Сагынып көткән җәй

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән тагын бер җәй безне кочагына алды. Кая карама хозурлык, хөрлек, гүзәллек. Быел яңгырлары да ялындырмый яву сәбәпле, бакчага утырткан җиләк-җимеш, яшелчәләр дә мизгел эчендә тишелде, алар белән чүп үләннәре дә ярыша-ярыша үсәргә кереште! Ул печән... Соңгы елларда, мөгаен, бу кадәр уңганы булмагандыр печәннең. Инде кояшлы көннәрен биреп, аларны чабарга һәм киптереп җыйнарга гына җай бирә күрсен. Былтыр эсселек көчле булганлыктан, җир җиләге дә урыны-урыны белән генә булган иде. Ә быел... Хәтта юл кырларында да ап-ак чәчәктә җиләкләр! Инде менә кеше майлы гөмбә җыеп кинәнә башлаган. Әлеге дә баягы яңгырларның файдасы инде бу.

Җәй бер мизгел кебек кенә шул ул, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Вакытны дөрес итеп бүлгәләргә өлгермәсәң, җәйне күрми дә каласың. Көннәр корырак чакта бераз бакчаларны чүп үләннәреннән арындырырга өлгердек үзе. Тик бәрәңгеләрне утап бетерергә генә вакыт җитенкерәмәде. Инде менә хәзер көннәрнең аязганын көтәсе кала. Без үзебез бәрәңгене бик яратабыз. Бәлеше, өчпочмагы, бәрәңге тәкәсе, кыстыбые – берсе дә аннан башка әзерләнми ич! Былтыр бәрәңге уңышы шулай ук искитәрлек булмаганга, быелгы елга инде зур өметләр баглыйбыз. Әле шушы яңгырларга кадәр әниемнең бакчасындагы бәрәңгене уташып килдем. Балачакларны искә төшереп, рәхәтләнеп, яланаяк калып. Сез җирнең рәхәтлеген белсәгез! Үзе шундый җылы, үзе йомшак. Аяклар җиргә батып тора. Әле кайчан гына утырткан идек бәрәңгене, инде күмәрлек булып үскәннәре дә шактый булган.

Яланаяк дигәннән, балачакта аякка кию дигән әйберне бөтенләй белми идек без. Белмим, аяклар ничек авыртмаган да, ничек агартканбыздыр аларны? Без бәләкәй чакларда да яңгырлар күп ява иде. Урамнарда күлдәвекләр хасил булып, кайчак күрше белән күрше бер-беренә керерлек булмый иде. Ә без – бала-чагалар шул күлдәвекләр буйлап ары-бире яланаяк чабабыз! Каз-үрдәкләр дә шунда йөзеп кинәнә. Озак та тормый кояш кыздыра башлый да, теге күлдәвекләрдән җилләр исә. Нәкъ Тукай әкиятендәгечә, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында искәндер, мөгаен, ул чакларда. Авылда чыныгып үскәнгә микән, яңгыр астында калып чыланудан да курыкмадык, артык чй нык үзгәрде. Табигать афәтләре дә бик еш кабатланып тора. Әле боз явып китә, әле көчле җил-давыллар чыгып, көтелмәгән мәшәкаирләмәдек тә төсле.

Соңгы елларда бездә климат шактытьләр тудыра. Кайчак бакчада утырткан, күз карасы кебек саклап үстергән уңышыңны да тар-мар итеп атарга күп сорап тормый шул, кызганычка каршы. Кайда су баскан, кайда нәрсәләрнедер җимергән кебек хәбәрләрне ишеткәләп торабыз. Быелгы җәйдән без бары тик иминлек һәм мул уңышлар гына көтеп калабыз. Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме Сабантуйлар булып узды. Туган авылымда үземә дә Сабантуйга сөрән салу йоласында катнашырга туры килде. Ә халкыбыз барыбер милли җыр-моңга, уеннарга сусаган. Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтык авылдашлар белән! Һәрберсе мул бүләкләр белән, ачык йөз белән каршы алдылар, рәхмәт төшкерләре! Инде бәйрәмнәрне дә күңелле генә уздырып җибәрергә язсын һәммәбезгә дә! Җәйләрнең кадерен белеп, эшләп тә, ял итеп тә калырга өлгерик!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии