Әминә елый үкереп...

Мин яшәгән Арча районы Яңа Кенәр авылының Урак-Чүкеч урамы аша Мари Иленә яхшы асфальт юл уза. Федераль трасса. Урам утлары да федераль карамакта. 2022нче елны 3 километр озынлыкта җәяүлеләр өчен тротуар салдылар. Кара төстәге асфальт балаларга уйнар өчен дә бик әйбәт булды. Төрле төстәге бурлар белән чәчәкләр дә ясыйлар, шакмаклар сызып та сикерәләр. Җәй көне авылдагы әбиләренә кунакка кайткан шәһәр балалары күп була. Балаларны бик яратам, алар белән сөйләшүе дә күңелле. Балаларның зурраклары велосипедта чаба. Алар артыннан бер кечкенә кыз самокатта элдертә генә. Минем яннан үтеп киткәндә көн дә исәнләшә. Бер көнне кулыма алма тотып чыктым да, теге кызны туктаттым. «Минем белән көн дә исәнләшеп китәсең. Исемең ничек?» – дип сорадым. Кыз шигырь белән җавап бирде:
«Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште, дип.
Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада». 
– Мин бит синнән исемеңне сорыйм, – дим. 
– Әминә исемле мин, – ди кыз. – Синең исемең ничек?
Исемемне әйтә белмәс дип:
– Мин Гриша бабай, – дидем дә кулына алманы тоттырдым. Рәхмәт әйтте. 
– Ничә яшь сиңа? – дип сораган идем, баш бармагының берсен яшереп, калган бармакларын күрсәтте. Дүрт яшендә икән. Өйгә кайткач: «Гриша бабай алма бирде», – дигән. «Безнең урамда нинди урыс яши икән?» – дип, өйдәгеләр бик аптырашкан. Икенче тапкыр күргәндә:
– Синең чын исемеңне белдем, Габделбәр син, – димәсенме?! 
Бу сөйкемле кыз җәйгә әнисе белән Америкадан кайта. Дүрт тел белә. 
Күршебез безнең кырыйдагы буш урынга кәҗәсен арканлап куйган иде. Ике бәрәне дә бар. Беркөнне Әминә әйтә:
– Мин сезнең кәҗәгезнең кечкенәләрен яраттым, – ди. Аларга бу кәҗә бәрәннәре бер уенчык кебек булды. Кочаклыйлар, башларын сыйпыйлар, үлән йолкып каптырып карыйлар – бәтиләр ашамый. Мин балаларга: 
– Бәтиләр сез биргән печәнне ашамый, алар сайлап, тәмлесен генә ашый, – дим. – Берәр сынык ипи алып килегез, – дигән идем, шул сүз җитте. Кәҗә бәрәннәре балаларны күрүгә үзләре чабып килә башлады. Ул бәтиләрне күзәтүе үземә дә бик кызык. Бала – бала инде, бар эшләре уйнау. Сөзешәләр, сикерешәләр, чабышалар... 
Балаларның велосипедларына, самокатларына кызыгып карап торам. Без үскәндә самокатны өч тар такта, ике иске подшипниктан үзебез ясый идек. Велосипед абыйларныкы. Кул җитә башлагач, рамы арасыннан педальгә басып йөртергә өйрәндек. 
Бүгенге балалар бик рәхәт, мул тормышта үсә. Дөньялар гына тыныч булсын. 
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы, Яңа Кенәр авылы 

Комментарии