«Җырлыйк әле» кайтты

Алага шөкер, «Җырлыйк әле» тапшыруын яңадан күрсәтә башладылар. «Кайта, кайта! «Җырлыйк әле» кайта» дигән рекламаны җәйдән бирле ишетеп, куанып, берникадәр сагаеп та көттем. Чөнки Айдар Фәйзрахманов киткәч, тапшыруның тәме дә, яме дә бетеп, карыйсы да килми башлаган иде. Ниһаять, «Җырлыйк әле» тапшыруы исеме җисеменә туры килеп, һәркемнең күңеленә хуш килердәй булып экраннарга яңадан кайтты. Шул тапшыруны карар өчен шимбә кичен түземсезлек белән көтеп алам. Алинә белән Азат Кәримовлар аны бик җанлы, бик матур итеп алып баралар. Үзләре дә оста җырчылар бит.

Тапшыруда яңгыраган җырларны тыңлаганда балачагыма, яшьлегемә кайткан кебек булам. Йөрәкләрне җилкендерә, күңел кылларын тибрәтә бит ул ретро җырлар. Аларны онытып та булмый, онытырга ярамый да. Кушылып җырламыйча утыра торган да түгел.

Уеннарны да бик җанлы итеп оештырганнар. Һәркемнең күңеленә хуш килердәй тапшыру булып чыккан бу. Бигрәк тә өлкән буын тамашачылар сөенә булыр.

Шушы тапшыруны оештырган иҗат берләшмәсенә, Нәҗип Бәдретдинов җитәкчелегендәге музыкантлар коллективына зур рәхмәтемне белдерәм. Афәрин, шулай күтәренке рухта дәвам итегез!

Зөбәрҗәт ГАНИУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии