә таләп ителә. Төрки халыклардагы бу уеннар борынгы бабаларыбызда киң таралган булган. Хәзерге көндә Урта Азиянең кайбер өлкәләрендә генә сакланып калган. Татарстанда Фәрит Нәбиев бу уеннарны беренчеләрдән булып торгызучы. Ул Татар токымлы атларны үрчетүче дә, «Аударыш» уеннарына да нигез салучы.

Быелгы ярышлар 3нче тапкыр үткәрелә. Бәйге Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Лениногорск районы җитәкчелеге ярдәме белән Фәрит Нәбиевның шәхси хуҗалыгы мәйданында үткәрелде. Бәйгедә катнашу өчен Татарстан районнарыннан гына түгел, хәтта Алтай өлкәсеннән дә бер төркем делегация килгән иде. Ярышларны яктыртырга Казаннан һәм тирә-як районнардан дистәләгән мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды. Димәк, Татар токымы атларын Татарстанда яңабаштан үрчетеп җибәрү һәм алар белән милли уеннарыбызны торгызу, республикабыз данын арттыру күркәм адым. Тарихка күз салсак, Татар токымы атларының тарихы моннан ике мең еллар элек булган вакыйгаларга барып тоташа. Аларны Европада көн күрүче төрки бабаларыбыз кулланган. Тора-бара атлар төрки халыклар белән Идел буена, Урта Азия җирләренә килеп чыга. Татар-Кытай халыклары бәрелешләрендә Татар токымлы атларның катнашуы кытай чыганакларында сакланган. Бу атлар аю-бүреләрдән дә курыкмыйлар. Үзенең хуҗасына буйсынучан, кыю, түземле, салкынга да эссегә дә чыдам, үз-үзенә азыкны тиз табучан, хәтта тояклары белән кар казып та туклана ала. Атларны терлек көтүен саклаганда да кулланып була. Азыкны аз ашыйлар, көненә бер кило печән дә җитә. Шул ук вакытта бер тәүлеккә 300 километр ара үтәргә сәләтлеләр. Авырлыклары 330-460 кило, җирдән 130-136 см биеклектә, шуңа күрә хуҗасы тиз менеп атлана. Аларның гәүдәләре аксыл, ә ялы һәм койрыклары күбесенчә күк төсендә булган. Менә Фәрит Нәбиевның атлары нәкъ шундый! Татар атлары, холыклары, түземлекләре белән нәкъ татар халкы инде – бар авырлыкларга да чыдам!

РасихҖӘЛӘЛ,

ЛениногорскКазан

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.

Комментарии