Безне Мәскәүдә беләләр

Безне Мәскәүдә беләләр

Һәр яртыеллыкта «Мәскәү татарлары Штабы» башкалада яшәүче милләттәшләрне татар басма матбугаты белән таныштыру өчен, Казанда нәшер ителгән газета-журналларга языла. Киләсе елда Мәскәүдә йөздән артык гаилә «Халкым минем» газетасын укып барачак.

Мәскәү татарларының иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән «Татар штабы» резиденциясенә, Мәскәү Татар милли үзәгендәге китапханәгә йөрүчеләр һәм М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар компонентлы мәктәптә белем алучы балалар татар басмалары белән танышып бара. Аерым алганда, «Татар Штабы» Русия каталогына кертелгән «Халкым минем», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит», «Татар дөньясы» газеталарын, «Безнең мирас», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын» журналларына даими языла. Шул рәвешле халыкны татар матбугаты белән таныштырып, телебезне саклауга һәм милли матбугат үсешенә өлеш кертергә тырышабыз, дип саный «Татар Штабы» координаторы Гөлнара Яруллина.

«Безнең чараларга йөрүче яшьләр дә газета-журналлар белән танышырга омтыла. Без һәр татар кешесе басма матбугатны сакларга үз өлешен кертергә тиеш дип саныйбыз. Әгәр үзебез актив булмасак, аларны аяныч язмыш көтә бит», – ди Гөлнара Яруллина.

«Татар Штабы» матбугат үзәге

Мәскәү шәһәре

Комментарии