Арчалылар кунак җыя!

Арчалылар кунак җыя!

6-7нче апрельдә Татарстанның Арча районы якташлыгы Казанда «Арчалар – ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт-тамаша үткәрә. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә 18.30да башланачак әлеге чарада быел Арча төбәгендә туып-үскән сәнгать осталары, Арча районы үзешчәннәре белән беррәттән, республиканың башка якташлыклары вәкилләре дә катнаша. Аерым алганда, концерт-тамашада Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Казандагы традицион очрашуның мәртәбәле кунаклары сыйфатында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, шулай ук Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, «Таттелеком» оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һ.б. вазифаи затлар чакырылган.

Комментарии