Сиптерә татар яшьләре!

Сиптерә татар яшьләре!

Быел Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» (НТР) филиалы белән берлектә, яңа проект булдырды. Ул «Күчтәнәч» дип атала. Проектның максаты – җыр, бию, нәфис сүз, театр сәнгатенә сәләте булган яшьләрне барлау, аларга үсәргә, белем алырга ярдәм итү.

«Күчтәнәч» май аенда старт алды. Беренче коймак төерле була, диләр. Проектның беренче сайлап алу турына тәкъдим ителгән чыгышлардан ук беленде бу. «Менә бу талант, ичмасам!» – дип, тел шартлатырлык чыгышлар берничә генә иде.

Ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры, проектның авторы Вәсилә Исмәгыйлева: «Җәй дәвамында жюри, авылларга чыгып, проектта катнашырга теләүчеләрнең чыгышларын карарга әзер. Шулай ук балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына да барачакбыз. Сайлап алынган яшь талантлар, шәһәрнең юбилеена багышлап, зур концерт әзерләячәк», – дигән иде. Күрәм, планнар ул теләгәнчә үк килеп чыкмаган. «Проект турындагы яңалыкны уку йортлары, балалар бакчалары, хәтта оешмалар хуплады, катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп иде. Тик, тора-бара, күбесе югалды. Шалтыратабыз – телефонны алмыйлар. Лагерьларга да бардык. Ләкин татар телендә аралашучы, милли җыр-шигырьләр белүчеләр бик аз очрады. Булганнары да ана телен «ипи-тозлык» кына белә. Бу безне борчуга салды», – ди ул. Шулай да Вәсилә өметен өзми, чөнки аның «Милли хәзинә» проектында чыгыш ясаган талантлы яшьләре бар бит. Алары – авыллардан. «Монда да каршылыкка очрадык. Җәй көне эш күп, авыл халкының җырлап-биеп йөрергә вакыты юк. Шулай итеп, бары тик Шәңгәлчедән ике кыз теләк белдерде. Югыйсә авылларда талантлар күп», – дип уфтанып куйды ул. Аңлыйм аны: бүгенге буында татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү өчен янып-көеп йөрүнең нәтиҗәсен күрәсе киләдер. «Менә шушындый проектларның ярдәме булмый калмас иде. Аннан соң, ул яшьләргә иҗат юлын киңәйтергә дә мөмкинлек булып тора. Вокал белән шөгыльләнүчеләрне профессиональ музыкантлар белән очраштырдык, мастер-класслар оештырылды», – дип дәвам итә Вәсилә.

Проектта катнашучылар арасында уен коралларында уйнаучылар аз булган. Круглое Поле егете Ренат Насыйров гармунын сузып җибәрүгә, тамашачы арасыннан берничә кеше, уртага чыгып, бии дә башлаган. Гармунчыга шул гына кирәк тә: бию көенә күчкән. Шәңгәлче авылы кызлары да җитди әзерлек белән килгән. «Авылда вокал түгәрәге юк. Безнең белән әни шөгыльләнә. Мәктәптә, авылда узган барлык чараларда да катнашабыз», – ди Зилә белән Лия. Проектта катнашу өчен алар «Гармунчыга» җырын әзерләгәннәр. Нефть һәм нефть эшкәртү техникумында белем алучы Шамил Хаҗипов музыка мәктәбен тәмамлаган. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларда еш катнаша. Вокал белән шөгыльләнүен әле дә дәвам итә.

Киләчәктә, әйтик 15-20 елдан, Татарстанның мәдәният министры кем булыр дип уйлыйсыз? Ә мин чамалыйм. Ул безнең шәһәрдән. Дөрес, малайның якты хыялы гына бу әлегә, хәтта сере дияргә дә була. Көлмәгез: киң юл да тар сукмактан башлана. Кем белә, бәлкем, киләчәк Илнар Идиатовка шундый сюрприз әзерләп куйгандыр. Ә әлегә ул мәктәптә укый, җырлый, төрле бәйге-проектларда катнаша, җиңә.

Изображение удалено.

Проектның җиңүчеләре күп түгел. Барлыгы утызга якын кеше катнашып, шуның җидесе финалга килеп җиткән. Алар арасында 49нчы балалар бакчасының нәфис сүз осталары бар. Бер уңайдан шуны да әйтим: алар татар телендә шәһәр күләмендә уздырылган чараларда еш катнаша. 94нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар – грузин, ә Балалар иҗаты йортында эшләүче «Шома бас» бию театры башкорт кызлары биюен тәкъдим итте. Алдан хәбәр ителгәнчә, алар шәһәрнең юбилеена багышлап концерт әзерләде. Ә аны нәфис сүз номинациясендә җиңүче – 2нче гимназия укучысы Диана Сәетова алып барды. Концерт бик күркәм, җанлы килеп чыкты. Тамашачы да күп иде. Бигрәк тә яшьләр булуы күңелле.

Мине генә түгел, газета укучыларын да бу балаларның һәм проектның киләчәге кызыксындыра торгандыр. «Күчтәнәч» яшәргә тиеш. Киләсе елда аны уздыру вакытын дөрес сайларга кирәк. Бу бердән. Икенчедән, быел нәфис сүз осталары, уен коралларында уйнаучылар, биючеләр аз булды. Бу да исәпкә алыначак. Авылларның мәдәни учаклары белән элемтәләрне ныгытырга исәп. Ә инде балаларга килгәндә, нинди юлны сайлыйлар бит. «Теләге булган елан ите ашаган», – ди халык. Безнең яктан ярдәм булыр», – ди Вәсилә.

Вәсилә Исмәгыйлеваның иҗат чишмәсе бер дә саекмый. Бу проект барышында яңасына да нигез салган ул. Аның идеясен яшьләр биргән. «Татар театры түгәрәге ачарга иде», – дип куя кемдер. «Ә нигә ачмаска! Түгәрәк түгел, студия булачак ул! Тик анда йөрүче булыр микән? Мине мәсьәләнең шул ягы борчый», – дип элеп ала Вәсилә. Бер-бер артлы куллар күтәрелә: бер, ике, өч… «Булды бу!» Шул минуттан ук ул яңа проект турында уйлана башлый. Бу эшкә профессионалларны да җәлеп итәргә кирәк, педагогика көллияте директоры студияне үзләрендә оештырырга тәкъдим итә. Дәлилләре дә бар: укытучыларга хезмәт юлында төрле образларга керергә туры килә, өйрәнә торсыннар. Театр татар теленә мәхәббәт хисләре уята. Балалар иҗаты йорты директоры исә, гомумән, проектта тулы хокук белән катнашырга теләвен белдерә. Менә бит: ният изге булгач, ярдәмчеләре дә табылып тора, эш тә алга бара. «Әле студиягә исем уйлап тапмадык. Анда шөгыльләнергә теләүчеләрне сентябрь аенда җыярга планлаштырабыз. Дөрес, башлап җибәрүе җиңел булмас. Шулай да, килер чыгар дип уйлыйм, һәрхәлдә, шуңа өметләнәм», – дип тәмамлады сүзен Вәсилә.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии