«Өзелә күңел, тамчы гөл!»

«Өзелә күңел, тамчы гөл!»

Саба районы Шәмәрдән мәдәният йортында прозаик, драматург, публицист, шагыйрь, үзешчән композитор, 8 китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәмәрдәндәге икенче мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Зариповның 72 яше тулу уңаеннан иҗат кичәсе, тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, яңа гына басылып чыккан «Бүре» исемле җырлар китабын тәкъдим итү кичәсе гөрләп узып китте.
Рөстәм абый ул артык тыйнак кеше, бу кичәне үткәрергә аны еллар буе үгетләргә туры килде. Хәер, әгәр дә янында балкып торган хатыны Асия апа булмаса, бәлки, үгетләп тә булмас иде.
Ярар, хуш, үткәрергә күнектердем. Сорыйм: «Рөстәм абый, бу кичәгә кемнәрне чакырыйк?» – дим. «Энем, чамала инде, синең бу өлкәдә тәҗрибәң зур, миңа барыбер!» – диде. Үземә дә кызык булып китте, кемнәрне китереп булыр икән?
Шундый зур шәхеснең кичәсен юклы-барлы гына үткәреп булмый бит. Монда килсеннәр Язучылар берлегеннән, килсеннәр үзешчән композиторлар берлегеннән, атаклы артистлар килсен. 
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың номерын барлап, кичәгә берәр вәкил җибәрүләрен сорап шалтыратам. Аңлатмакчы булам үземчә: «Ачуланмагыз инде, үзе шалтыратмыйча мин борчыганга. Ул бик тыйнак кеше». (Соңыннан ачыкланганча, Рөстәм абый Язучылар берлегенә барып чакыру билетлары калдырган булган)
Рөстәм абыйны күп еллар белгән һәм аның усал язмалары белән якыннан таныш булган Ркаил әфәнденең җавабы мондый булды: «Әйе, бик яхшы беләм, дөньяда ике тыйнак кеше булса, аның берсе Рөстәм Зарипов. Ярар, барырлар!»
Рөстәм абыйның иҗатын күп кенә популяр артистлар да үз итә. Әлфия апа Авзалова, Хәмдүнә апа Тимергалиева, Фәридә-Алсу дуэты репертуарында Рөстәм абыйның йөзек кашы булган «Тамчы гөл» җыры озак еллар сакланды. Фердинанд Сәләхов, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, «Казан егетләре» дә яратып башкара Рөстәм Зарипов җырларын.
Салават Фәтхетдинов репертуарында аның алты җыры бар. Ә «Бүре» җыры өчен Рөстәм абый 2005нче елның декабрь аенда Казанда үткәрелгән «Алтын Барс» халыкара премиясен алды һәм «Татар җыры» эстрада фестиваленең Данлыклы дипломы белән бүләкләнде. (Дипломда данлыклы дип язылган).
Дөрес, бу данлыклы диплом өчен аңа бер тиен дә бирелми. Моңа Рөстәм абыйның исе дә китми, чөнки язмабызның герое беркайчан да үз ягына ниндидер файдалы нәтиҗә чыгару өчен түгел, ә күңеленә хушлык алып яши. Ул үзе теләгәнчә яши, язасы килсә – шигырь, теләсә көй чыгара. Ул беркайчан да дан-шөһрәт артыннан кумый. Аның шушы яшенә җитеп бернинди мактаулы исемнәре дә, орден-медальләре дә юк, ә тормыш позициясе үзе язган дүртьюллыкка сыеп бетә:
Бүләк-фәләнгә ымсынып,
Алгысыма күңел.
Медальне эткә тагалар,
Ә бүрегә түгел.
Менә шундый кеше Рөстәм агабыз. Шулай булгач, аның кичәсенә дә үзе шикелле «дастуйный» шәхесләр чакырырга кирәк. Чакыруын чакырырсың анысы, кайталармы соң әле алар дөм бушка? Казаннан аларны барып алырга, илтеп куярга кем риза була?
Ходай рәхмәте, табылды андый изге кешеләр. Агымдагы елның язында Саба район мәдәният йортында шулай ук данлыклы якташыбыз, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилей кичәсен зурлап үткәргән идек. Бик күп данлыклы шәхесләр кайткан иде. Тукта, шуларның берничәсе белән сөйләшеп карыйм әле... Шалтыратам Мөдәррис абыйга, һәм бер-ике минут сөйләшкәннән соң, үткәреләсе чарага җан керә башлады. Чөнки ул бу кичәгә үзе генә түгел, Миңгол Галиев, Алмаз Хәмзин, Григорий Ибушевны да алып кайтам, диде. Рафинад Сәләхов, Фердинат Фәтхи, Фердинанд Сәләхов та ризалыкларын бирделәр, «Салават» җыр театры да каршы килмәде. Шулай итеп, дөнья тагын да түгәрәкләнде, эш хутка китте. Матур итеп афиша, чакыру билетлары эшләнде һәм таратылды. Саба «Дулкын» радиосы реклама эшенә ныклап ябышты. Рәхмәт төшкере, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Вәлиев машина белән ярдәм итәргә алынды. Дөрес, ахыргы чиратта өстә саналып киткән артистларның кайберәүләре җитди сәбәпләр аркасында кайта алмады, тик кайтканнары да күп булды.
Ә кичәгә әйләнеп кайтсак, сәхнә берсеннән-берсе ялкынлы чыгышлар, җыр-юмор белән үрелеп барды.
Язучылар берлеге исеменнән чыгыш ясап танылган шагыйрь, журналист Газинур Морат, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Мансуров, Саба шагыйрәсе Илмира Гимаева Рөстәм Зарипов иҗатын югары бәяләделәр, үзләренең шигырьләрен халыкка җиткерделәр. Берлекнең мактау грамотасын тапшырдылар. 
Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмәрдәнле Мөдәррис Минһаҗев данлыклы якташын котлап үзе язган шигырен укыды һәм картинасын бүләк итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш Рөстәм абыйга үзе язган «Шәмаил» китабын һәм аның туграсын бүләк итте.
Бу бәйрәмнән тагын бер атаклы якташыбыз, Рөстәм абыйның классташы, Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» тапшыруының «атасы» Нәҗип Бәдри читтә калмады, Алсу Хәерова белән дуэт башкарды.
Бүгенге бәйрәм хуҗасының Саба районы Юлбат авылында бергә тәгәрәшеп уйнап үскән дусты, танылган композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, балалар өчен күп кенә җырлар һәм китаплар авторы Рафинад Сәләховның курай моңнары тамашачы тарафыннан озак алкышланды.
Рөстәм абыйны котларга шулай ук Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы Шәмсиев һәм башка якташлары да килгән иде, алар да сәхнәгә күтәрелделәр.
Татар җыр дөньясының тере һәйкәле булган, Татарстанның халык артисты, картаю белмәс, шат күңелле Миңгол Галиевның чыгышы да тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.
Татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт булган урында, әлбәттә инде, дингә үрелгән юмор хөкем итә. Бу кичәдә ул шулай ук күңелле чыгыш ясап, Рөстәм абыйга бүләк итеп чапан кидерде.
 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен лаеклы йөрткән Алмаз Хәмзин, ничә яшьтә булуына карамастан, Хәмзетдин булып кала бирә, тамашачы күңелендә ул шулай булды һәм булачак. «Хәмзетдин» җыры һәм көлкеле чыгышы аша ул тамашачыга күп кенә күңелле мизгелләр бүләк итте.
Бу бәйрәмнең асылында «Бүре» җырлар китабы булганлыктан, кичә барышында Татарстанның атказанган артисты, «Салават» җыр театрының конферансьесы Ядкәр Хабибуллин Рөстәм абыйның «Биектау», «Дуслар җыелган җирдә»; Шәмәрдән балалар музыка мәктәбе ансамбле (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Аксанова Ләлә Мөнир кызы) балалар өчен язылган «Алфавит»; Саба районы Кырбаш авылы «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе Черненко Надежда Михаил кызы) «Иван дәдәй»; Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Саба чишмәләре» иҗади берләшмәсе җырчылары Ринат Шамилов «Бүре», Мөдәрис Якупов «Саба», Әбүзәр Сөнгатов «Йосыф Алан» исемле җырларын башкардылар. 
Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саба «Дулкын» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әлфия Галимҗан кызы һәм мин алып бардык.
«Өзелә күңел, тамчы гөл!»дип аталган кичә, әлбәттә инде, Рөстәм Зариповны барлык татар дөньясына таныткан «Тамчы гөл» җырын, барлык катнашучылар һәм дәррәү килеп торып баскан тамашачылар белән бергәләшеп җырлау белән һәм Рөстәм абыйның хәләл җефете Асия апаның барлык оештыручыларга, катнашучыларга, килгән барча-барчасына рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
Кичәне оештыручы һәм алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 
Хәниф ТИМЕРБАЕВ,
Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Рөстәм Зариповтан шигъри тәлгәшләр...


ҮТКӘНГӘ БЕР КАРАШ
Коммунистик хакимият 
Динне җитди кабул иткән,
Үзе киеп йөрер өчен 
Шуны әйләндереп теккән...
Үз шәһитләрен үрчеткән
Сугыш арты сугыш ачып,
Уразасын да тоттырган,
Кат-кат оештырып ачлык...
Плагиатын каплар өчен,
Дин тотуны катгый тыйган,
Ә дини җитәкчеләрнең
Газиз башкайларын кыйган.
Теге дөньяны бусына 
Ул күчереп арканлаган,
Һәм оҗмах илә тәмугка
Аналоглар әтмәлләгән...
Беренчесе- азчылыкка,
Анда хәмер дәрьялары,
Һәм сылу туташлар көтә,
Мәрьямнәре, Мариялары.
Ә тәмуг аналогына 
«Гөнаһлы» күпчелек тарган;
ГУЛАГ дигән исем белән
Ул тарихка кереп калган...

БЕЛСЕННӘР 
Мылтык бар чакта атмадым,
Акыл барда сатмадым...
Язгы суларга акмадым,
Бәйгеләрдә чапмадым
Кырда учаклар якмадым,
Ташка кадак какмадым,
Нидер эзләдем, тапмадым,
Гәрчә шуны таптадым...
Уңга вә сулга бакмадым
Үз көемә атладым
Бот күтәреп тә ятмадым...
Калыкмадым, батмадым...
Шушымы яшәү яме? – дип,
Көләсе килгән көлсен,
Нинди тыйнак булуымны
Әйдә, бар дөнья белсен!


ҮЗГӘРЕШ
Иҗат-яну. Пыскыпмы, дөрләпме,
Җылылылык арттыру ил-көндә.
Череп таркалу да хәл кадәри
Җылы чыгара тирә-юньгә...
Тукай, Дәрдмәнд, Исхакый янган
Такташ, Туфан, Җәлил дөрләгән. 
Илне җылытуның чыш-пыш төрен
Алар чоры алга сөрмәгән...
Рухи өлкәләргә үрмәләргә
Әтрәк-әләм әле базмаган...
Хәл үзгәрде, килде башка заман,
Дәрәҗәдә – тузга язмаган...
Асрамадагы басмалар әйди:
«Язарга, язарга, язарга!»...
Шомбайлар бик уяу, сер бирмиләр
Гел бүрекчән йөргән тазлар да...

Комментарии