Син республикабыз горурлыгы!

Син республикабыз горурлыгы!

Быел ноябрь ахырында Казан шәһәрендә Татарча Көрәш Федерациясе үткәргән ярышта Алабугада яшәүче өлкән кызым Илмираның кече улы Ислам Фәлахов 70-80 килограмм үлчәү категориясендә Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Башка еллардагы кебек, быел да зур җиңүгә ирешеп, пьедесталның беренче баскычында булды. Әлбәттә, бу мәртәбәле ярышта Республикабыз данын яклаучы командалар арасында чемпион исемен алу җиңел генә бирелми. Күп күнегүләр, тырышлыклар, түземлекләр аркасында гына килә ул.

Ислам Фәлахов билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы исемен инде берничә елдан бирле йөртә. Моннан алты ел элек химия-технология университетына укырга кереп, аны 2020нче елда тәмамлап, хәзер аспирантурада белем ала.

Дүртенче декабрьдә Казанның «Батыр» көрәш сараенда Русия буенча үткәрелгән ярышта да катнашты. Билбау көрәше буенча Русия чемпионатында җиңү яулап, чемпион исемен алды.

Бу җиңү безнең өчен генә түгел, республикабыз өчен дә мәртәбә. Рәхмәт, улым. Алга таба да үзеңне ныклы формада тотып, зур җиңүләргә ирешүеңне телибез. Син республикабыз горурлыгы, безнең горурлыгыбыз!

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы

Комментарии