Авылым «әртистләре»

Мин, эшкә барганда, көн саен китапханә яныннан үтәм. Китапханә минем өчен бик якын, чөнки әни китапханәдә эшләгәнгә күрә, кечкенәдән китапханәдә булдым. Артистларның балалары: «Мин сәхнә артында үстем», – дип әйтәләр бит, ә минем балачагым китаплар арасында үтте. Ул миңа үзенең яшьлек еллары, күңелле вакытлары турында сөйләргә ярата иде. Һәрнәрсәнең тарихы булган кебек, китапханәнең дә үз тарихы бар. Элек китапханәне Уку йорты дип атаганнар. Егет-кызлар да үз парларын шунда тапканнар. Газеталар һәм соңгы хәбәрләр шушы Уку йортына килә. Ул вакытта газета-журналларны берничә кеше генә алдырган. Илдәге, тирә-як авыллардагы хәбәрләрне белү өчен, авыл халкы кичләрен Уку йортына җыела торган булган. Укый белүче кеше газетадагы язмаларны укыган, ә калганнар игътибар белән тыңлап утырган. Соңыннан фикер алышу башланган, шуңа ялгап, авылдагы хәбәрләрне дә сөйләшкәннәр.

Уку йорты бер кечкенә генә өйдә урнашкан була, ул бина бик нык искерә, җимерелү хәлендә була, шуңа күрә иске мәчет бинасын клуб һәм Уку йорты итәләр. (Шул үк бинага колхоз идарәсе, авыл советы урнаша). Бу бина иркен була. Утын ягып җылыталар. Сәхнә ясап куялар. Утырырга агачтан эскәмияләр ясыйлар. Лекцияләр сөйләр өчен трибуна да булдыралар. Юлбашчыларның (В. И. Ленин, И. И. Сталин) портретларын, плакатлар эләләр, лозунглар язалар. Китапларны тезеп кую өчен, берничә шкаф та ясап бирәләр. Газеталар өстәлгә куела.

Яшьләр бик теләп спектакльләрдә, концертларда катнаша. Киемнәрне дә үзләре әзерлиләр. Матур күлмәкләрне, спектакльгә кирәк әйберләрне кешеләрдән алып торалар. Лампа яктысында халык рәхәтләнеп концертлар, спектакльләр карый. Хөсәенов Заһретдин – суфлер, ә аның булачак җәмәгате Нәкыя апа – «артист». Хәбибуллин Рәүф истәлекләреннән: «Без – Маһинур апа, Роза Гобәйдуллина, Таип, Хәния, Госман Баһманов, Вахитов Рифкать, Гыйльмениса Фәрхуллина, Кәүсәрия Шәрипова – ул чорда авылның «атказанган артистлары» идек. Маһинур апа кирәкле темага пьесаны табып, минем кулга тоттыра, катнашучыларны карандаш белән билгеләп чыккан була, шул кешеләргә әйтеп чыгарга куша. «Артистлар» берсе дә каршы килми, тиз арада сүзләрен дә ятлап алалар, репетицияләр дә башлана.

Бервакыт (1957нче елда була бу) сәхнәдә уен бара, клубка кереп: «Хәбибуллаларның өе яна!» – дип кычкырдылар. Бу – безнең өй бит инде. Бар кеше дә чыгып чапты. Мин берүзем сәхнәдә уйнап калдым. Кеше калмагач, мин дә чыктым. Өй янып беткән, янгынны сүндерделәр. Кеше тарала башлады. Шунда мин Маһинур апа янына килеп: «Маһинур апа, спектакльне уйнап бетерәбездер бит», – дип әйттем. Миңа карап, ни көләргә, ни еларга белмәделәр. Районда үткәрелгән бер бәйгедән дә читтә калмадык, гел алдынгы урыннарны ала идек. Гармунны оста уйнаучы Фәннүр Сәхабиевның башы гармуннан чак кына күренеп тора иде».

Ә Фәннүр болай дип искә ала: «Мин гармунны күтәрә алмый идем. Зур гәүдәле, көчле Рәүф минем гармунны күтәреп йөри, сәхнәгә дә шул алып менә иде. Һәрберебез тырышып, үз номерларыбызны башкара идек. Хөсәенов Мулланурның, Кашаева Равиләнең моңлы җырлары бар кешене дә әсир итә иде». Чыннан да, Кашаева Равилә авылда гына түгел, районда да иң матур җырлаучы була.

Ул вакытларда авылда гармунчылар күп. Язның шомырт чәчәге исләре аңкып торган җылы кичләрендә, җәй көннәрендә Әһлиулла Асатов, Фәсәх Мөхиев, Корбангали Сәубанов, Габиз Асатов, Нәдерша Дәүләтшиннарның гармунда өздереп уйнаулары авылның һәр очында яңгырап тора. Ә авылның әби-апалары, ага-бабайлары кайсылары яшьлекләрен сагынып, кайсылары сөенеч-куанычлары белән капка төпләренә гармун тавышын тыңларга, үзалларына булса да җырлап утырырга чыккан.

Мин боларны ни өчен искә төшерәм? Ул вакытларда авыл халкы тырышып эшен дә эшләгән, күңел дә ача белгән. Билгеле, хәзер дә авылда мәдәни чаралар еш була, яшьләр матур итеп ял да итә белә. Бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулыйлар. Аермасы шунда гына: элек урам сазлыгына бата-чума салкын клубка җыелган булсалар, хәзер асфальт юлдан ике катлы, җылы, заманча Мәдәният йортына сөенә-сөенә барасың. Иске Җөри авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин һәр чараны оста итеп оештыра. Китапханә Мәдәният йортының икенче катында урнашкан. Анда керсәң, чыгасы да килми. Китаплар, газета-журналлар күп. Китапханәче Рузалия Гыйльметдинова ачык йөз белән каршы ала. Һәр заманның үз катлаулыгы, үз уңай яклары була шул. Авыллар бетә дип куркырга кирәкми, үз эшләре өчен янып йөри торган яшьләр булганда, эшләргә эшләре булганда, авыл яшәр.

Рәфикъ СӘХАПОВ,

Теләче районы

Комментарии