Әфган Кыш бабае

Хәзерге заманда нинди генә Кыш бабайлар юк? Полиция Кыш бабае, Татар Кыш бабае, редакция Кыш бабае һәм башкалар. Бөтен дөнья ниндидер бер могҗиза көткән көннәрдә – 31нче декабрь көнне өебезгә Кыш бабай килеп кергәч: «Бу ни хикмәт?» – дип, башта аптырашта калдык. Дөрес Кыш бабай үзе генә түгел иде, аның белән районыбызда игелекле эшләр эшләргә ярата торган асыл егетләребез, Әфганистанда хезмәт итеп кайткан егетләр дә бар иде. Баксаң, бу әфган Кыш бабае булды. Егетләр безне һәм минем оныкларымны Яңа ел белән котларга килгәннәр икән. Буш кул белән килмәгәннәр, ишле гаилә өчен бик кирәкле булган табак-савытлар алып килгәннәр. Ә өч оныгыма тәм-том алганнар.

Бу егетләрнең даны районыбызда гына түгел, башка районнарга да таралганын ишетеп белә идем инде. Алар яу кырында ятып калган һәм шулай ук инде тыныч тормышта яшәп тә бакыйлыкка күчкән сугышчан иптәшләренең исемнәрен мәңгеләштереп, алар яшәгән йортларга истәлек такталары куеп йөргәннәрен белмәгән кеше юктыр. Аның бит күпчелеге үз кесәләреннән эшләнгән эшләр. Ә монда тагын шул ук «кесәдән» безгә дә бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр. Яңа ел алдыннан әллә нинди могҗизалар була икән ул. Үзем дә Кыш бабайның барлыгына ышанып куйдым.

Гаиләдәге өлкән кешеләрне Кыш бабайның килеп керүе гаҗәпләндерсә, балаларны иң гаҗәпләндергәне килгән кунакларның күкрәкләренә тагылган орден-медальләр булды. Һәрберсен тотып карамыйча, күңелләре булмады. Балаларны баллы бүләктән дә бигрәк чып-чын медальләрне тотып карау кызыктырды. Мине, минем балаларым һәм оныкларымны шулай куандырган өчен Якупов Айбулат белән аның хатыны Резедә ханымга, Ситдыйков Марсил белән Венера ханымга, Габдрахманов Әбүзәр белән Айсылу ханымнарга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның үзләренә дә йөргән юлларында гел игелекле кешеләр генә очрасын. Башкарган барлык эшләре уң булсын.

Гүзәлия ГАЙНЕТДИНОВА,
Тукай районы, Сәет авылы

Комментарии