Ул үлемсез ләбаса!

20-24нче ноябрьдә «Татар моңы 2017» бәйгесе үтте. Бу – искиткеч вакыйга. Яшь конкурсантларыбыз бик яхшы хәзерлек белән килгәннәр.

Консерватория бетермәсәм дә, мин бу конкурсны ел саен җентекләп карап, анализлап барам. Менә быел да биш көн ярты төнгә кадәр телевизор каршысында утырдым. Соңгы көнне тапшыру төнге беренче яртыда бетте. Икенче көнне иртүк торып эшкә барасы булган милләттәшләрем, белмим, нишләгәндер? Иң куанычлысы – Татарстаннан читтә яшәүче татар егетләре һәм кызлары да татар җырларын бик оста башкарды. Хәтта чит ил кешеләре дә татар җырлары белән кызыксыналар икән. Мәсәлән, Кытайдан килгән Фэй Сюэ татар халкының «Җир җиләгем, кура җиләгем» җырын башкарды. Тавышы искиткеч матур, әйтерсең көмеш сулы тау чишмәсе челтерәп агып төшә.

24нче ноябрь көнне өченче сайлап алу туры узды. 45 кешедән иң-иңнәрен сайлап алу аһ-һай авыр булгандыр. Минем үземне Казанның 111нче мәктәбе укучысы Энҗе Әхмәтҗанова белән Актаныштан Альбина Газизоваларның тавышы таң калдырды. Альбина «Сахраларда ялгыз йөргән чакта» җырын башкарды. Баянчысы Илнур Галиев Динар Бәдретдиновны да уздыра ахрысы. Илнур Әлмәттән икән, узган ел да шулай бик тырышып уйнаган иде.

Тагын бер баянчы Әлфис Галиуллин да күңелемә кереп калды. Үзем дә баянда уйнарга яраткач, күзем гел шуларга гына төшә. «Балыкчы балыкчыны ерактан таный», – диләр бит әле.

Тапшыруны караганда туган фикерләремне кәгазьгә дә теркәп бардым. Биш көн эчендә бер блокнотым тум-тулы булды. Башкортстан егете Ленар Шәймөхәммәтов «Көзге ачы җилләрдә» җырын җырлаганда, түзмәдем, еладым. Әтием Гайнуллин Морзахан: «Сугышка кергәндә шушы җырны җырлап керә идек», – дип сөйли иде. Аның 14 ел гомере сугышларда үткән. 1914нче елгы Герман сугышында да, 1941нче елгы Бөек Ватан сугышында да, 1945нче елгы Япон сугышында да җырлаган ул аны. 1812нче елда французлар белән сугышканда да татар солдатлары шушы җырны җырлаган. Тарихи җыр ул. Ләкин Ленарны өченче турга уздырмадылар. Нигә икәнен аңламадым, бик оста итеп башкарган иде югыйсә.

Бу концерттан соң шуңа инандым: татар җыры да, татар көе дә, татар моңы да үлемсез икән ләбаса. Ул – язгы ташкын кебек, шаулап тора икән. Мин моңа бик куандым. Җырчыларга да сүз әйтерлек булмады, сәхнәгә ярым шәрә чыгучы да, чабышкы ат сыман сикергәләп йөрүче дә күренмәде. Алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Роза Әдиятуллина да үзләрен бик матур тоттылар. Конкурсны искиткеч яхшы итеп алып бардылар.

Әлеге конкурс соңгы вакытта татар теле турында купкан ыгы-зыгыны да бераз басты. Үлмибез әле без, Алла боерса. Телебезне дә бетерә алмаслар, без – көчле халык. Татар халкы да, аның җыр-моң культурасы да мәңге яшәсен!

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии