Данир Сабиров башкортларны мыскыл иткән?

Данир Сабиров башкортларны мыскыл иткән?

Узган атнада Дөнья башкорт корылтае пародияче һәм юморист Данир Сабировның Башкортстанда узачак гастрольләрен тыюны таләп итте. Моңа – Данирның сәхнәдә халык биюләренә ясаган пародиясе сәбәпче. Бу видео социаль челтәрләрдә таралды.

«БЕР ҖИРЕ КЫЧЫТКАНГА» БИИЛӘР

Әлеге пародия дүрт ел элек ясалган. Ул мондый сүзләр белән башланып китә: «Концертлар белән күп йөрибез, Башкортстан якларында булгалыйбыз. Гомумән, мин татарны башкортка, башкортны татарга бүлмим, ләкин ниндидер киртә бар бугай. Чөнки Башкортстанда концертта булганда миңа бер абый керде. «Сез – татарлар бездән көләсез, мыскыл итәсез», – ди. Мин алай димәс идем, беркайчан да кешенең милләтенә карамыйм, чөнки үземнең әбием Башкортстаннан, бабаем – татар, әтием үзбәк, үзем – чуаштыр бәлки, белмим. Татар биюләре биеп үскән егет булсам да, миңа башкорт биючеләренең костюмнары күбрәк ошый. Аларның костюмнар баерак бит, күргәнегез бардыр инде. Безнең татарның хәерчерәк: әллә нәрсә юк. Ә башкортныкын күргәнегез бардыр: аның монда да «мех» тегендә дә «мех», бөтен җирдә дә «мех». Мех татарча ничек әле? Ә, җон! Бөтен җирдә җон! Күрәсең, татарларда ул вакытта җон булмаган әле. Без озак күзәттек башкорт биюләрен, бигрәк тә аучылар биюен озак карадык. Бер башкорт иртән уянган, моңа бик каты җитми, татарча әйткәндә сушняк. Хатыны әзерләп куйган кымыз. Башкорт кымызы иң тәмлесе бит инде. Башкорт уяна, калтырана – хәле юк һәм күреп ала кымызны. Кымызны күргәч, хатынына рәхмәтен белдереп кымызны ала. (Кулларын калтыратып хәрәкәтләр күрсәтә – А. З.) «Җибәрә». Җибәргәч хәл керә бит инде һәм биеп китә башлыйлар», – ди чыгышында Данир Сабиров.

Дөнья башкорт корылтае Данир Сабиров башкорт биюен мыскыл итеп, «халык күңеленә төкерде» дип белдерде һәм Татарстан җитәкчелегеннән артистның чыгышларына цензура ясауны таләп итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады.

«Профессиональ сәхнәгә иң беренчеләрдән булып нәкъ менә башкорт биюе чыгуы билгеле һәм аңа бүген бөтен дөнья соклана, безнең халык дөньяга танылган балет артистлары, опера җырчылары бирде. Башкортстанның бер генә артистының да башка халыкларның мәдәни мирасыннан көләргә теле әйләнмәс», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкорт корылтае мондый чыгышларга юл куярга ярамый, чөнки ул халыкара мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясый һәм «Русия Президенты Владимир Путин кабул иткән Милли сәясәт стратегиясенә тулысынча каршы килә» дип саный.

Дөнья башкорт корылтае Данир Сабировның чыгышларына цензура ясауны гына түгел, Башкортстанда аның концертларын 2019нчы елның ахырында кадәр тыюны таләп итте. Артисттан шулай ук башкорт халкыннан гафу үтенүне дә таләп иттеләр, югыйсә, әлеге хәлне тикшерүне сорап, Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итәчәкләре турында кисәттеләр.

10нчы апрельдә Данир Сабиров Дөнья башкорт корылтаена гафу үтенү хаты юллаган.

Пародиядә бары тик башкорт кына түгел, башка халык биюләренә дә пародия ясалган. Әйтик, мари биюен бәдрәфкә барасы килеп кысталган кеше уйлап чыгарган, дип сөйли үз чыгышында Данир. Латин Америкасы биюләрен – бачата, ламбада кебекләрне исә «бер җире» кычытып та, аны кашый алмаучылар чыгарган, дип сөйли. Татар биюләрендә исә, кызлар болында көндезләрен егет эзләп йөри, дип бәян ителә.

«БОРЫН КАЗУ ЗАТСЫЗЛЫК»

Данир Сабировның бу пародиясе – иң зур ялгышы. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров әнә шулай дип саный.

– Бу хәтта милләтләрне бер-берсенә каршы кую. Ул бит пародия түгел, ул мыскыллау. Пародиянең ни икәнен Данир аңлап җиткерми. Пародия нәрсә ул? Артистны артист, милләтне милләт иткән үзенчәлекләрне тагын да кабартып, көлкеле итеп күрсәтү. Мәсәлән, син башкорт биюенә пародия ясыйсың икән, син аны башкортлардан да остарак итеп биергә тиеш. Һәм аның шушы матур үзенчәлекләрен башкортлардан да талантлырак һәм көлкеле итеп күрсәтергә тиеш буласың. Бу – пародия. Ә менә милләтне мыскыл итү – башкорт мужигының эчеп, исереп, шул биюне биюе итеп күрсәтү – бу бит пародия түгел, мыскыллау. Милләттән һәм халыктан көлү. Башкорт һәм татар халкы алар ут күршеләр. Башкортлар алар горур халык. Алар мондый әйбергә түзми. Мәсәлән мине дә бер мыскыл итте Данир, тик мин аның белән судлашмадым. Илһам Шакировтан да көлгән иде ул, Илһам абый да берни эшләмәде. Без – татарлар мыскыл итүгә түзәбез. Ләкин башкортлар түзми, алар – горур халык, үзләренең телләрен, гореф гадәтләрен, сәнгатьләрен бик саклап яшиләр, – дип белдерде ул «Безнең гәҗит»кә.

Рәшит Сабиров фикеренчә, Данирның пародияләре күп очракта кешедән көлүгә яки нәрсәдән дә булса мыскыл итүгә корылган:

– Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновка пародия ясаган иде ул. Имештер, сәхнәдә Салават борынын казый, борынын сеңгерә. Әйе Салаватта бар ул андый гадәт, сәхнәдә җыр вакытында борын чистарту. Тик моңа пародия ясау, маңка агызып, борын чистарту – затсызлык. Сәхнә ул сәнгать. Сәхнәдә затсызлыкны күрсәтергә ярамый. Менә безнең Яшел Үзән районында әниләр, әбиләр: «Кит, затсыз!» – дия торганнар иде. Затсызлыкны сәхнәгә чыгарырга ярамый. Җыр җырлаганда нинди борын чистарту инде ул. Нинди гадәт ул. Менә Данир шуны күрсәтә, затсызлыкны. Бу бик зур акылсызлык, белемсезлек.

«УЛ МИНЕ АЛКАШ ДИДЕ»

– Рәшит абый, бер чыгышында Данир мине дә мыскыл иткән иде, дидегез. Ничек булды ул?

– Бер елны ТНВга килде дә бу, болай ди: «Сез Рәшит Сабировны беләсезме? Аны бит алкаш диделәр. Юк, ул алкаш түгел, ул бик әйбәт кеше», – ди. Телевизорда бу. Меңләгән халык карый моны. Мине чүт инфаркт сукмады шул вакыт. Мин – 42 ел сәхнәдә эшләгән халык артисты. Ничек мин алкаш булыйм инде. Шуннан Миләүшә Айтугановага рәсми хат яздым һәм Данир Сабировны сөйләшүгә чакырдым. «Данир, мин хәзер наркология үзәгенә барам һәм белешмә алам, аннан соң сине судка бирәм, алкаш булмавымны дәлилләп. Алкоголик ул фатирларын сатып, Бауман урамында егылып, астына сиеп ята», – дидем. Мин бит андый кеше түгел, мин гомумән аракы эчә торган кеше түгел. 42 ел сәхнәдәмен, күп туйлар, юбилейлар алып барган кешемен, ләкин беркайчан аракы белән шаярмадым. «Ну, бу бит пародия! Мин бит соңыннан әйттем: Рәшит Сабиров әйбәт кеше ул дидем бит», – ди. Минәйтәм, бу пародия түгел, энем. Бу мине мыскыл итү, дәрәҗәмне төшерү, бу – көлү. «Менә, Данир син сәхнәдә болай дип әйт: «Минем хатынны «азгын» дип әйтәләр. Юк, ул андый түгел, ул яхшы хатын дип әйт!» – минәйтәм. Минәйтәм, яки мин болай дип әйтәм сәхнәдә: «Данир Сабиров йоклаганда астына йомышлый икән. Хатыны бик туйган моннан. Данир Сабиров йоклаганда астына йомышлаганга күрә, памперс киеп йоклый икән. Ә менә сәхнәгә чыккач, халыкка сидек исе бәрелмәсен өчен, француз одеколоны сибенеп чыга икән!» – дип әйтәм, минәйтәм, сәхнәгә чыккач. «Ә-ә-әйт», – ди миңа әйтә. Юк, аның турында болай сөйләп йөрү ул бит сәнгать түгел. Мин болай түбән төшә алмыйм. Башкортлар үзләренең биюләрен яклап, дөрес эшләде, дип уйлыйм. Мин гел әйтеп торам үземнең интервьюларда – сәхнәдә цензура булырга тиеш. Совет чорында бар иде Мәскәү тарификация комиссиясе. Шулар килә иде Мәскәүдән, шулар алдында чыгыш ясый идек. Аннан соң сәнгать советы бар иде. Без Әлфия апа Авзалова белән өчәр айга гастрольгә чыгып киткәндә, сәнгать советы безне карый иде – нәрсә сөйлибез без сәхнәдә, нәрсә җырлыйбыз, нәрсә биибез без, халыкка, җитәкчелеккә каршы әйберләр юкмы? Сәяси яктан грамоталы кешеләрме без – барын да тикшереп чыгаралар иде. Без шул расланган программадан тайпылырга тиеш түгел идек. Худсовет кешесе моны тикшерү өчен бер егерме көннән соң килеп утыра концертыңа, программаны карый: Казанда алар алдында сөйләгәнчәме безнең программа, юкмы. Хәтта шундый әйбер бар иде: Казан шәһәренең Декабристлар урамы 2нче йортта «Цензура» дигән бер бүлмә бар иде. Мәсәлән, мин сәхнәдә сөйләү өчен берәр шагыйрьнең әйберен алсам, иң беренче аны шушы бүлмәгә алып барып, бу әсәрне халык алдында укырга ярый, дип, мөһер суктырып ала идем. Шуңа күрә мәдәният министрлыгында да булырга тиеш худсовет. Нәрсә җырлыйбыз, ничек биибез, нинди сүзләр сөйлибез без? Һәрберсе каралырга тиеш. Мин Данирны пародия күрсәтмәсен, димим. Күрсәтсен ул аны. Ләкин шәхесләрне мыскыл итмәсен һәм милләтләрдән көлмәсен.

Данир Сабировны яклаучылар да бар. Буа татар драма театры җитәкчесе Раил Садриев, әйтик, аның бу чыгышында кимсетерлек әйбер күрмәвен сөйли. «Данирның бар да тәртиптә. Һәр милләтнең үзенчәлекле ягы бар. Мәсәлән, без – мишәрләрдән дә көлә бит татарлар. Миңа бу хәтта ошый. Бөтен җирдә бөтен кешедән көләләр инде ул. Comedy Club нәрсәләр генә кыланмый әнә!» – диде ул.

Без әлеге уңайдан шәрехләмә алу өчен Данир Сабировның үзенә дә шалтыраттык. «Әлегә минем концертларга әзерлек бара, эшем бик тыгыз. Ә бу низаг буенча әлегә беркемгә дә комментарий бирмим», – диде артист.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии